Еладык та, көлдек тә, артисларны алкышларга да күмдек…

Ilt4_qjW9wg13 февральдә Татар Байтуганы авылы клубында Камышлы татар халык театры артистлары Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле  моңсу комедиясен  куйдылар.

Кышкы кичне, спектакльгә барганда, балачак еллары искә төште. Шулай без үскәндә кич утырулар бар иде бит инде. Бу җылы мизгелләр гомерлеккә истә калганнар.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен телевизордан ничә тапкыр карасам да, күңелемә бу кадәр якын булмаган иде. Ике сәгать  дәвамында еладык та, көлдек тә, артисларны алкышларга да күмдек.

Әлмәндәр картның сүзләре нинди мәгънәле! Дүрт улын сугышта югалткан карт яшәргә көч тапкан. «Мин елмаям да, икенче кеше елмая, анардан күреп тагын елмаялар, — ди ул. — Бу дөньяда чын елмаю - үзе зур буләк ул».

Артистлар шулкадәр оста итеп рольләрен башкардылар. Спектакль безне балачакка да алып кайтты, яшьлектә алсу таңнарны да каршы алдык, тулысынча авыл тормышында да булып кайттык.

Бу моңсу комедия безгә әбиләребез сугыш елларында тол калып, ниләр кичергәннәрен дә күрсәтте. Алар өчен иң зур бәхет - балалары исән, ач булмаулары. Күпме кичергәннәр алар!..

Әйе,  бу дөньяда без кунакта гына,  кайчан булса да үлем килә, ә без әзер булырга тиеш. Иң мөһиме -  изгелекләр эшләргә.

Шунысына да куандым: артистларга рәхмәт сүзе әйтергә менгәч, иң кечкенә артистның,  Кәрим Садретдиновның, күзләрендә чын артист чаткылары януын күреп алдым. Анарга үземнең бәләкәй генә буләгемне  тапшырганда  шуны уйладым: мондый артистлар үскәндә - Камышлы театры гомере кояш гомере сыман булыр!

Зур рәхмәт артистларга, аларга исәнлек-саулык, озын, матур, тыныч гомер. Тагын да көтеп калабыз үзләрен.

СВО бетеп, ир-егетләребез исән-сау кайтсыннар,  матур тормыш дәвам итсен!

93bC22iJGngJf287K6aqxg lj5fGQBzc_E nkW8BEl3IBs pxA7HtjkdbM u4vHSMwPabE Ilt4_qjW9wg

Нурания АБЗАЛОВА.

Татар Байтуганы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 561

Комментирование запрещено