Алина Загитова: Хотелось бы увидеть на играх БРИКС зимние виды спорта / Алинә Заһитова: БРИКС уеннарында кышкы спорт төрләрен күрәсе килә

b0a822ed6a80eac0d7679a3fa7f134d0Было бы интересно в будущем увидеть на Играх БРИКС и зимние виды спорта, заявила олимпийская фигуристка и посол турнира Алина Загитова. Об этом рассказала представитель Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» в Москве Дина Газалиева из Санкт-Петербурга.

«Мне как фигуристке, конечно же, было бы интересно увидеть на Играх БРИКС дальнейшее развитие и зимних видов спорта», – сказала Загитова.

Она пригласила всех посетить Казань в дни турнира и насладиться спортивными состязаниями спортсменов России и дружественных стран.

«Я очень рада, что Игры БРИКС будут проходить у нас в России, в родной Казани. Как посол игр, я обязательно буду привлекать внимание к этому растущему бренду. Приглашаю всех в Казань на игры БРИКС, и сто процентов уверена, что организация будет на высшем уровне», – подчеркнула спортсменка.

tatar-inform.ru

***

Киләчәктә БРИКС уеннарында кышкы спорт төрләрен дә күрергә кызык булыр иде, дип белдерде фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы һәм турнир илчесе Алинә Заһитова. Бу хакта «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева Санкт-Петербургтан хәбәр итә.

«Миңа, фигуралы шуучы буларак, әлбәттә, БРИКС уеннарында алга таба кышкы спорт төрләре үсешен күрергә кызык булыр иде», – диде Заһитова.

Ул барысын да турнир көннәрендә Казанга килергә, Россия һәм дустанә илләр спортчыларының спорт ярышларыннан ләззәт алырга чакырды.

«БРИКС уеннарының безнең Россиядә, туган ягым Казан шәһәрендә узачагына бик шатмын. Уеннарның илчесе буларак, мин бу үсеп килүче брендка игътибар җәлеп итү белән шөгыльләнәчәкмен. Барысын да Казанга БРИКС уеннарына чакырам. Оештыруның югары дәрәҗәдә булачагына йөз процентка ышанам», – дип ассызыклады спортчы.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 532

Комментирование запрещено