Илебез байлыгы — халыклар бердәмлегендә

Txmekhvt7TKaxTGsS3zo8-8TSxXDL5UAN6xUXzOce8fhXpWN8D-jbj285_eghROFm3gyCSdj5LkFPBprWcicJi2xӘлеге бәйрәмнең борынгы тарихы булса да, хәзерге Россия өчен ул чагыштырмача яңа булып санала. Урта һәм өлкән буын кешеләре өчен ноябрь бәйрәмнәре 1612 елның 4 ноябре – Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге гаскәрләр Мәскәүне поляклардан азат иткән көн белән түгел, ә күбрәк 7 ноябрь – Бөек Октябрь революциясе көне белән ассоциацияләнә.

Тарихи датаны кире кайтару идеясе 2004 елда барлыкка килә. Ул вакытта бу инициативаны Россиянең Динара советы күтәреп чыга, ә Дәүләт Думасы депутатлары аны хуплыйлар. Шулай, 2005 елдан 4 ноябрьдә рәсми рәвештә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә башлый.

Хәзерге бәйрәм илебез тарихындагы мөһим вакыйгаларны искә төшерү өчен генә түгел, ә күпмилләтле Ватаныбызда яшәүчеләргә бердәмлекнең әһәмияте турында тагын бер кат уйлану өчен дә сәбәп ул. Чөнки бергә, бер юнәлештә хәрәкәт итеп кенә авырлыкларны һәм киртәләрне җиңеп чыгып була. Ә Украинада махсус хәрби операция башланганнан һәм илебезгә каршы бихисап санкцияләр кертелгәннән соң бездә кыенлыклар аз түгел.

Самара өлкәсендә төрле милләт, тел, дин кешеләренең тату яшәве буенча зур тәҗрибә тупланган. Төбәгебездә 160тан артык милләт һәм 23 дин вәкилләре яши. Кемдер халыкларны төп яки төп булмаганнарга бүлергә тырыша. Шул ук вакытта Самара җирләренә кайсы чорда килеп урнашучыларны төп халык дип санарга икәнлеген аныкламыйлар. Хәзерге казахларның һәм баш-кортларның борынгы бабалары гасырлар буе Идел далаларында күчеп йөргәннәр, әле 100 ел элек кенә губернада 200 меңнән артык немец исәпләнгән һәм сан ягыннан алар руслардан соң икенче урында торганнар, 300 елдан артык элек Самара җирләрендә тоз ташу белән шөгыльләнүче украиннар барлыкка килгән. 200гә якын милләт вәкилләре яшәгән илдә халыкларны төп һәм төп булмаганга, дәүләт барлыкка китерүчеләргә һәм башкаларга бүлү – бу, мөгаен, илебез нигезләрен җимерүгә илтүче юлдыр.

Милли күптөрлелегебезне саклап калу, халыкларның мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен торгызу һәм саклау өчен шартлар тудыру бик мөһим. Һәм, ярый әле, хакимият бу юнәлештә шактый күп көч куя.

 Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 469

Комментирование запрещено