Татар чаралары гөрләп торсын!

NXe3_-CvxYQFWAWoseuTHxr5Red6UXG0hX09fgTp6RnIOK_8QYSB_teH3CUsH1ZAk1Yrfio8kMmAF3Q0botQXMLh“Бердәмлек”нең 37 санында Залия Динмөхәммәтованың “Яшьләргә татарча дискәтүкләр кирәк” исемле мәкаләсен укыгач, кыз чагыма кайтып килгәндәй булдым.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Куйбышев шәһәренә укырга керергә килдек. Русча начар беләбез, чөнки мәктәптә, рус теле һәм әдәбиятыннан тыш, калган барлык фәннәр дә татарча укытылды.

Ул вакытларда безне берсе дә кулдан җитәкләп йөрмәде. Авыл кызлары, бер белмәгән җиргә килеп, уку йортын үзебез эзләп таптык. Башта — училищеда, аннан соң кооператив техникумында белем алдык. Заманына күрә әлеге техникум кәттә уку йорты булып санала иде. Әле дә исемдә, ул Сердобский урамында урнашкан иде. Укып бетергәч, һичшиксез ике ел юллама буенча эшләргә кирәк. Югыйсә, башка җиргә урнаша алмыйсың.

Яшьлек – яшьнәр чак! Әлбәттә инде, без, студентлар, рәхәтләнеп күңел дә ача идек. Кич йөрүләр, концертлар, дус-ишләр белән очрашулар…

Ә инде ямьле «Татар пятачоклары» аерым бер хатирә буларак саклана. Эх, бигрәк тә күңелле үтә иде бит алар! Андагы яшьләрнең чуты-кырые юк — чын Сабан туе инде менә! Куйбышевның барлык районнарыннан егетләр-кызлар җыела иде.
Бөтен яклап татар моңы агыла. Гармун тавышлары күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Берәүләр типтереп бииләр, берәүләр җырлыйлар. Егетләр, кызлар бер-берсе белән танышалар, серләшәләр. Әйтергә кирәк, биредә күпләр, үз ярларын табып, гаиләләр кордылар. Шулай, «пятачок» узган урын таңга кадәр гөрләп тора иде!

Кичәгә кияргә бер күлмәк бар иде. Шуны юасың да киясең, юасың да киясең. Хәмер-шәраб эчү уйда да юк.
Ул вакытлардан инде 50 ел гомер үтеп тә китте. Ә барысы да кичә генә булган сыман…

Залия Динмөхәммәтованың “Яшьләргә татарча дискәтүкләр кирәк” исемле мәкаләсенә кайтсак исә, аны укыгач, мин чын-чынлап шатландым. Әйе, мин дә егетләргә, кызларга мондый кичәләр кирәк, дип саныйм. Әлеге дискәтүкләрне оештыручыларга рәхмәт. Яшьләребезгә милли мохит тудыручы, җыр-моңнарыбызны яң-гыратучы, ана телендә аралашу, танышу-кавышу мөмкинлеген бирүче шундый татар чаралары ешрак уздырылып, гөрләп торсын иде!

 Рузалия ГАФУРОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 508

Комментирование запрещено