Эх, яшьлеккә бер кайтып килсәң иде!

IW4Hg9X9BUSW6EEznnzi0DXK7iqo7KXbH34MsHvwfHgeTWWc2T9xKenyBGq6P0avZah7N1bQe2-UVnIHHreR_VkzАллаһыга шөкер, әкрен генә алтын көз айларына да аяк бастык. Ел саен октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан ко-яшлы, матур көнне Шенталы районының Денис авылы Мәдәният йортына “Эх, яшьлеккә бер кайтып килсәң иде!” дип аталган бәйрәмгә җыелдык.

Күркәм чараны 1212 санлы мәхәллә имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Зәкиуллин моңлы аятьләре белән ачып җибәрде. Ул, Коръән сүрәләре укып, әрвахлар рухына дога кылды. Аннан соң 41 санлы тарихи мәчетебезнең имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Гарифуллин эчтәлекле вәгазьләр сөйләде. Ә авылыбызның танылган остабикәсе Рәсимә апа Ганиева үзенең үгет-нәсыйхәтлә-рен җиткерде.

Бәйрәмнең дини өлеше тәмамлангач, Рәгыйдә Бадыйкова тантаналы кичәнең икенче өлешен ачык дип игълан итте. Ул мул итеп әзерләнгән сый-нигъмәт тулы өстәлләр янында дәвам итте.
Шенталы районының “Нур” татар мәдәни-агарту җәмгыяте рәисе Лимуза Бикмөхәммәтова, барыбызны да Өлкәннәр көне белән котлап, якты, матур киләчәк, исәнлек-саулык, бхетле картлык теләде.

Әйтергә кирәк, апалар, абыйлар чарага бик яхшы әзерләнгәннәр иде. Үзләре белән иҗади күчтәнәчләр дә алып килгәннәр. Авылы-бызның шагыйрәсе Гөлсинә апа Дәрҗеманова яшьлек турындагы шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Ә Наил Садретдинов, гомерлек дусты — гармунда уйнап, “Үтте дә китте яшьлегем”, “Яшь имәннәр” җырларын башкарды.

Денис авылы Мәдәният йортының “Чулпан” фольклор ансамбле күрсәткән җыр-биюле тамаша кунак-ларны дәртләндереп, аларны яшьлек елларына кайтаргандай булды.

Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укый аласыз.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 484

Комментирование запрещено