Танылган җырчы Айдар Галимов башкарган җырдагы: “Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән, Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин” дигән сүзләр рульдә йөрүчеләргә шигарь итеп алырлык.
Әйтергә кирәк, шофер булу бер дә җиңел түгел. Ә инде транспортта кешеләрне йөртүчегә икеләтә авыр, чөнки ул пассажирларның сәламәтлеге, хәтта гомере өчен дә үтә дә зур җаваплылык тоеп эшли бит.
Яңа Ярмәктә яшәүче Рәмзия Минсәет кызы Шәрипҗанова менә инде ничә ел шушы авыр хезмәтне башкарып килә – Камышлы районы администрациясендә шофер ул.
Аның әнисе Тәскирә апа Зәйнуллина гомере буе терлекчелек тармагында көч куйды, хаклы ялга чыккач та, күп еллар амбарларда эшләде. Әлбәттә инде, авылдагы авыр хезмәт сәламәтлегенә дә йогынты ясамыйча калмаган. Иптәш тә кирәк, төп йортны да буш итәсе килми, дип чакырды ул үз янына балаларын. Кызы Рәмзия бу турыда гаиләсе белән киңәшләшә дә авылда төпләнергә карар кыла. Малае белән хәләл җефете моңа каршы килмәгәннәр.
Тәскирә апа бик куанды инде, Аллаһыга шөкер кылып, матур гына яшәп киләләр.
Әле дә ярый, Рәмзиягә районыбызда эш килеп чыкты.
«Рульдә бик яратып йөрим мин. Үземне башка хезмәттә күз алдыма да китерә алмыйм. Безнең һөнәр бик авыр, чөнки кеше гомере өчен җаваплыбыз. Шулай да, юл йөрүдән мәңге бизмәм мин», — ди язмам герое.
Рәмзия — үз эшенең чын остасы. Сабыр, игътибарлы булуы белән дә, юл кагыйдәләрен тиешлечә белүе, машинаны яхшы йөртүе белән дә таң калдыра ул безне.
Буран булса да, чатна суык булса да, авырсынмый. Әле бит иртән иртүк торып, авылдан районга кадәр барып җитәргә кирәк.
Җитәкчеләре дә, халык та милләттәшебезгә бик рәхмәтле. Туры килгәндә авылдашларын берсүзсез районга, Самарага кадәр утыртып бара ул.
Рәмзия — шәһәрдә 30 ел трамвай йөртүче булып эшләгән кеше бит әле. Анда да ул тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар Рәхмәт хатларына лаек булган.
Менә шундый оста, уңган-булган, игелекле безнең Рәмзиябез. Йөрер юллары — имин, үзе исән-сау булсын!
Рузалия ГАФУРОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 577


