Яңа Ярмәклеләр «Татарча диктант» акциясенә кушылды

hpAVofg0oYvpKhcn9mmxmLJzeZz3805zSmjCvJHBYKimFH5saTG_7tprxUK2nlEhT79AIPLNqIk27kDbSuBLIw-_14нче ноябрь көнне Яңа Ярмәк авылы клубында “Татарча диктант Яз-2025” дөньякүләм белем тикшерү акциясе үтте.

Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән иде. Бу матур гадәт — акция безгә татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү, төзәтү, тикшерү, грамоталылык дәрәҗәсен билгеләү өчен кирәк.

Бу акциядә катнашып, без татар халкының туган телен, мәдәниятен, гореф- гадәтләрен саклау һәм үстерү бурычын үтәүгә үзебезнең өлешебезне керттек.

hpAVofg0oYvpKhcn9mmxmLJzeZz3805zSmjCvJHBYKimFH5saTG_7tprxUK2nlEhT79AIPLNqIk27kDbSuBLIw-_ (1)

Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

 

Просмотров: 424

Комментирование запрещено