Иске Ярмәк мәдәният йорты сәхнәсе матур итеп бизәлгән. Менә сәхнәгә егетләр һәм кызлар чыктылар, матур итеп җыр суздылар.
«Без сезне бүген моң дөньясына алып керергә уйладык һәм төбәгебезнең «йөзек кашлары» булган үзешчән җырчыларыбызны, шагыйрәләребезне, гармунчыларыбызны чакырдык. «Моңнар кайтсын авылга» дип исемләнгән концертны башларга рөхсәт итегез!
Эх, яшәрик әле өр-яңадан,
Җырларда гына булса да.
Җылы-җылы итеп җырлыйк әле,
Җаннар өшеп, дөнья туңса да» - дип сәламләде тамашачыларны кичәне алып баручы чибәр кыз.
Концерт җыр-моң, нәфис сүз белән үрелеп барды. Бер-бер артлы районыбызның талантлы артистлары чыктылар. Күп җырлар гармунга кушылып, халык күңеленә үтәрлек итеп башкарылды. Аларны ләззәт белән тыңлап утырган вакытта, үзем клубта эшләгән елларга «кайтып килдем». Әле биш-алты ел элек кенә «Урам концертлары» узган иде. Ул чакларда клубта алма төшәрлек тә урын таба алмый идек бит. Сыймаганнар хәтта өйләреннән урындыклар алып килә иделәр. Әле карап тордым да, буш урыннар байтак булды… Халкым әллә ни эшләдеме?.. Әллә сугыш, чир гәләмәтләреме икән?…
Бәйрәм күмәк җыр белән тәмамланды. Артистларга рәхмәт сүзләрен Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдинов әйтте.
Районыбызның мәдәният идарәсе ярдәме белән эшләнгән проект — «Моңнар кайтсын авылга» тамашасы бик тә уңышлы булды. Кичә җылы мохиттә, уңай атмосферада үтте. Кызлар-егетләр бу тамашага чын күнелдән әзерләнгәннәр. Без бу чарадан күтәренке кәеф белән таралыштык.
Рәхмәт сезгә, талантлы кызлар-егетләр. Иҗат ялкыннарыгыз сүнмәсен, моң чишмәләрегез саекмасын. Кабат очрашулар насыйп булсын!
Авылларда моңнар яңгырап торсын, халкым тамашаларга килеп, рәхәтләнеп ял итсен, дигән теләктә калам.
Рузалия ГАФУРОВА.
Иске һәм Яңа Ярмәк авыллары, Камышлы районы.
Просмотров: 511




