Самарада фолк-төркем чыгыш ясады
Узган ял көнендә шәһәребездә “Ай Йола” (“Ay Yola”) дип аталган башкорт төркеме концерты узды. Бу группаны әлегә бөтенесе дә белеп бетермәсә дә, ул дөнья күләмендә танылып өлгерде инде. 2025 елның апрелендә “Ай Йола”ның “Һомай” җыры “Шазам” дөнья чартында Леди Гага башкарган “Абракадабра” хитын узып китте!
Әлеге төркем өч кешедән тора – җырчы, гитарачы, думбрачы Адель Шәйхитдинова, клавишлы инструментларда, бас-гитарада, кылкубызда уйнаучы Руслан Шәйхитдинов һәм җырчы, курайчы Ринат Рамазанов.
“Ай Йола” үз әсәрләрен баш¬корт телендә башкара, бу аның туган телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга ом-тылуын ассызыклый.
Әйтергә кирәк, искиткеч талантлы музыкантлар, Башкортостан Республикасы башлыгы тарафыннан лаеклы бәяләнеп, югары исемнәргә лаек булганнар. Ринат Рамазановка – “Башкортостан Республикасының халык артисты”, ә Руслан һәм Адель Шәйхитдиновларга “Башкортостан Республикасының атказанган артисты” исемнәре бирелгән.
Агымдагы елның 27 августында төркем “UGEZ” дип аталган яңа җырга төшерелгән клибына анонс биргән иде. “Урал батыр” эпосына нигезләнеп иҗат ителгән җыр премьерасын халыкка 2025 елның 5 сентябрендә тәкъдим иттеләр.
Бер ел эчендә (“Ай Йола” 2024 елда Уфада барлыкка килгән) этно-поп стилендә эшләүче группа киң популярлык яулап өлгерде инде. Артистлар үз клипларында туган яклары Башкортостанны, аның гаҗәеп гүзәл табигатен данлыйлар. Мәһабәт таулар, тирән елгалар, зәңгәр күлләр, төрледән-төрле хайваннар шулкадәр тәэсирле ки, үзеңне сихерләнгәндәй хис итәсең. Таулар тынлыгын тоясы, чишмәнең серле пышылдавын тыңлыйсы, ирекле җирләр җилендә иркәләнәсе килә…
Тамашачыда шундый ис¬китмәле хисләр уятучы “Ай Йола” төркеме Россия буенча беренче масштаблы турга чыгып китте. Шатлыгыбызга, ул Самарага да кермичә калмады.
Концертка бик күп халык җыелды. Монда хөкем сөргән атмосфераны сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел! Барысы да артистларга кушылып җырлыйлар, бииләр, аларга мәхәббәтләрен белдереп, сызгыралар, кул чабалар!
Шунысы да куанычлы күренеш булды – тамашачылар арасында түбәтәй кигән егетләр, башкорт милли бизәнү әйберләрен таккан кызлар күп иде.
Биредә мин шәһәребезнең “Ләйсән” башкорт бию ансамбле җитәкчесе Рәүдә ханым Шәймәрданованы, җирле җырчы кызларыбызны, Башкортостанда “Яшьлек шоу” фестивалендә катнашкан Дания Садыйкованы очраттым.
Гомумән, концертта бик күп танышларымны, дусларымны күргәч, 30 ел элек туган якларымда – Большая Черниговка районының Кинйәгол авылында үткән Сабан туен исемә төшердем. Бу бәйрәмгә беренче тапкыр баруым иде. Анда да шундый ук искиткеч атмосфера хөкем сөрде. Чарага танылган артистлар килгән иде. Ә Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Рес¬убликасының халык артисты, виртуоз гармунчы, Самара өлкәсендә туып-үскән Рөстәм Вәлиевның чыгышы аеруча шаккатырды. Ул баянда, ике рәтле гармунда, тальянкада, флейтада, сорнайда, кубызда башкарган халык көйләрен кешеләр тын да алмыйча тыңлап тордылар. Мин, ул вакытта әле кечкенә кыз, аннан соң да күренекле артистларның тагын килүен зарыгып көтеп тордым. Югары дәрәҗәдәге осталарны исемә алгач, хәзер дә тәннәрем че¬мердәп китә.
Менә “Ай Йола” төркеме концертында нәкъ шундый хисләр кичердем мин. Милли көйләр, җырлар заманча эшкәртелгән булса да, аларның яңгырашы шундый ук матур, эчтәлеге шундый ук мәгънәле, тәэсире шундый ук көчле. Моны тамашачларның янып торган күзләреннән дә аңлап булды.
Форсаттан файдаланып, Самара өлкәсендә яшәүче талантлы кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Әгәр дә сез җырчы яисә музыкант икән, туган тамырларыгызга әйләнеп кайтып, үз иҗатыгызга миллилек өстәсәгез, нинди яхшы булыр иде бит! Мирасыбызны яшь буыннарга тапшырып килсәк, йөрәкләребездә ата-бабаларыбызның тавышы яңгыраудан туктамас!

Залия ДИНМӨХӘММӘТОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 545


