Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлегендә машина йөртүче булып хезмәт иткән, авыл музеен җитәкләгән, “көмеш” волонтёрыбыз, өлкәбез һәм районыбыз башлыкларының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, олы йөрәкле, киң күңелле, юмарт Җәгъфәр Әбүзәр улы Сәгыйров 29 мартта, 65 яшендә вафат булды.
Мәрхүм белән хушлашырга бик күп кешеләр: хезмәттәшләре, туганнары, дуслары җыелды. Туган авылын, халкын чын күңелдән яраткан Җәгъфәр абыебыз Ярмәгебез тормышы өчен янып-көеп яшәде, бөтен җанын биреп эшләде. Ул урамнан машинасында узганда һәрвакыт сигнал биреп, елмаеп кул болгап, кешеләрнең күңелләрен күтәрергә тырыша иде. Оныклары белән капка төбендә бик матур урам бәйрәмнәре оештыра иде. Кешеләр күңелендә тирән эз калдырган бу шәхес турында күп җылы сүзләр әйтеп була.
Ул көчен жәлләмичә, үҗәтлеге белән авылыбыз музеен булдырды, экспонатлар җыйды, бу эшнең дәвамы да уңышлы булачагына чын күңелдән ышанып яшәде. Авыл бәйрәмнәрендә онытылып барган самовар чәйләре куеп, халыкны сыйлый иде.
Бу изге эшләрне башкарган мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Аның турында әйтелгән җылы сүзләрне, рухына багышланып кылган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
Гаиләсенең, якташларының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык, ныклык теләп калабыз.
Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре.
Җәгфәр абыебызга багышлап, 1979 елда мәктәпне тәмамлаган классташлары исеменнән Сәрия апай Әбдерәхимова бәете:
Бисмилләһир-рахманир-рахим,
Башлыйм инде бәетемне.
«Җәгъфәр үлгән», – диләр,
Төшемме бу, әллә өнемме?..
Тормышны шул кадәр яраткан
Җәгъфәр үлгәнмени соңни?
Аның күңел түрләрендәге
Хыял-теләкләрен
Газраил белгән микәнни?..
Синең, Җәгъфәр, истәлегең
Калыр безнең йөрәктә…
Алтын кулларыңнан утлар уйный иде,
Нинди эшкә тисәң дә…
Елмаюлы йөзләрең күз алдыннан
Китмәс инде күпме еллар үтсә дә.
Кичерегез мине, классташлар,
Бу юлларны сезгә багышладым:
Бердәм булдык, тату, дус
Яшәдек, нурланып тора иде
Безнең класс, безнең чор.
Бу шигырем сезгә дога булсын,
Якын минем сабакташлар.
Иртән иртүк хәерле иртә теләп,
Куя идем сезгә СМСлар.
Бердә уйламаган идем
Шулай иртә, мәңгелеккә
Юллар тотам диеп.
Минем белән тормыш иткән Айсылуга
Телим озын, хәерле гомер.
Яшә үзең өчен дә, минем өчен дә,
Синдә хәзер бөтен ышаныч.
Кызым, оныкчыкларым –
Мин барыгызны да бик нык яраттым.
Язмышны үзгәртә aлмыйсың,
Маңгайларга шулай язылгангадыр,
Күрәсең, аңа риза булырга каладыр.
Очрашулар булганда
Музеемны күрсәттем.
Халык биргән, үзем җыйган
Һәр әйберне музейга өстәдем.
Ни сүз әйтим тагын барыгызга?..
Үзем дә көтмәгәндә
Килде миңа үлем көне.
Сезгә барыгызга да телим
Матур дөнья көтүне,
Бер-берегезне кадерләп,
Тату, дус яшәүне.
Просмотров: 1273







