Сезгә Мехзавод бистәсендә яшәүче Наилә апа Мифтахова иҗатын тәкъдим итәбез.
Гөрләп эшләп йөргәндә,
Юк сәбәпләр таптылар,
60 яшебез тулгач та,
Пенсиягә озаттылар.
Берни дә үзгәртеп булмый,
Язмышың килгәч алга.
Без дә картым белән икәү
Чыктык лаеклы ялга.
Хәзер өйдә утырабыз,
Оныкларны карыйбыз.
Арлы-бирле эшлибез дә,
Бер дә юкка арыйбыз.
Айның ахыры җиткәндә
Пенсияне көтәбез.
Аны ничек бүләргә, дип,
Тавышланып бетәбез.
Почтальон килеп кергәч тә,
Бөтен эшне ташлыйбыз.
Кәгазь-каләм алабыз да,
Акча бүлә башлыйбыз.
Менә монысын утка түлик,
Менә монысын – газга.
Бераз бәрәңге дә алыйк,
Төшереп куярбыз базга.
Чәен, шикәрен дә алыйк,
Без бит хәзер олылар.
Чәй янына икмәге дә,
Каймагы да куела.
Ярмалар да алып куйыйк:
Манка белән геркулес.
Пенсионерларның ашы -
Барысыныкы бертигез.
Итле ашны күп ашамыйк,
Ашказанын бозмасын.
Саклап кына киеп йөрик,
Кием-салым тузмасын.
Улым түфлиләр китергән -
Әтисенә зур бүләк.
Ул хәзер аларны кими,
Аңа яңасы кирәк.
Кичә кызым килеп китте,
Кофта китергән миңа:
“Моның хәзер модасы юк,
Бу бүләк булыр сиңа”.
Шкаф тулы кием-салым,
Картайгач, тузмый икән.
Ләкин мондый “бай” тормышка
Йөрәкләр түзми икән.
Картым белән икәүләшеп
“Рәхәт” гомер кичәбез.
Иртә-кичен бер-бер артлы
Валерьянка эчәбез.
Хөкүмәт безне онытмый -
Пенсияләр өстәлә.
Ләкин акча арткан саен
Артмый берни өстәлдә.
Безнең илебез бик иркен:
Таулар, елгалар, кырлар.
Олыларга — бик зур хөрмәт,
Яшьләргә ачык юллар.
Яшәсен газиз җиребез,
Яшәсен Россиябез!
Кирәк түгел заграница,
Илебезне сөябез!
«Бердәмлек».
Просмотров: 349


