Вчера в Казани состоялось событие с историческим значением – в печать отправлены исходники казанского рукописного Куръана. Производственный полиграфический станок издательства «Идель-Пресс» запустили в работу Муфтий Татарстана, Председатель ДУМ РТ Камиль хазрат Самигуллин, глава Комиссии ДУМ РТ по подготовке рукописного Куръана шейх Маъмун ар-Рави, заместитель Муфтия, руководитель Издательского дома «Хузур» Ришат хазрат Хамидуллин и каллиграф Артур Писаренко.
Дальнейший процесс печати казанского рукописного Куръана будет проходить под контролем Издательства «Хузур». Все работники типографского цеха, в котором печатается мусхаф, будут допускаться к работе лишь с тахаратом («омовением») и использовать во время работы белые перчатки.
Казанский рукописный Куръан – одно из последних научно-богословских достижений современной отечественной уммы, так как является первым в новейшей истории России рукописным мусхафом. Над проектом работала специально созданная Комиссия ДУМ РТ из числа казанских экспертов: хаттата (каллиграфа) и хафизов. Каллиграф мусхафа – Артур Писаренко, выпускник Центра арабской каллиграфии и исламских искусств «Ан-Намир аль-Мухаттат» при РИИ. К руководству Комиссией привлечен богослов с мировым именем – глава Комиссии Правителя Дубая (ОАЭ) по подготовке Куръана, знаток 10 кыраатов Куръана, потомок пророка Мухаммада ﷺ шейх Маъмун Ар-Рави. В своей работе по подготовке рукописного Куръана члены Комиссии опирались на 11 научных источников соответствующей направленности, а также на большое количество других мусхафов, сверяя с теми, которые относятся к наиболее правильным. В результате, в казанском мусхафе учтены современные международные стандарты, лучшие каллиграфические практики в мире и собственные отечественные традиции. А именно: труды Мусы Бигиева «Тасхих ресми хат» и Шигабутдина Марджани «Фаваид аль-Мухимма», в которых также описана методология составления мусхафов.
Примечательно, что проект стартовал в 2022 году и стал первым событием в рамках мероприятий к 1100-летию принятия ислама в Волжской Булгарии: тогда в мечети «Кул Шариф» прошло торжественное написание первой суры Благородного Куръана «Фатиха» в присутствии и с благословления многочисленных гостей – муфтиев, известных мусульманских религиозных деятелей России, представителей органов власти, научной общественности и СМИ. Символично, что рукописный Куръан стал первым событием и в рамках мероприятий, приуроченных к статусу «Казань — культурная столица исламского мира». Напомним, что 24 апреля в Казани пройдет еще одно масштабное торжество в рамках этого статуса — Международный конкурс Куръана, который организуется совместно ДУМ РФ, Министерство культуры РТ и ДУМ РТ.
Казанский рукописный Куръан возрождает уникальные традиции российско-мусульманской каллиграфической школы, которые были утрачены в результате революции и в связи со сменой алфавитов мусульманских народов в начале ХХ века. Поэтому мусхаф станет произведением каллиграфического искусства и одновременно будет иметь научную ценность.
Примечательно, что опыт подготовки рукописного мусхафа в современном мире существует в КСА, Турции, ОАЭ, Бахрейне, Кувейте, Катаре, Ливии, Марокко и Пакистане.
Казанский рукописный Куръан издается в рамках статуса «Казань – культурная столица исламского мира».
***
Кичә, шәүвәл аеның 28нче көнендә (16нчы апрельдә), Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе җитәкчесе, шәех Мәэмүн әр-Рави; Мөфти урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм каллиграф Артур Писаренко эшләтеп җибәрде.
Казан кулъязма Коръәнен бастыруның чираттагы этабы “Хозур” нәшрияты күзәтчелегендә булачак. Мүсхәф басыла торган типография цехының барлык хезмәткәрләренә тәһарәтле килеш кенә эшләргә рөхсәт ителәчәк һәм алар эш вакытында ак перчаткалар кулланачак.
Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россиянең яңа тарихында беренче кулъязма Мүсхәф. Проект өстендә Казан экспертлары: хәттат (каллиграф) һәм хафизлардан торган Нәзарәтнең махсус комиссиясе эшләде.
Мүсхәфнең каллиграфы – Артур Писаренко, ул Россия ислам институты каршындагы “ән-Намир әл-Мөхәттат” гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәген тәмамлаган. Комиссия җитәкчелегенә дөньякүләм танылган дин белгече – Дубай (БГӘ) хакименең Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, 10 кыйраәт белгече, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде. Комиссия әгъзалары кулъязма Коръән әзерләү эшендә әлеге юнәлештәге 11 фәнни чыганакка, шулай ук, иң дөрес булганнары белән чагыштырып, башка бик күп Мүсхәфләргә таянган. Шулай итеп, Казан Мүсхәфендә заманча халыкара стандартлар, дөньядагы иң яхшы каллиграфик ысуллар һәм үзебезнең традицияләр исәпкә алынган. Атап әйткәндә: Мүсхәфләр төзү методологиясе тасвирланган хезмәтләргә – Муса Бигиевның “Тәсхих рәсми хат” һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең “Фәваид әл-Мүһиммә” китапларына мөрәҗәгать ителде.
Шунысы игътибарга лаек, проект 2022нче елда старт алды һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелгән иң беренче вакыйга булды: 12нче гыйнварда “Кол Шәриф” мәчетендә күпсанлы кунаклар – мөфтиләр, Россиянең танылган мөселман дин әһелләре, хакимият органнары вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында һәм аларның хәер-фатихасы белән тантаналы рәвештә Коръәннең беренче сүрәсе – “Фатиха” сүрәсе кулдан язылды. Кулъязма Коръәннең “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусына багышланган чаралар кысаларында да беренче вакыйга булуы символик мәгънәгә ия. Исегезгә төшерәбез, 24нче апрельдә Казанда әлеге статус кысаларында тагын бер зур тантана – Халыкара Коръән бәйгесе узачак, ул Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бергәләп оештырыла.
Казан кулъязма Коръәне Россия-мөселман каллиграфия мәктәбенең уникаль традицияләрен торгыза, алар инкыйлаб нәтиҗәсендә һәм ХХ гасыр башында мөселман халыкларының әлифбалары үзгәрүгә бәйле рәвештә югалган. Шуңа күрә Мүсхәф каллиграфия сәнгате әсәре булудан тыш, фәнни кыйммәткә дә ия булачак.
Шунысы игътибарга лаек, хәзерге дөньяда кулъязма Мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстан кебек илләрдә бар.
Казан кулъязма Коръәне “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында бастырыла.
Просмотров: 398



Добавить комментарий