Җиңү көне — илебез кешеләренең күпчелеге өчен иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе. Һәм аны күз яшьләре аша бәйрәм итәләр дигән сүзләрдә бернинди арттыру да юк. Чөнки ул еллардагы сагыш-хәсрәт әле бүген дә күңел түребездә яши. Ә бит менә инде күп еллар буена бу хәтеребезне юкка чыгарырга, бозарга, җиңүче совет солдатының, халкыбызның ролен түбәнсетергә тырышалар. Һәм шундый омтылышларның берсе – ул совет солдатлары хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне җимерү һәм хәрби каберлекләрне юк итү.
Исегезгә төшереп үтәсем килә, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң 1 миллионнан артык кызылармеец җирләнгән Үзәк һәм Көнчыгыш Европа территориясендә совет сугышчылары-азат итүчеләренә якынча 4 мең һәйкәл бастырылган. Һәм менә 90 нчы еллардан башлап, төгәлрәк әйткәндә, Советлар Союзы таркалганнан соң, безгә теге яки бу илдә чираттагы совет һәйкәлен яки хәрби каберлекне сүткәннәр яисә мәсхәрә иткәннәр дигән мәгълүмат килеп җитә башлады.
Балтыйк буе илләре бу вандализмны аеруча тырышып башкарды, ләкин алар гына түгел. Польшада, декоммунизация турындагы закон белән капланып, 470тән артык, Латвиядә һәм Эстониядә – дистәләгән монументны, шул исәптән эре комплексларны һәм тугандаш каберләрне сүттеләр, Чехиядә 665тән 28ен юк иттеләр.
Тагын 22 монументтан кызыл йолдызларны һәм башка символларны алып ташладылар. Ә ул чактагы Чехословакияне азат иткән маршал Конев һәйкәлен җимерү аеруча резонанслы булды. Украинада, махсус хәрби операция башланганнан бирле, 2,5 меңнән артык объект җимерелгән. Европада исә, халыкара хокукка һәм дәүләтара килешүләргә карамастан, совет сугышчылары хөрмәтенә куелган 3000нән артык һәйкәл җимерелгән һәм, кызганычка, бу процесс әле дә бара һәм дәвам итәчәк тә. Әле күптән түгел генә Болгариядә атаклы «Алеша» монументын юк итәргә дигән таләпләр белән чыктылар. Әлегә моңа каршы тора алдык. Ләкин озаккамы икән?
Шул ук вакытта җиңелгән Германиянең үзендә, ничек кенә сәер тоелмасын, бөтенләй капма-каршы вәзгыять күзәтелә. Бу федератив Республика — Көнбатыш Европада Кызыл Армия һәйкәлләре рәсми рәвештә саклана торган аз санлы илләрнең берсе. Берлинда сугыштан соң ук урнаштырылган совет хәрби мемориаллары дәүләт яклавында тора. Ләкин монда да аларны күчерү яки җимерү турындагы тәкъдимнәр әледән-әле ишетелә һәм менә инде ничә ел безнең дипломатларга Җиңү көнендә аларга чәчәкләр салу һәм истәлекле тантаналар уздыру тыела.
Ә менә Израильдә безнең сугышчыларны искә алалар, анда СССРдан чыккан кешеләр күп һәм алар өчен мондый һәйкәлләр — гаиләләре һәм тамырлары белән бәйле шәхси тарих. Үзәк Азиянең күп кенә илләрендә совет һәйкәлләре гомуми тарихи хәтер өлеше буларак саклана. Казахстанда, Үзбәкстанда һәм Кыргызстанда да Бөек Ватан сугышы сугышчылары һәм совет лидерлары хөрмәтенә куелган мемориаллар сүтелми. Әмма шул ук вакытта Казахстанда Җиңү парадларын уздырудан баш тарттылар, ә Үзбәкстанда 9 Май хәзер Җиңү көне түгел, ә Хәтер һәм хөрмәт көне. Молдавиядә 9 Майны Европа көне буларак билгеләп үтәләр һәм монда георгий тасмасын йөртү тыела. Хокук бозган өчен зур штраф яки җәмәгать эшләре рәвешендәге җәза каралган. Европа көне 8 майда Украинада да бәйрәм ителә. Өстәвенә, фашист идеологиясе дәүләт дәрәҗәсенә диярлек күтәрелгән бу илдә совет символикасын кулланган һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салган өчен административ штрафлар гына түгел, ә сәламәтлеккә һәм хәтта гомергә дә реаль куркыныч яный.
Төрле тыюларга һәм эзәрлекләүләргә, һәйкәлләрне җимерүгә һәм ачыктан-ачык русофобиягә карамастан, Бөек Ватан сугышы һәм совет халкының Җиңүгә керткән өлеше турындагы хәтерне үтереп булмаячак. Теге яки бу объектны җимереп, яу кырларында Җиңүне якынайткан солдатларның һәм аны тылда чиктән тыш тырышлык белән койган кешеләрнең батырлыкларын тарихтан сызып ташлау мөмкин түгел. Бу бөек фаҗига һәм Бөек Җиңү беркайчан да онытылмаячак. Һәм без бу хакта гел искә төшерәчәкбез. Ә һәйкәлләребез, иртәме-соңмы, үз урыннарына кайтарылачак, дип ышанам — безнең һәлак булган солдатларыбыз истәлеге хакына, безнең барыбыз хакына һәм мондый фаҗигаләр башка бервакытта да кабатланмасын өчен.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 207



Добавить комментарий