Самарада «Татар кызы» бәйгесенең региональ этабының финалы узды
Толымнарыңда чулпылар челтер-челтер киләләр,
Калфак кисәләр, бигрәк тә йөрәкләрне теләләр!
Нәкъ менә шушы шигъри юлларда тасвирлангандай чибәр сигез татар кызы үткән якшәмбедә җиңүче исеменә лаек булу өчен көч сынаштылар. Әмма губерна башкаласының иң йөрәгендә, гүзәл Идел елгасы буенда үткән әлеге күркәм чараны бәйге дип атарга бер дә тел әйләнми. Чөнки бу чын матурлык, тыйнаклык, талант һәм милли гореф-гадәтләр бәйрәме булды, һәм анда катнашкан һәрбер гүзәл зат җиңүче исеменә лаек иде.
Конкурс 2015 елдан бирле туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, тарихи-мәдәни мирасны саклау, катнашучыларның тормыш тәҗрибәсен яңа белемнәр һәм күнекмәләр белән баету максатыннан бөтен Россия күләмендә үткәрелә. Самара да бәйгедә ел саен катнаша, әмма оффлайн форматта ул күптән уздырылганы юк иде инде. Шуңа күрә дә бу чара безнең өчен искиткеч бәйрәм булды!
Финалга чыкканчы кызлар бер ай буе төрле осталык дәресләрендә, остазлар белән очрашуларда катнашканнар һәм инде конкурста каралган сынауларны лаеклы үтәргә әзерләнгәннәр. Ә бәйге этаплары аларның төрле яклап ачылуына, сәләтләрен һәм эчке дөньяларын күрсәтүгә юнәлтелгән иде.
“Үз-үзеңне тәкъдим итү” бүлегендә кызлар тормыш юллары, кызыксынулары һәм максатлары турында сөйләделәр, тамашачыга һәм жюрига үзенчәлекле якларын ачарга, уңай тәэсир калдырырга омтылдылар.
“Интеллектуаль этап” исә катнашучыларның белем дәрәҗәсен, тапкырлыгын һәм фикерләү сәләтен сыный торган өлеш булды. Монда гүзәл затлар үзләренең зәвыкларын, логик фикер йөртә белүләрен һәм татарча сөйләм осталыкларын күрсәттеләр.
Ә “Аш-су” сынавында булачак хуҗабикәләр токмач кисүдә көч сынаштылар.
“Иҗади этап” бәйгенең иң якты һәм илһамландыргыч мизгелләренең берсе булды. Асыл затлар җырлау, бию, театральләштерелгән чыгыш яисә шигырь уку аша үзләренең иҗади потенциалын һәм сәнгатькә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Хәтта сабын куыклары шоуы да булды монда. Менә, ичмасам, безнең кызлар булдыра!
“Дефиле”, инде аңлавыгызча, катнашучыларның сылулыгын, нәфислеген һәм үзләрен сәхнәдә тоту осталыгын күрсәтүче өлеш булды. Конкурсанткалар, “Саф” милли киемнәр тегүче фирма тәкъдим иткән матур киемнәрдән җыйнак кына атлап, үзләренең гәүдә торышын һәм тышкы матурлыгын күрсәтеп уздылар. Әйтеп үтәргә кирәк, һәр кыз үз куллары белән ясаган калфак кигән иде.
Шушы гүзәллек, уңганлык арасында иң-иңне билгеләве мәртәбәле жюри әгъзаларына җиңел бирелмәгәндер. Үз гомерләрен мәдәнияткә, иҗатка, иҗтимагый эшчәнлеккә һәм милли традицияләрне саклауга багышлаган бу кешеләр конкурсның һәр этабын җентекләп карап бардылар һәм ахырда өлкәбезне “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең төп финалында тәкъдим итәчәк кызны сайладылар.
Жюри рәисе — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе, «Татар кызы» Халыкара конкурсының башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин, әгъзалары — «Дуслык» Самара төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасының вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов, «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле хореографы Гөлназирә Огурцова, Самараның татар блогеры Алеся Варнаева, Халыкара бәйгенең программа директоры Айгөл Котдусова, Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Элеонора Дәүләтова һәм Самара шәһәренең Промышленный районы буенча МХО ветераннары ассоциациясе җитәкчесе Ринат Кәлимуллин бертавыштан өлкә финалы җиңүчесе дип Наилә Хәсәнованы Наиля Хасанова атадылар. Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән кызның чыгышы тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының күңелен үзенең сөйкемлелеге, самимилеге һәм ихласлыгы белән яулап алды. Спонсорлар тарафыннан Наиләгә 30 мең сумлык сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мәкалә кыскартып бирелә. Тулысынча аны «Бердәмлек»нең 13 июнь санында укый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Эльвира МОСКАЛЕВА фотосурәтләре.
«Бердәмлек».
Просмотров: 266





