Татар яшьләрен берләштергән «Мишәр форумы»

f7txJX123oAdM7bDv7YwgdjgzykcqgENQ95xjHOPfdpexDujXlhlkLDnGtwCd8XCLwQGEK8reafq77Sog7N8waLpСамара өлкәсенең Шигон районындагы «Ромашка» турбазасында беренче тапкыр татар яшьләренең төбәкара «Мишәр форумы» узды. Аны «Сызран татарлары» берләшмәсе оештырды. Дүрт көн эчендә катнашучылар, бер-берсе белән танышып кына калмыйча, яңа идеяләр турында сөйләштеләр, үз халкының тарихы һәм мәдәнияте турында күбрәк белделәр, команда сынауларын үттеләр һәм үз фикердәшләрен таптылар.

Форумга илебезнең тугыз регионыннан актив яшь татарлар җыелды. Алар арасында Сызран, Самара, Ульяновск, Казан, Мәскәү, Саратов, Түбән Новгород, Чиләбе, Салехард, Төмән вәкилләре бар иде. Күпләр өчен бу очрашу беренче мәртәбә башка шәһәрләрдән килгән татар яшьләре белән танышу һәм аларның уртак мәдәни гаиләсенең никадәр зур һәм төрле икәнлеген тою мөмкинлеге булды.

Беренче көн: танышулар һәм беренче уртак җырлар

Егетләр-кызларның сәяхәте Сызранда башланды. Биредә алар, теркәлү узып, бүләкләр алдылар, һәм барысы бергә «Ромашка» турбазасына юл тоттылар. Килеп җиткәч, чатырлар куйдылар һәм шунда ук бай программага кушылдылар.

Чараны тантаналы рәвештә ачуда мәртәбәле кунаклар — Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Сызран шәһәре башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Журкина катнаштылар.

Андрей Комзовның эштә ясалма фәһемне куллануга багышланган лекциясе беренче белем бирү мәйданчыгы иде. Монда катнашучылар уку, иҗтимагый инициативалар һәм яңа проектларны тормышка ашыру буенча заманча технологияләр һәм мөмкинлекләр турында сөйләштеләр.

Форумның беренче көне кичәсе танышуларга һәм командалар оештыруга багышланды. Яшьләр сынаулар үттеләр, үз командаларының исемнәрен һәм шигарьләрен уйлап таптылар, иҗади номерларын тәкъдим иттеләр. Ә көн ахырында учак тирәли сөйләшеп, татар җырларын җырлап, тәэсирләре белән уртаклашып утырдылар.

- Без «Мишәр форумы»н төрле төбәкләрдән килгән актив егетләр-кызларны үзара таныштыру, аларга үз идеяләре белән уртаклашу һәм бергәләп яңа проектлар булдыру мөмкинлеген бирү максатыннан оештырдык. Төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, без үзебезне төрле дип санамыйбыз. Киресенчә, әлеге чара безне тел, мәдәният, тарих һәм традицияләр берләштерүен тагын бер кат исбатлады, — дип билгеләп үтте «Сызран татарлары» берләшмәсе рәисе Наил Йосыпов.

Икенче көн: идеяләр, аралашу һәм бердәмлек хисе

Икенче көннең иртәсе саф һавада физик күнегүләр ясау, кайнар чәй һәм чәкчәктән авыз итү һәм команда җыеннары белән башланып китте. Тора-бара форумда катнашучылар бер-берсе белән якыннанрак таныштылар, уртак кызыксынулар таптылар һәм бергәләп эшләргә өйрәнделәр.

Көн дәвамында мастер-класслар, проект сессияләре һәм спикерлар белән очрашулар узды. Егетләр-кызлар үз инициативалары турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм татар яшьләре белән эш итүнең яңа форматларын эзләделәр. Программада шулай ук квестлар, иҗади лабораторияләр һәм башкалар каралган иде, алар катнашучыларга яңа яктан ачылырга ярдәм иттеләр.

Ә кичен яшьләр кабат учак тирәли җыелдылар, бу юлы инде гитара белән. Җырлар, кызыклы хикәяләр, көлешүләр һәм озак сөйләшүләр бу кичне чараның иң җылы мизгелләренең берсе итте.

- Без егетләр-кызлар тарафыннан зур кызыксыну булуын күрәбез. Чарага төрле шәһәрләрдән күп яшьләр килде, ә бит бу аның беренче тапкыр гына узуы әле. «Мишәр форумы» традицияләрне саклау мәйданы буларак кына уйланылмады. Безнең өчен яңа форматлар эзләү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм хәзерге татар яшьләрен кызыксындырырлык уртак проектлар булдыру мөһим, — дип сөйләде оештыручылар.

Өченче көн: тарих, тәҗрибә һәм ышанычны сынау

Форумның өченче көне белем бирү программасына аеруча бай булды. Ике лекция катнашучыларны татар яшьләре өчен булган мөмкинлекләр һәм Сызран тарихы белән таныштырды.

Спикер Салават Кадыйров «Идел» яшьләр үзәге, аның проектлары һәм Татарстаннан читтә яшәүче татар егетләрен-кызларын берләштерүче форумнары турында сөйләде.

Аннары Наилә Галиева яшьләрне Сызранның танылган сәүдәгәре Әсфәндияр Акчурин тарихы белән таныштырды. Аның гаиләсенең даны бөтен Идел буена таралган булган. Бу очрашу татар халкы тарихына мөрәҗәгать итү һәм төбәк тормышында сизелерлек эз калдырган кешеләрне искә алу өчен тагын бер мөмкинлек булды.

«Сызран татарлары» берләшмәсе рәисе Наил Йосыпов та бу көнне команданың узган елдагы эшенә йомгак ясады. Ул оешманың ничек барлыкка килүе, нинди нәтиҗәләргә ирешүе һәм бүгенге көндә нинди яңа проектларны тормышка ашыруы турында сөйләде.

“Веревочный курс”, ягъни бер көннән дүрт көнгә кадәр дәвам иткән актив тренинг (ул командада үзара бәйләнеш күнекмәләрен яхшыртуга юнәлтелгән) программаның аерым бер мөһим өлеше булды. Яшьләр бүрәнәдә тигезлек саклау, “пәрәвез” аша үтү һәм башка сынаулар уздылар. Ә боларны берүзеңә башкарып чыгу мөмкин түгел, монда бер-береңә ышаныч, үзара ярдәм һәм бер-береңне ишетә белү таләп ителә. Финал символик булып чыкты: барлык катнашучылар, бер зур түгәрәккә басып, бергәләп татар җырын башкардылар. Ә рәсми өлештән соң зарыгып көтелгән дискотека узды.

Дүртенче көн: саубуллашу, башлангыч буларак

Форумның соңгы көне традиция буенча зарядка белән башланды, ләкин бу юлы ул гадәти булмаган форматта — ямаллардагыча үтте. Егетләр-кызлар, соңгы чаралар алдыннан яхшы кәеф туплап, йөгерделәр, сикерделәр, хәтта боланнарны сурәтләделәр.

Аннары командалар җитди сынауда — «Очучы йомыркалар» уенында катнаштылар. Бу беренче карашка гына җиңел тоелды: биектән ташланган йомырканы тотып алырга гына түгел, ә аны ватмыйча саклап калырга да кирәк иде. Уңышка ирешер өчен җитезлек, тапкырлык һәм иң мөһиме — бөтен команданың бердәм хәрәкәтләре таләп ителде.

Актив чаралардан соң әйберләрне һәм чатырларны җыю вакыты җитте. Дүрт көн эчендә «Ромашка» турбазасы яшьләр өчен чын өйләренә әйләнеп өлгерде, шуңа күрә саубуллашу аеруча җылы һәм бераз моңсу булып чыкты.

Ахырдан уртак пикник оештырылды. Алда катнашучыларны өйгә кайту юлы, яңа очрашулар һәм чарадан читтә аралашу көтә иде.

Беренче «Мишәр форумы» тәмамланды, ләкин аның төп идеясе — татар яшьләрен берләштерү яңа танышуларда, уртак инициативаларда һәм проектларда яшәвен дәвам итәчәк. Дүрт көн эчендә төрле төбәкләрдән килгән егетләр-кызлар шуңа инандылар ки, шәһәрләр арасындагы ерак аралар аларның берләшүенә берничек тә комачауламый. Һәм, бәлки, нәкъ менә шундый очрашулардан чыннан да зур нәрсәләр — яңа дуслык элемтәләре, мәдәни инициативалар һәм проектлар башланыр, һәм алар татар яшьләренә үз тәңгәллекләрен сакларга, бер телдә сөйләшергә һәм бергәләп алга атларга ярдәм итәчәк. «Мишәр форумы» шушы яңа тарихның беренче сәхифәсе булды.

f7txJX123oAdM7bDv7YwgdjgzykcqgENQ95xjHOPfdpexDujXlhlkLDnGtwCd8XCLwQGEK8reafq77Sog7N8waLpnTOFFpdlu-ar4J7c07oIn4NPPuGFi-Tm6VuryMRV-xNT5keo9hQYmcuRqtwREKRlWGJVOniEfAbYQOeRD99Kj1hC pgQa2q-j8E1huPY6wWkDLar6IBbVdCgPWyyauaap5Qi3O3owkwHs3pFG5OGBjFQITohqcqhc70KELHhgslqHFzJ0 uaJuUDOpXSVsIdvpEHO-6ZB-wNohGr9vIeh2tpYSoE4iMjZSwGW7RFPJkwR9cfrMZSBPXmI4PWoPxaeRDtQY8N6B

 Элина ШЕСТЕРКИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 335

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>