Әле күптән түгел генә гармун күп халыкларда иң популяр һәм киң таралган коралларның берсе булып саналды. Минем балачагымда авылдагы кич утыруларны җирле егетләрнең, ә кайвакыт кызларның да моңлы көйләреннән башка күз алдына да китереп булмый иде. Ул вакытларда бәйрәмнәр дә ике рәтле гармунга башкарылган җырлардан башка сирәк үтте. Татар, чуваш, рус яисә башка милләт булсынмы, алар арасында җанны гармун тавышлары белән бәйләүче уртак нәрсә бар. Минемчә, башка бер генә корал да гади ике рәтле гармундай күңелне бушатмый. Моңсулансаң — ул да елый сыман, шатлыклы вакытларда исә елмайта да, хәтта биетә дә. Гармун хаклы рәвештә безнең иң хисле, моңлы, халыкчан инструмент булып тора.
Кызганыч ки, бүгенге көндә чын осталар башкарган көйләр сирәк ишетелә. Күпчелек татар артистларының концертларында гармуннар һәм баяннар урынына җансыз электрон синтезаторларны уйнаталар, бәйрәмнәрдә исә оештыручылар тавыш колонкалары аша фонограмманы кабызуны өстен күрәләр. Ә күңел моңлы көйләр сорый бит. Әллә юкка гынамы сирәк яңгыраган гармун көйләрен ишеткәч, кешеләр аларны тын да алмыйча, ләззәтләнеп тыңлыйлар. Нәрсә бу — генетик хәтерме яки әлеге уен коралы тавышлары чыннан да җанга шулкадәр тирән үтеп керә аламы икән?
Бүген кемдәдер гармун сакланса да, ул, кагыйдә буларак, бер почмакта тузанланып ята. Берәүләр аны әти-әнисе яки туганнары истәлеге буларак саклыйлар, икенчеләре балалары яки оныклары иртәме-соңмы аңардан файдаланыр, дип ышаналар. Ә инструмент үзенә даими игътибар таләп итүче тере организм кебек бит ул, шуңа күрә аңарда һәрвакыт уйнау кирәк.
Гармун язмыш буларак
Самарада шундый бер кеше яши, аның өчен гармун музыка коралы гына түгел, ә истәлекләр, татар авылында үткән балачак, биредә гөрләгән туйлар һәм җентекле эш артында узган озын сәгатьләр кайтавазын ишеттерүче аерым яңгыраш белән тулган бер дөнья булып тора. Рәмис Әсәдуллов, гармунда оста уйнап кына калмыйча, иске, бөтенләй диярлек ватылып беткән инструментларны тормышка кайтара, ә кайвакыт аларны өр-яңадан җыя.
Рәмис тумышы белән Ульяновск өлкәсенең Карсун районындагы Ногай иле авылыннан. Балачагында ук аны күршесенең гармунда уйнау сәләте таң калдыра: җирле хорда солист булган малай кемнеңдер үзе белмәгән нәрсәне белүе белән килешә алмый. Шул вакытта ул кулына беренче мәртәбә ике рәтле гармун ала. Рәмистә әлеге коралда уйнарга өйрәнү теләге шулкадәр көчле була ки, хәтта бернәрсә дә килеп чыкмаганда да артка чигенми ул. Ә инде 1980 еллар башында егет туйларда, солдатка озату кичәләрендә, урамда — тере музыка ишетергә теләгән кешеләр җыелган урыннарда уйный.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 29нчы санында укый аласыз.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 378



Добавить комментарий