Яңа белемнәр үзләштерергә беркайчан да соң түгел!
Шушы көннәрдә без, әби-бабаларыбызны, әти-әниләребезне Олылар көне белән котлап, аларга җылы теләкләребезне, ихлас рәхмәтләребезне җиткердек, матур бүләкләребезне тапшырдык.
Соңгы елларда кеше ничә яшенә кадәр “үсмер”, “яшьләр”, “урта яшьтәгеләр” һәм “олылар” категориясенә керә дигән темага бәхәсләр бара. Мәсәлән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшьләрнең югары чиген — 45, уртача яшьтәгеләрне — 60, өлкәннәрне – 75 яшькә кадәр, ә 90 ны узганнарны озак яшәүчеләр буларак санарга тәкъдим итә. Ә минем күзәтүләрем буенча, үзеңне ничә яшькә хис итүең паспорттагы саннарга бәйле түгел. Һәрбер кешенең олыгаюы ниндидер бер вакытта туктала, һәм ул озак еллар шул бер яшьтә яши бирә. Картаямыни соң йөрәк? Бу җырны барыбыз да бик яхшы беләбез. Менә минем сүзем шул турыда.
Газета укучыларыбызны тормышның тәмен татып, һәр көнен файдалы-мәгънәле итеп үткәреп, күңел төшенкелегенә бирелмичә, матур һәм кызыклы гомер кичерүче Тәслимә ханым Мостафина белән таныштырырга булдык.
Мәкаләбез герое 1960 елның 4 июнендә Башкортостан АССРның Бүздәк районындагы Рэм авылында колхозчы һәм укытучы гаиләсендә туган. Кызга мәктәпкә барыр вакыт җиткәч, гаилә Күзәй авылына күченгән. Беренче сыйныфтан ук Тәслимә тырышып, гел “5” билгеләренә генә укыган һәм мәктәп тормышында актив катнашкан. Бишенче класстан алып дружина советы рәисе, өлкән пионервожатыйның уң кулы булган. Яхшы укуы һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен 1974 елда аны «Орленок» Бөтенроссия пионер лагерена юллама белән бүләклиләр.
Мәктәп елларында ук Тәслимә үзешчән сәнгатькә тартыла: халык биюләрен башкара, бик оста итеп шигырьләр сөйли. Нәфис гимнастика белән дә шөгыльләнә, пионер слётларында, фестивальләрдә, туристлык походларында катнаша. Әлеге алдынгы һәм актив укучыны башкаларга үрнәккә куеп, җирле “Алга” газетасы берничә тапкыр аның турында мәкаләләр бастырып чыгара.
Әлбәттә, авыл җирендә өйдә дә эш җитәрлек. Тәслимә әти-әнисенә булышырга да вакыт таба. “Гаиләдә олы бала буларак, мин энем Аликка һәм сеңелем Гөлшатка һәрьяклап үрнәк булырга тырыштым. Без бик дус, эш сөючән, мөстәкыйль булып үстек. Арабыздагы ышанычлы мөнәсәбәтләрне беркайчан да югалтмадык”, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Яшьтән тырыш һәм актив булган кеше гомере буе шундый булып кала инде ул…
Мәкаләне тулысынча газетабызның 3 октябрь санында укый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 346









Добавить комментарий