5 октябрьдә бөтен илебез Укытучылар көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан Подбельск мәктәбенең Мәчәләй филиалында педагогик хезмәт ветераннары белән очрашу узды.
Чарага күп еллар авыл мәктәбендә эшләгән укытучылар җыелды. Укучылар хөрмәтле кунакларны мәктәп фойесында чәчәкләр белән каршы алдылар һәм аларга үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар. Мөгаллимнәр, үз чиратларында, яшь буынга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.
Туган мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Әхмәдулла кызы Хәбибуллина, математика укытучысы Җәүһәр Мирсәед кызы Мамышева, география укытучысы Абдулла Зәйнулла улы Исмәгыйлев, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгыйдә Юныс кызы Субеева, башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә Хәмидулла кызы Искәндәрова, немец теле укытучысы Рәйсә Сафиулла кызы Искәндәрова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наилә Зәйнулла кызы Иваева, физкультура укытучысы Наил Харис улы Булатов, биология һәм химия укытучысы Бибинур Зәки кызы Газизова, технология укытучысы Шакир Таһир улы Абдрахманов очраштылар. Кызганычка, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Рамилә Сәүбән кызы Булатова һәм Фәридә Харис кызы Субеева, физик культура укытучысы Радик Ибраһим улы Субеев кичәгә килә алмадылар.
Шунысы куанычлы ки, бүгенге көндә дә Мәчәләй мәктәбендә югары белемле, тәҗрибәле, талантлы мөгаллимнәр эшли. Алар — татар теле укытучысы Зөләйха Касыйм кызы Мияссәрова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Харис кызы Яхина, математика һәм физика укытучысы Әлфия Шамил кызы Субеева, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әлфия Миргалим кызы Таишева, башлангыч сыйныфлар укытучысы Наилә Зөфәр кызы Таишева.
Бырысы бергә чәй табыны янында җыелып, рәхәтләнеп аралаштылар, мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, арабыздан киткән мөгаллимнәрне искә алдылар. Күмәкләшеп «Журавлиная песня» җырын җырладылар, ә ахырда Наилә Зөфәровна һәм Әлфия Миргалимовна Андрей Дементьевның «Укытучыларны онытмагыз…» дигән искиткеч шигырен сөйләделәр.
Вакыт бик тиз чаба, гасырлар уза, ләкин бәяләп бетергесез хезмәт башкаручы, үзләрен тулысынча балаларга багышлаучы кешеләр һәрвакыт яши һәм яшәячәк. Аларны гади һәм тыйнак итеп Укытучы дип атыйлар.

Әлфия ТАИШЕВА, Наилә ТАИШЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 528


