Ямьле дә соң җәй айлары,
Уйный кояш нурлары.
Куакларда кошлар сайрый,
Уйландыра моңнары.
Киттек шулай без җиләккә,
Чиләкнең зурын алып.
Тау итәге кызыл келәм,
Карап тордык сокланып.
Кайда басма — анда җиләк,
Кызарып-тулып пешкән.
Пешеп кенә дә калмаган,
Җиргә өзелеп төшкән.
Тәлгәш-тәлгәш үскән алар,
Кып-кызыл янып тора.
Кояш нурында ялтырап,
Чыклары тамып тора.
Исең китәр, күрсәң әгәр
Мондагы җиләкләрне.
Күз ачып йомган арада
Тутырдык чиләкләрне.
Тик бу татлы җиләкләрнең
Кыска шул гомерләре.
Бервакыт кына пешә ул
Балкытып күңелләрне.
Җылы кояш нурларында
Аллана ул, баллана.
Үз вакытында өзмәсәң,
Җиргә төшеп югала.
Тәмле-татлы җиләкләрне
Күп җыйдык гомерләрдә.
Урман яме, җиләк тәме
Сакланыр күңелләрдә.
Гөлсинур ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1129



Ряхмят Гельсинур!! Бала чакларны искя тешерттен !!!