Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

21-49Татарстан башкаласында “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде. Бу хакта  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты хәбәр итә.

Әлеге конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларның сәләтләре үсешенә ярдәм итү.

Конкурс өч этапта уза:

1 нче этап — әсәрләрне җыю (1 ноябрь 2017 ел — 31 март 2018 ел)

2 нче этап — жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 апрель — 31 май 2018 ел)

3 нче этап — конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (2018 елның июне), җиңүчеләрне бүләкләү (2018 елның сентябре).

Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.

Конкурс шигърият,  проза, драматургия, публицистика номинацияләрендә уза.

Эшләрне түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: tatarkonkurs@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: (843) 277-68-26.

«Татар-информ».

Просмотров: 1027

Один комментарий

  1. Әс-Сәләәмү гәләйкүм! АЛЛАҺка таянырга кирәк! Алла — хатын-кыз исеме