Кичә, 5 майда, өлкә Халыклар дуслыгы йортында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган концерт узды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары көче белән әзерләнгән бәйрәм программасы җыр-бию һәм Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләр белән үрелеп барды.
“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчылары Искәндәр Әхмәтов, Илнур Алтынбаев, Фәнил Зыятдинов, Сания Әминова үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Ә Шамили Ибраһимова башкаруында “Ана” бәете (авторы — җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова) аеруча күңел кылларын тибрәтеп, күзләрне яшьләндерде. Биючеләр Рузия Идрисова, Диана Таһирова, Иркә Әхмәрова, Ләйсән Сабирова, Гөлназирә Нуруллина (хореограф) дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр.
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары Рәмия Ваһитова, Алсу Сабирова, Ләйсән Шәрифуллина, Самира Мостафина, Фәрзәнә Мәхмүтова, Марат Төхвәтуллиннарның чыгышлары да кайнар алкышларга күмелә барды.
Концертта Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында эчтәлекле видеопрезентация тәкъдим ителде. Ә аннан соң чарада катнашучылар сугыш кырында ятып калган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Өлкә татар милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов артистларга, программаны бик матур итеп алып барган Фәрзәнә Мәхмүтова һәм Илнур Бикколовка, тавыш операторы Айнур Алтынбаевка рәхмәтен белдерде. Концерт программасын оешма активисты Альбина Мәхмүтова әзерләгән иде. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.
Алия АРСЛАНОВА.
Автор һәм Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
Самар шәһәре.
* * *
Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылап өлкәбезнең барлык шәһәр һәм авылларында бәйрәм чаралары уздырыла. Самараның Халыклар дуслыгы йортында да өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары концерт куйдылар. Программа искиткеч матур, күңелдә калырлык итеп төзелгән иде.
Чара күңелле, дәртле җырлардан башланып китте. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы Искәндәр Әхмәтов башкаруында “Әссәләмүгаләйкүм”, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары төркеменең “Эх, алмагачлары!” җырларын тыңлаганда сәхнәгә чыгып биисе килде хәтта. Тик бу күңел ачуларга диктор Левитанның Бөек Ватан сугышы башлану хәбәре нокта куйды. Артистлар тынып, ә залда утыручы тамашачылар сагаеп калдылар сыман. 1941 елның 22 июнендә күпчелек татар авылларында бу шомлы хәбәрне халык нәкъ шулай, Сабан туенда ишеткән, һәм ир-егетләр шуннан ук сугышка да киткән. Фәрзәнә һәм Альбина Мәхмүтовалар, Рәмзия Баһитова, Алсу Сабирова, Марат Төхвәтуллин һәм Илнур Бикколов башкаруында “Солдатлар” җырын тыңлаганда аналарның газиз балаларын елый-елый фронтка озатулары күз алдына килеп баскандай булды. Ә Шамили Ибраһимова “Ана” бәетен көйләгәндә (авторы җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова) күңел кыллары тибрәнде һәм күзләребезгә яшьләр килде.
Бу концертта күп патриотик җырлар яңгырады, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында эчтәлекле видеопрезентация дә тәкъдим ителде. Ә аннан соң чарада катнашучылар сугыш кырында ятып калган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сугыш тәмамлануын белдереп, сәхнәдә кабат күңел ачулар башланды. Илнур Алтынбаев, Фәнил Зыятдинов, Сания Әминова үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Ә биючеләр Рузия Идрисова, Диана Таһирова, Иркә Әхмәрова, Ләйсән Сабирова, Гөлнәзирә Нуруллина (хореограф) дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр.
Бер сәгатьтән артык барган чара ахырына якынлашканы сизелми дә калды. Өлкә татар милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов артистларга, программаны бик матур итеп алып барган Фәрзәнә Мәхмүтовага һәм Илнур Бикколовка, тавыш операторы Айнур Алтынбаевка рәхмәтләрен белдерде. Ә мин Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Мамышевка — чәчәк бәйләме һәм концерт программасын матур итеп төзегән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Альбина Мәхмүтовага чәкчәк тапшырдым.
Чарада катнашучылар арасында яшьләр күп булуы аеруча куандырды. Ләйсән Шәрифуллина белән Самира Мостафинаның чыгышлары бәйрәм концертының күрке булды, дип әйтер идем. Сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотуларына, моңлы тавышларына сокланып туя алмадым. Киләчәк буын кешеләре мондый сугышлар турында ишетеп кенә белсеннәр иде. Күгебез һәрвакыт аяз, тормышыбыз тыныч булсын, дип теләдем.
Разия ӘЮПОВА,
өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе.
Просмотров: 1562