
Гомәр ЛАТЫЙПОВ белән Исламия КӘЛИМУЛЛИНА беренче кыңгырауны яңгыраталар.
Безнең Гали авылы мәктәбе быелгы уку елында заманча итеп төзекләндерелгән, класслары матур итеп җиһазландырылган хәлдә үзенең укучыларын кабул итте.
1 сентябрь көне салкынча булуга карамастан, мондагы яңарыш әти-әниләрнең дә, укучыларның да күңелләрен җылыта иде.
Беренче яңарыш — бәйрәм линейкасына тантаналы рәвештә Россия хөкумәт байрагын чыгару, гимнын яңгырату үзенә бертөрле ямь өстәде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова белән Фирдәүс Юсупова аны ике телдә — татарча да, русча да алып бардылар. Икенчедән, укучылар гына түгел, укытучылар да, мәктәпнең барлык килгән хезмәткәрләре дә яңа кием-формадан иде.
Мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, бу үзгәрешләр турында кыскача гына сөйләп үтте. Шулай ук Казанда яшәүче авылдашыбыз, эшкуар Дания ханым Хәсәншина-Туловага, аның вәкилләре Миннәхсән Хәсәншин белән Денис Каратаевка, авылның башка иганәче эшмәкәрләренә, укучыларның әти-әниләренә төзекләндерү эшләре вакытында күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен белдерде.
Мәктәп җитәкчесенең чыгышыннан соң авыл башлыгы Идрис Муллабаев үзенең тәбрик сүзләрен җиткерде, уку алдынгылары — унберенче сыйныф укучылары Нәфис Саяровка, Сөләйман Газизуллинга, унынчы сыйныф укучысы Салават Төхвәтшинга һәм сигезенче сыйныф укучысы Роман Якунинга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Ә халыкның иң зур игътибарын җәлеп итүчеләр — беренче мәртәбә беренче сыйныфка килүче балалар иде. Аларның матурлыгы, тырышып шигырь сөйләүләре барыбызны да сокландырды.
Традиция буенча, 11нче сыйныф укучысы Гомәр Латыйпов беренче сыйныфка килүче Исламия Кәлимуллинаны җилкәсенә утыртып беренче кыңгырауны яңгыратканнан соң, иң өлкән сыйныф укучылары беренче мәртәбә мәктәпкә килгән нәни дусларын җитәкләп, белем дөньясына, мәктәпнең эченә алып кереп киттеләр.
Мәктәп эчендә балаларны өченче яңарыш — аның шул кадәр матур итеп эшләнгән коридорлары, заманча җиһазландырылган класслары көтә иде. Мәрмәр таш белән капланган баскычлар, тимердән боҗралап ясалган тоткычлар бигрәк матур булып күренделәр.
София СӘЛИМОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1412