Тәвәккәл һәм курку белмәс туганым

Рустам ГарифуллинШенталы районының Де­нис авылында туып-үскән, хә­зерге вакытта Сама­рада яшәү­че туганыбыз Рөс­тәм Нәби­улла улы Гари­фул­линга    22 июльдә 65 яшь тулды.

Бүгенге көндә Самараның үзәк ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән табибы булып эшләүче Рөстәмебез бишенче бала булып дөньяга килә. Әтиебез — Бөек Ватан су­гышы ветераны Нәбиулла һәм әниебез Мәрьям, үзләре гади авыл кешеләре булсалар да, унбер балаларына да тиешле тәрбия биреп, төрле уку йортларында белем алырга ярдәм итеп, безне барыбызны да лаеклы кешеләр итеп үстерделәр. Моның өчен аларга Аллаһының иң олы рәхмәтләрен җиткерәбез.

Рөстәм Денис авылы ур­та мәктәбендә иң алдынгы уку­чыларның берсе иде. Ул бөтен  фәннәр буенча да яхшы билгеләргә генә укыды, әмма химияне аеруча яратты. Бу фән буенча үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, гел җиңүләр алып кайта иде. Шушы уңышлары өчен 7нче сыйныфтан соң аны «Орленок» пионерлагерена җибәрделәр.

Рөстәм бала чагыннан ук табиб булырга хыялланып үс­те. Холкы буенча да ул тә­вәк­кәл, курку белмәс малай иде. Ә яшүсмер чагында ки­чер­гән операциядән соң инде ул ки­лә­чәктә табиб булачагына бө­тенләй дә шикләнми башлады.

Чыннан да, Рөстәм, Куйбы­шев Медицина институтын тә­мам­лап, терапевт һөнәренә ия булды. Кулына диплом алу белән аны туган авылы сыр­хауханәсенә баш табиб итеп куйдылар. Ул вакытта 30 авыру сыйдырышлы сырхауханәбез иске генә бер бинада урнашкан иде. Рөстәм эшли башлагач, бер ел да үтмәде, авылыбызда яңа амбулатория төзергә булдылар. Баш табиб буларак, төзелешне оештыру эшләре Рөстәм җилкәсенә төште инде. Көне-төне эштә югалып торуына, тыгыз эш графигына да карамастан, насыйп ярын да тапты. Ул безнең авылныкы түгел, Нальчикка ялга баргач танышкан  бик матур, мөләем йөзле Гөлшат исемле кызны оныта алмады. Хатлар язышып, шалтыратышып тордылар, ә төзелеш эшләре тәмамлангач,  Рөстәмебез Кабардино-Балкариягә күчеп ки­тә, Гөлшатына өйләнеп, матур гына гаилә корып җибәрә, уллары Ратмир һәм кызлары Регина туа. Рөстәм башта хәрби госпитальдә, аннары ашыгыч ярдәм станциясендә табиб булып эшли. Аның тырышлыгын, сәләтен күреп торган җитәкчеләре Рөстәмгә реаниматолог һөнәрен дә үз­ләш­терергә киңәш итәләр. Шулай итеп, туганыбыз Ленинградта реаниматолог курслары үтә һәм, Нальчикка кайтып,  ашыгыч ярдәм станциясендә реаниматолог булып эшли башлый.

Туксанынчы елларда, СССР халыклары дуслыгы таркала башлагач, Рөстәм гаи­ләсе бе­лән Самарага кайтып урнаша. Аны берсүзсез шә­һәрнең үзәк ашыгыч яр­дәм станциясенә эшкә алалар. Шуннан бирле 25 ел вакыт узып киткән инде. Бүгенге көндә Рөстәм Нәбиул­ла улы оператив бүлектә өлкән табиб булып эшли. Шәһәр буенча дежур торучы ашыгыч ярдәм бригадаларының эшен контрольдә тоту һәм җайга салу — аның төп вазифасы. Ә күптән түгел моңа Кинель, Приволжье һәм Красноярск районнарының ашыгыч ярдәм станцияләре дә килеп кушылды.

…Рөстәм һәм аның хез­мәт­тәшләре коткарып калган гомерләр хисапсыз, рәхмәтле пациентлар саны чиксез. Аның эше бик җаваплы һәм катлаулы. 2018 елда, шәһәребездә футбол буенча Дөнья чемпионаты узган вакытта да, ул хезмәттәшләре белән тәү­лек­ләр буе ялсыз эшләде. Күп тә үтмәде, коронавирус авыруы таралды. Ничек кенә авыр булса да, Рөстәм беркайчан да зарланмый, җитте, туйдым, лаеклы ялга китәм дип әйтми. Аны коллегалары да, җитәкчеләре дә хөрмәт итәләр һәм югары категорияле белгечне дус коллективтан җибәрергә теләмиләр. Ул үзе дә, көч-куәте, исәнлеге булганда, яраткан һөнәреннән аерылырга теләми, Рөстәм өчен авыр хәлгә очраган ке­шеләргә ярдәм итү күптән инде яшәү мәгънәсе. Күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары аның осталыгын һәм профессиональлеген раслый. Ә быел, 65 яшьлек юбилее уңаеннан, Самара өлкәсе гу­бернаторының махсус югары бү­ләге дә тапшырды. Әлегә бу аңа бирелгән иң югары бүләк.

Рөстәмебез дә, киленебез Гөлшат та балаларына һәм ике оныкларына, туганнарына карата бик тә игътибарлы, ярдәмчел, кунакчыл кешеләр.

Кадерле Рөстәмебезне ихлас күңелдән юбилее белән котлап, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы телибез. Гөлшат белән озын һәм тигез гомер итегез. Шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген кү­реп яшәргә язсын Ходай!

Гомерне бит еллар
                                  билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәла­мәтлек, бәхет,
                                куанычлар
Юлдаш булсын сезгә
                                    гомергә.

Иң изге теләкләр бе­лән барлык туганнарың исе­мен­нән Гөлсинә апаң гаиләсе белән.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1021

Комментирование запрещено