(Дәвамы).
Тугызынчы класста Айсылуга уку авыррак бирелә башлады. Башка еллардагыга караганда, программасы катлаулырак кебек тоелды. Ләкин һәрвакытта да тырышып, һәр дәрескә әзерләнеп йөрергә өйрәнгәнлектән, ул дружинада пионер эшләрен дә алып барырга, яхшы укырга да өлгерде. Моның сәбәбе, бәлки, Айсылуның көннең һәр минутын дөрес файдалана белүеннәндер. Ул бит һәр кичне, дәресләрен әзерләп бетергәч, иртәгесе көнгә план төзеп куя иде. Һәр иртә саен физзарядка ясарга да онытмый.
- Зарядкадан соң мин үземне көн буе яхшы хис итәм, гел хәрәкәтләнәсе генә килеп тора, — дип җавап бирә иде ул сораган иптәшләренә.
Дәресләр беткәч, пионер бүлмәсенә барып, ни дә булса эшләмичә, өенә кайтмый иде ул. Бер дә эш булмаса, дружина көндәлеген тутырып куя, яисә газета-журнал укый. Ул бигрәк тә «Вожатый» журналын укырга ярата иде. Чөнки анда бүгенге көндә үзеңә кирәк булган файдалы мәкаләне тапмыйча калмыйсың. Илебездәге пионер дружиналарының эшенә карап соклана иде ул. «Безгә дә менә шушы сборны әзерләргә була!» — дип хыяллана да башлый. Үзенең дәфтәренә дә язып куя әле, Зилә апасына да күрсәтә.
Өйгә кайтып төшке ашны ашап алгач, Айсылу суга барып кайта, өйләрне җыештырып ала да кыш булса — чаңгы шуарга, ә җәй булса — йөгерергә чыгып китә. Саф һавада күңелен күтәреп кайтканнан соң, кичке ашны әзерләргә керешә. Бергәләп ашап-эчеп алгач, ул дәресләрен укый башлый. Вакыты калса, иртәгедән соң керә торган предметларны да карап куя.
Бу вакытта бөтен гаилә йокларга әзерләнә. Ләкин Айсылу ятарга ашыкмый әле. Ул кулына кичә генә библиотекадан алып кайткан Николай Островскийның «Корыч ничек чыныккан» романын ала. Ул бу романның киносын да караган иде, бервакыт китабын да укып чыккан иде. Ләкин, тормышны күбрәк аңлый башлагангамы, аны тагын бер кат укыйсы килеп китте.
Дружина эшләре белән күбрәк мәшгуль булгангадыр инде Айсылуның әдәби китаплар укырга вакыты күп калмый. Шуның өчен, төнлә генә булса да, ул кулына китап алырга тырыша. Укыган саен үзендә яшәү көче сизә, чөнки китап тормышта үз урыныңны табарга булыша, чынбарлыкны һәм үткән тормышны чагыштырып карарга өйрәтә. Кайгы килгәндә, китап аның юатучысы, киңәшчесе булды.
Айсылу үзенә ошаган җөмләләрне аерым бер блокнотка күчереп яза бара. Күптән түгел генә ул Ш.Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?» повестен, Габдрахман Әпсаләмовның «Күк күкрәр» романын, Х.Дәүләтшинаның «Ыргыз» романын укып, үзенә ошаган урыннарын язып алган иде. Аның блокнотында фән, хезмәт турында бөек кешеләрнең әйтемнәре, халык мәкальләре язылган: «Хәтер белән түгел, бәлки үз зиһенең белән үзләштергән белем генә чын белем» (Лев Толстой); «Артык күп укуга караганда, мәгънәсенә тирәнрәк төшенеп уку яхшырак» (Надежда Крупская); «Укудан туктаган кеше уйлаудан туктый» (М.Дидро) һәм башкалар.
…Берничә көннән Айсылу блокнотына Николай Островскийның яшәү, тормыш турындагы уйларын да язып куйды. «Самое дорогое у человека — это жизнь. Она дается ему один раз и прожить ее надо так, чтобы умирая смог сказать: вся жизнь и все силы были отданы самому прекрасному в мире — борьбе за освобождение человечества».
11
Җәйге аяз көн. Кояш аяусыз кыздыра. Хәтта йортта йөргән тавыклар да күләгәдән чыгарга куркып җим чуплиләр.
Айсылуның бик нык итеп эчәсе килә башлады. «Эх, булса иде хәзер безнең чишмә суы. Сусау шундук басылыр иде», — дип, күз кырые белән генә кояшка карап куя ул. Су сорар иде дә, Ләйсән дә, Илнур да күренмиләр. Ә үзе алып эчә алмый, чөнки куллары буяуга батып беткән. Ул яшел үлән төсендәге коймаларга ак чәчәкләр төшерә. Бер урында таҗ яфракларын җәеп ике чәчәк утыра. Берничә адым киткәч, тагын шундый ук ак чәчәкләр калкып чыга. Бакчада үсеп утырган чын чәчәкләр диярсең! Эше тәмамлангач та, Айсылу, үзенең иҗатына карап, озак кына басып тора. Йорттагы, урамдагы коймаларда, җирдән үк, чәчәкләр үсеп чыккан иде. Сокланып тора-тора, Айсылуның сусавы басылган кебек тоелды. Үзеңнең эшеңне күреп куанудан да зур бәхет бармы икән?! Хәзер ул кайдан кайтып керсә дә, аны ак чәчәкләр каршы алачак. Кипкәнме икән дип, кыз бер таҗ яфрагына кулын тидереп карады. Кипкән! Шушы кояшта да кипмәсә инде!
Ул өйгә кереп китте. Анда да кичә төшереп бетерергә өлгермәгән рәсеме көтә иде аны.
…Кып-кызыл кояш диңгез артына яшеренергә маташа. Аның нурлары күперенеп утырган болытларны ал төскә манчыган. Нинди гүзәллек! Диңгез дә кичке шәфәкъ нурларына төренгән. Аның куе кызыл төскә кергән дулкыннары кояшка кул болгыйлар кебек тоела.
Адашып килеп кергән болыт кисәкчеге кояшның бер күзен кысарга мәҗбүр иткән. Ах, нинди шаян, ә! Кояшы да бит әле күңелле генә елмаеп торган кебек, һаман диңгез артына төшеп китәргә җыенмый. Һаман күктә, саубуллашырга теләмәгәндәй, асылынып тора. Айсылу менә шушы күренешне күздән кичереп ясаган иде дә инде рәсемне. Чыннан да ул уйлаганча килеп чыккан бит. Аның күңел дөньясына шатлык китергән, шифа биргән бу рәсемгә рәхмәт әйтәсе килеп китте. Ул һәр уңышлы рәсеме өчен шулай сөенә иде.
Айсылу, быел яз көне авырып, өч ай буена Уфада больницада ятты. Кайтуының икенче көнендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булырга тиеш иде. Больницада ятканда, ул әдәби китаплар укырга тырышты, яңа һөнәрләргә дә өйрәнде. Төрле төстәге кәтүк җебеннән челтәрләп шапка бәйләргә, җиз калайга тишекләп рәсем ясарга, хәтта открыткалардан шкатулка ясарга да өйрәнде. Ул вакытын бушка уздырмады. Авыруын онытырга тырышты. Өйгә кайткач та әле ул әнисенә биш почмаклы, өстенә йолдыз кебек капкач ясалган шкатулка ясап бирде. Теш пастасыннан бушаган савытларның эчен тышка әйләндереп, чеканка да ясап карады. Үзенә җәй көне кияр өчен челтәрләп шапка бәйләде, кулъяулыкларның читләрен бизәде. Менә шул вакытта нишләптер рәсем төшерү белән дә ныклап мавыгып китте. Ул, үзең уйлап төшергән рәсем генә чын рәсем була, дип уйлый иде. Һәм рәсемнәрен һәрвакытта да күз алдына китереп, яки натурадан карап ясый иде. Һәр рәсем саен Айсылуның кисточкасы шомарак йөри, төсләре матурлана бара. Төшергән саен төшерәсе генә килеп тора иде аның. «Гимнастка кыз», «Кичке шәфәкъ нурларында», «Яз сулары», «Март ае», «Гөлчәчәк апа һәм тамчы гөле», «Романтика» дип аталган рәсемнәрен ошата иде ул.
«Алмаз» санаториясенә ял итәргә баргач та, ул буш вакытын гел рәсем төшереп үткәрде. «Җиләк җыйганда», «Һәр рәсемдә кояш» дигән рәсемнәрен иптәшләре дә яраттылар.
Монда Айсылу үзенә яңа дуслар тапты. Алар бигрәк тә Гүзәл исемле кыз белән тату иделәр. Ул үзе Уфада яши. Хат язышып торырга сүз куештылар. Айсылу «Орленок»тагы дуслары белән дә хат алышып тора әле. Бөтен ил буенча дусларың булу — нинди зур куаныч икән ул!
Кара диңгез Айсылуны һаман да булса үзенә тартып тора иде. Канатлары булса, «Орленок»ка очып кына барып кайтыр иде дә бит! Бигрәк сагынды шул…
Үткән ел көз көне асфальтка рәсем ясау конкурсында да Айсылу үзе ял иткән «Звездная» дружинасы бинасын, аның янында уйнап йөргән балаларны төшергән иде. Иң өскә «Бәхетле балачагыбыз өчен рәхмәт сиңа, туган илебез!» дип язып та куйды. Шул бәйгедә аңа икенче урын биргәннәр иде. Ә Айсылу анда мәктәп исеменнән катнашыр өчен генә килгән иде бит.
Тормыш шулай уйламаганда гына аның алдына йә шатлыгын, йә кайгысын китерә дә сала иде. Бәлки, шулай кинәт булгангадыр, Айсылу күп вакытта, ни эшләргә, нидән башларга белмичә, югалып кала иде.
Менә мәктәпне тәмамларга да бер ел гына калган, ә ул үзенең кем булырга тәләвен әле белми дә. Әлбәттә, ул яшьтән үк балаларны яратты, укытучы булырга хыялланды. Ә башка профессияләр беткәнмени? Мәсәлән, ул рәсем төшерергә ярата. Бәлки, аңа шушы юл буенча һөнәр сайларгадыр? Дөрес, соңгы вакытта Айсылу китапханәдән гел рәссамнар турында китаплар ала башлады. Андагы рәсемнәргә озак кына карап утырырга ярата, рәссамнарның ни уйлаганын, тойгыларын аңларга тырыша иде ул. Рәссамнарның күзләре аңа, башка кешеләрнекенә караганда, сизгеррәк тә, серлерәк тә кебек тоела. Ә үзенең дөньяга карашы нинди булуын белми иде әле ул. Кайвакыт, шул турыда уйланып, тирән уйга баткан кеше кебек, озак кына дәшми-тынмый утыра иде.
Нәрсә уйлый икән ул? Әллә аның күзләре дә сизгерләр дә, серлеләр дә микән? Әллә башка фикерләр чагыламы анда? Бәлки, сагыштыр, ә бәлки, кем белә бит, кайчан да булса балкып чыгарга җыенып, бәхет нурлары яшеренеп ятадыр?
Кеше алдан барысын да белеп торса, яшәве дә күңелле булмас иде шул. Яши-яши, ул үзендә һәр көнне нинди дә булса яңалык таба, үстерә, гадәткә әверелдерә, тискәре якларыннан арынырга тырыша. Кеше әнә шулай үз-үзе белән көне-төне көрәш алып бара. Көрәш кенә аңа яшәү көче бирә, начар якларын җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Һәр кеше ул — үзе бер тормыш. Нинди генә булса да, ул бәхетле булырга тиеш. Ләкин, кызганычка, тормыш барлык кешеләргә дә бәхетне тигез бүлеп бирми шул. Аны үзеңә эзләргә һәм табарга туры килә.
Әнә шундый уйлар борчый зур тормышка аяк басарга әзерләнгән яшүсмер кызны. Ул күп нәрсәне белми шул әле. «Син бәхетлеме?» дигән сорауга да әлегә җавап бирә алмас иде…
12
Еллар үткән саен, яз сулары аккан саен Айсылу да үсә торды. Ул хәзер уйлабрак эш итә, әнисеннән киңәш сорый, кайгы-шатлыклары белән бүлешә.
Стенада әнисенең фотокарточкасы эленеп тора. Озын кара толымнарын җыеп төйнәгән, үзе шат, елмая. Игътибарлы күзләрен кыса төшеп, Айсылуга көлеп карап торган кебек тоела. Елмайган иреннәре арасында ап-ак тыгыз тешләре күренеп тора.
Ул вакытта Гөлгенә бик яшь булган әле, бәлки, Айсылуның да дөньяда булмаган чагы булгандыр. Нинди чибәр һәм бәхетле булган аның әнисе! Ә хәзер Айсылу әнисенең шулай бәхетле елмайган чагын күргәне бармы икән? Юк, ахрысы. Булса да, бик сирәктер.
Мәктәптә ул татар теле һәм әдәбияты, математика дәресләре укыта. Айсылуга әнисенең теманы аңлаешлы, ачык һәм гади итеп аңлатуы ошый иде. Тәрбия сәгатьләрендә аның сөйләгәннәрен балалар тын да алмыйча тыңлап торалар да соңыннан бу темага фикер алышалар. Чөнки Гөлгенә апа гел тормыштан мисаллар китереп сөйли, шуның өчен тәрбия сәгатьләре балалар өчен бер күңелле дәрес була иде.
Айсылу үзенең әнисе белән чын күңеленнән горурлана. Чөнки балалар аны киң күңелле, мөлаем йөзле булуы өчен бик яраталар иде. Мәктәптә Гөлгенә апа үзен тыныч тота, шуңа балаларның күңеле аңа тартыла. Ә Айсылу әнисен өйдә башкача итеп күрә иде. Авырлыкларга түзәргә, эш белән генә кайгысын басарга өйрәнгән әнисенең карашы салкыная, күңеле сагыш белән тула. Ничек түзә икән ул? Әтисе бит аңа юньләп дәшкәне дә юк. Дәү әнисе әтисенә нәрсәне булса да икенче төрле сөйли дә, әтисе юкка-барга тавыш чыгара. Көн буе мәктәптә балалар белән эшләп кайткач, өйдә, йортта да күп эшләп арыган әнисен ник җәберли икән ул? Эх, Айсылуның әтисенә җавап кайтарырлык, аның дөрес эшләмәвен аңлатырлык хокукы булса икән? Юк шул. Аның өчен Айсылу чүп тә түгел. “Әле син әтиеңне өйрәтәсеңмени, эт баласы!” — дип кенә җикерә ул аңа. Нигә шундый шәфкатьсез, җансыз икән ул? Берәр кайчан сабыйлыктан чыгып, акылга утырырмы икән? Айсылу балачагыннан ук көтте бу үзгәрешне. Менә-менә ул төзәлер, әнигә дә, миңа да тимәс. Ул да кеше баласы бит, дип көтә-көтә, бик күп еллар үтеп китте. Ләкин ул төзәлмәде, хәтта уйламады да бугай.
Хәер, соңгы елларда ул бик сирәк эчә. Чөнки аяклары көч-хәл белән атлап йөри башлады. Ләкин эш анда мени? Аек акыл белән кешенең җанын әрнетү үзе бер газап түгелмени? “Мин шулай авырып китеп, балаларым һәм хатыным кулына калырмын”, — дип уйламыймы икән ул?
Айсылуның колак төбендә әле дә котычкыч сүзләр яңгырап тора: “Син аңа пычак ат!” Әйе, әти дигән кеше шулай диде! Үзенең туган әтисе. Иртән йокыдан торганда ишетте ул бу сүзләрне. Әнисе сыер саварга чыгып киткән иде. Ләйсән дә, Илнур да йоклыйлар әле. Дәү әнисе “Айсылу, Айсылу” дип нидер сөйли. Сүз нәрсә турында барганын Айсылу ишетмичә калды. Дәү әнисе колакка катырак булганлыктан әтисенә кычкырып сөйләргә туры килә. Шуңа күрә “Син аңа пычак ат!” дигән сүзләрне ул ачык ишетте. Айсылуга, димәк, пычак ат… Ул берни дә ишетмәгән кебек юрган астына кереп чумды да үкси-үкси елады. Әнисе уятырга килгәндә инде яшьләре кипкән иде..
Дәрестә дә бу сүзләр аңа тынгы бирмәделәр. Исенә төшерә дә, тамагына төер килеп тыгыла. Менә-менә елап җибәрәм дип торганда, кешеләр арасында булуы исенә төшә… Юк, юк – түзәргә кирәк.
Тарих дәресе бара. Нури абыйсы, тактага тырышып яза-яза, нидер сөйли. Ә Айсылу беренче парта артында утырса да, аны ишетми… Колагында теге котычкыч сүзләр яңгырый. Күз яшьләре үзеннән-үзе тәгәрәп төшәләр, аларны тыеп кына булмый бит. Нури Галимович кинәт туктап калды. Аннан соң ягымлы тавыш белән:
- Әллә авырыйсыңмы, Айсылу? — дип сорады.
Айсылу башын какты. Ни дип әйтсен инде ул шушы яхшы күңелле кешегә. Сөйләсә дә, ышанмаслык нәрсә бит.
* * *
Дәрес вакытында Айсылу әнисеннән күзен алмыйча тыңлый иде. Соңгы елларда аның чем кара чәчләре арасында ак чәчләр дә күренгәли башлады, сагыш ябык йөзендә сырлы эзләр калдырды. Күзләре дә яшь чагындагы кебек елмаеп тормыйлар, эчтән генә сулкылдыйлар кебек. Тик елмайганда гына ак тешләре тезелешеп күренеп калалар да, йөзе яктырып киткәндәй була.
Шушы тормыш авырлыкларына түзеп яшәргә өйрәнгән әнисе һаман яхшы күңелле, мөлаем йөзле булып кала бирде. Айсылуның әнисеннән башка бер якын кешесе дә юк иде. Ул аны шатландырыр өчен, һәр бәйрәм саен үз куллары белән ясап бүләкләр әзерли иде. Ләкин аның бер шарты бар: кибеттән әнисенә дигән открытканың иң матурын, гадиен, әнисенә охшаганын сайлап, тик берне генә ала иде. Хәтта “Орленок” пионерлагереннан да ул берне генә – зәңгәр күк йөзе төсендәге чәчәкләр төшкән 8 Март открыткасы алып кайтты, иртәгә бәйрәм дигән көнне генә әнисенә, йөрәгеннән чыккан теләкләрне теләп, бүләк итте. Ә иртән торуга… Айсылу куйган урында открытка юк иде. Ул радио өстен, астын, яннарын берничә мәртәбә карап чыкты. Ләкин аның әнисенә биргән бүләкләре юк иде. Энесенең керүен көтеп алды ул.
- Илнур, син ары-бире безнең бүләкләрне күрмәдеңме? Әни алып куйдымы икән әллә?! — дип аптырады. Илнур башта әйтергәме-әйтмәскәме, дип уйлап торды да:
- Иртән мин уянганда, әти синең открытканы укып утыра иде. Аннан соң: “Күрсәтермен мин сиңа “сөекле әниеңне”, — дип, открытканы ертып, мичкә ташлады, — дип, апасына дөресен әйтмичә булдыра алмады.
Айсылуның күзенә яшьләр килеп тыгылды. Елаганын ишеттермәс өчен, ул өйдән чыгып китте. Әтисенең шундый җансыз булуына ачынып-ачынып елады ул. Менә ничә ел инде 8 Март көне шулай үтә иде Айсылу өчен. Үч иткән кебек, әтисе шушы көнне генә эчеп кайтып, тавыш чыгара иде. Әнисе өчен бәйрәм әсәре дә калмый.
Менә тагын йөрәгенең бер изге өлеше кисеп алынган кебек өзелеп төште. Бу гаиләдә әнисенең хәлен Айсылу гына аңлыйдыр. Әнисен кызганып күпме генә күз яшьләре түкмәде ул! Әтисе аңа берәр начар сүз әйтсә, ул, әнисен яклап, бер сүз әйтергә кыймый, авызын ачып кына кала шул. Әйтергә хокукы юк. Ә “әти” дип аталган кеше әнисен тагын да ныграк кыерсытырга керешә. Имеш, алтын тишектән төшкән балаң хәзер атасын чүпкә дә санамый, син өйрәттең аны, дип әллә нәрсәләргә кереп китеп, әнисенең җанын ашый башлый.
Айсылу бер журналда балаларның әтиләре турында язган хатны укыган иде. Бәлки, безгә дә ярдәм итәрләр, әнинең язмышын җиңеләйтерләр, дип Айсылу да хат язды.
Ул вакытта аңа 10 гына яшь иде әле. Ни сәбәпледер хатны икенче көнне җибәрмәде кыз. Әтисенең яхшыруына, әнисенә карата кешелекле булачагына ышанып, уеннан кайтты. Ләкин, кыерсытулар дәвам иткәч, хат исенә төшеп, эзли башлады, ләкин куйган урыныннан таба алмады.
Әнисе генә алып куйган булырга тиеш иде аны. Айсылу, әлбәттә, әнисеннән сорарга кыймады, ә хат редакциягә бармыйча калды…
13
Уку алдынгылары слеты бара. Сәхнәдә өстәл артында уку алдынгылары, укытучылар утырган. Алар укуның тормышта ни өчен кирәклеген аңлатып, мәктәптән нигезле белем алып чыгу өчен, ничек уку, кемнәргә тиңләшү, тормыш юлын дөрес итеп сайлау турында киңәшләр бирәләр.
Айсылу да өстәл артында утыра. Залдагы бөтен кеше дә аңа карап тора кебек. Әллә шуңа инде аның бит очлары кызарган. Икегә аерып үргән чәч толымнарына кадаган ак бантиклар аның йөзенә сафлык биреп торалар. Ул да, дружина советы рәисе буларак, бөтен дружина пионерлары исеменнән укучыларга киләчәк мәктәп тормышында уңышлар теләде, ә бүген үзләрен иң бәхетле итеп сизгән алдынгы укучыларны, белем дөньясының серләренә төшенү өчен, тагын да тырышыбрак укырга, үз белемнәрен арттыру өчен, мәктәп программасыннан тыш китаплар укырга өндәде. Айсылу чыгыш ясап, урынына кереп утыргач, иптәшләре аңа елмаеп баш кагып куйдылар. «Бигрәк тә яхшы килеп чыкты, Айсылу. Синең укытучы гына буласың калган инде», -дип, күңелен күтәреп җибәрделәр хәтта.
Тантаналы өлештән соң алдынгы укучылар хөрмәтенә әзерләнгән концерт башланды. Биюләр җырлар белән алмашынды, нәфис сүз сөйләүчеләр дә күп булды. Менә сәхнәгә кечкенә буйлы нечкә генә кыз йөгереп чыкты да «тәгәрмәч» кебек күнегүләр ясый башлады. Әнә ничек бөгелә бит ул, ничек итеп аягы башына җитә икән аның? Ә өстенә кигән кара төстәге гимнаст костюмы үзенә ничек килешеп тора. Чү! Зал гөр килеп кул чаба -гимнастка программасының иң соңгы күнегүен ясап бетерә иде. Ничек булды әле бу? Үзе шпагатка утырырга уйламаган да иде, күпме тырышты, ләкин булдыра алмады. Ә менә бүген, көтмәгәндә-уйламаганда шпагатка утырды да куйды. Бөтен зал сәхнәдән вак-вак адымнар атлап кереп киткән Айсылуга кул чаба иде. Бу юлы ул кулына берни дә алмыйча гына ясады күнегүләрне. Ә аның тасма һәм кыршау белән эшләнгән программасы да бар. Тасмалысын ул районда узган фестивальдә күрсәтте. Айсылу үзен гимнастика дөньясына җитәкләп алып кереп киткән Энҗене һәр физзарядка саен искә төшерә. Энҗе аның иң якын балачак дусты булып гомерлеккә калачак. Алар кыш көннәрендә бергәләшеп чаңгы шуарга чыгып китәләр иде. Шарты да бар бит әле -кем таудан шуганда күбрәк карга чума, шул шигырь чыгара. Айсылуның шушы уңайдан язган шигыре әле дә булса күңелендә. Ул анда исемнәрен генә үзгәртеп язган иде. Шигырь Энҗегә дә бик ошады. Ул Айсылудан ике яшькә өлкәнрәк. Шуның өчен Энҗе Айсылуга апасы кебек якын иде.
Алар укыган китаплары турында фикер алышалар, биюләр өйрәнәләр, шигырьләрнең үзләренә ошаганнарын хәтта ятлап та алалар. Ә җәй көнне урманга җиләк-җимеш җыярга йөриләр. Айсылу әле дә булса Энҗе белән үткән көннәрен якты истәлек итеп исенә төшерә. Мөгаен, Энҗе киләчәктә чын кеше булыр, ә бәлки, ул Айсылуны онытыр да. Ләкин, күңеленә ул балачак дусты булып, гомерлеккә кереп калыр.
14
Түземсезлек белән көткән, күңелдә шатлык та, аерылышу билгесе дә булып калган «Соңгы кыңгырау» бәйрәме дә үтеп китте. Аккошлар кебек тезелешеп, «Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыры астында линейкадан таралдылар. Ата-аналарның, укытучыларның йөзендә шатлык та, тагын ниндидер әйтеп бирә алмаслык сагыш та чагыла кебек. Менә яңа гына кулларына үзләреннәндә зур портфельләр тотып, мәктәп ишеген ачканнар гына иде бит алар… Бүген алар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Чәчәкләр, чәчәкләр… Яңа тормыш юлына аяк басучы егет һәм кызларның укытучыларга, әти-әниләренә үзләренең иң изге теләкләрен, рәхмәтләрен белдереп бирә ала торган иң яхшы бүләк бит алар. Сезнең күңелләрегез һәрвакыт шушы чәчәкләр кебек керләнмичә, саф булып калсыннар. Ак юл, бәхет сезгә, мәктәп карлыгачлары!
15
Көн кичкә авышып килә. Ләкин җәйге кояш әле бу гүзәл дөньяны калдырып, диңгез аръягына тәгәрәп төшеп китәргә бер дә ашыкмый. Сирәк кенә күренгәләп киткән сары яфраклары булса да, яшелгә төренеп утырган агачларның башларыннан туйганчы сыйпыйсы, чәчәкләргә кичке ал шәфәкъ нурларын сеңдереп калдырасы, үзенең елмаюы белән кешеләрнең күңелләрен күтәрәсе килә.
Әнә бит, күк йөзенә манган кебек зәп-зәңгәр күлмәк кигән, җилкәсенә көянтә-чиләк аскан кыз да шат елмаеп, әледән-әле кояшка әйләнеп карый. Ә көнчыгышта йөзгән ак болытлар ал төскә манчылганнар. Ул шушы сихерлеккә хозурланып, нидер уйланып бара. Унҗиде яшьлек кызның табигатькә соклануы юкка гына түгел, әлбәттә. Аның нәрсә уйлаганын кем генә белсен? Бәлки, иптәш кызы Айгөл беләдер? Ул аның иң якын дусты бит.
Айгөлнең әнисе Мария Ивановна бөтен тормышын медицинага багышлаган. Ул авыл больницасында шәфкать туташы булып эшли. Нинди генә авыруларны дәваларга туры килмәгән аңа, күпме йокысыз төннәр үткәргән ул?! Ә гаиләдә?! Ришат абый да электән үк бик эчә иде. Моңа күпме түзәргә мөмкин соң? Мария Ивановна өеннән чыгып киткән һәм балалары белән больница биргән фатирда яши башлаган. Айгөлнең Юлай исемле абыйсы да бар. Ул хәзер эшли инде. Үткән атнада гына кайтып киткән иде.
Айсылу чиләкләрен капка төбендә калдырды да чирәм өстеннән генә йөгереп килеп тәрәзә шакыды. Җавап бирүче булмагач, бәләкәй капканы ачты һәм чәчәкләр дәрьясына чумды. Веранданың буеннан-буена чәчәк түтәлләре сузылып киткән. Чәчәк яраткан кешеләр иң изге күңелле кешеләр бит алар.
Бә-ә-й, Айсылуның су да алып кайтасы бар бит әле, тиз генә Айгөлне күреп сөйләшәсе дә килә.
Мария Ивановна бүген төнге дежурда икән, Айгөл берүзе генә яңа гына теккән юбкасына чәчәк чигеп утыра. Айсылуны күргәч, шатланып китте.
-Көне буе берүзем утырам, ярый әле син килдең. Әйдә, түрдән уз, -дип, сөйләнә-сөйләнә, хәстәрле әниләр кебек, чәй куярга дип икенче якка чыгып китте.
-Әй, ахирәткәем, чәй-мазар куеп мәшәкатьләнмә, мин суга барган уңайдан гына, хәлеңне белим дип кердем. Нинди эшләр бетереп йөрисең? Берәр кая урнаштыңмы?
Айгөл озын буйлы, сап-сары чәчле матур кыз иде. Аның калын чәч толымнары гәүдәсенә зифалык өстәп торалар.
16
Менә бервакыт, шау-гөр килеп, Людмила белән Оксана кайтып керделәр.
- Беләсеңме, Маша (алар Айсылуны шулай атыйлар иде), магазинда шундый матур пальто күрдек! Сиңа үлчәп тегелгән диярсең.
- Эх, аны алырга минем акчам юк шул, — дип көрсенеп куйды Айсылу.
- Туганнарыңнан алып торырсың да, каникулга кайткач, әти-әниеңнән алып килерсең, — дип кызлар Айсылуны тынычландырырга тотындылар.
Әлбәттә, Айсылуның Демада да, Уфада да туганнары күп. Бәләкәй апаларыннан алып торса да була инде.
Икенче көнне иптәшләре Айсылуны яңа пальтосы белән котлыйлар иде инде. Котламаслык та түгел! Әнә ничек килешеп тора үзенә. Хәтта бүреге дә кара төстә, ничек туры килгән диген!
Ә ике көннән Яңа ел кичәсе иде. Айсылу беренче мәртәбә Яңа ел балына барды. Әйтсәң – кеше ышанмас: Рөстәмне күрергә… Ә ул күренеп кенә алды да югалды. Икенче көнне кичен Айсылу беренче мәртәбә Рөстәм өчен елады. Яңа елга каршы төндә ул бер кыз белән йөргән, имеш. Кызлар күргәннәр. Беренче январьда беренче тапкыр гашыйк булган кыз баланың беренче ачыну яшьләре бәреп чыкты…
Имтиханнарны тапшыру да Айсылуга бик кыен булды. Шулчаклы булыр дип, уена да килмәгән иде. Китабына карый да Рөстәм турында уйга бата… Хәтта иптәш кызлары да моны сизеп алдылар. Люда әйтә: “Гашыйк булган ул. Шуңа күрә башына берни дә керми”. Дөрес уйлый, ни әйтәсең инде. Моны алар белмиләр һәм беркайчан да белмәсләр инде.
Ни генә булмасын, бәхет Айсылуга елмаеп карады, имтиханын бишлегә тапшырды.
«Әгәр берәр имтиханымны тапшыра алмасам, барам да Рөстәмгә әйтәм. Син генә гаепле, диям. Син генә башымны әйләндердең, дип әйтәм», — дип ачуланды ул үзен дә, Рөстәмне дә. Ләкин җәйге имтиханнарын гел бишле билгеләренә тапшырды.
Элек бик авырый иде ул. Икенче курста кышкы сессия вакытында бик нык башы авыртты. Ләкин, ятып булса да укып, имтиханнарын бирде. Өченче курста да шулай ук кышкы сессия вакытында грипп белән авырды. Ләкин аңа ул вакытта җиңелрәк булды. Янында һәрвакыт Рөстәме саклап торган кебек тоелды. Менә килеп елмаер да: ”Терелеп чык инде, акыллым, кар бәрешеп уйнар идек”, — дип әйтер кебек иде. Әйтер кебек кенә булып калды шул…
(Дәвамы бар).
Тәслимә ГӘРӘЕВА.
Просмотров: 782


