2 апрельдә Шенталы районы үзәгендә урнашкан Физкультура сәламәтлек саклау үзәгендә өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Анда Денис авылы командасы (Идиятуллина Наилә, кызы Идиятуллина-Нуртдинова Гүзәл, кияве Нуртдинов Алмаз һәм Ханнанов Азат) барлык көндәшләрен дә җиңделәр.
Наилә — социаль хезмәткәр. Ул көне-төне әби-бабайлар карый, маллары да җитәрлек. Кызы Гүзәл - студентка, Казанда укый. Кияве Нуртдинов Алмаз — математика укытучысы, җирләре бар, маллары да күп. Азат — мәдәният сарае мөдире. Уйлап карасаң, теннис уйнарга вакытлары да юк инде аларның. Шулай да тырыш татар халкы бөтен җиргә өлгерә, барсын да булдыра. «Тырышкан табар, ташка да кадак кагар», — ди бит татар халык әйтеме дә.
Әле Наилә дә, Гүзәл дә, Алмаз да үз яшьтәшләре арасында шәхси зачётта да җиңделәр. 74 яшьлек Хөснуллин Җәүдәт абый 2 урын, 69 яшьлек Шарапов Шәүкәт абый 3 урын яуладылар.
Денис авылының данын, дәрәҗәсен күтәрүчеләргә бөтен авылдашларыннан зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Алда безне яңа ярышлар көтә: 5 апрельдә Шенталыда — чаңгы буенча, 9 апрельдә - кул көрәштерү, 22 апрельдә сәгать 12дә Денис авылына бәйленешле кешеләр арасында җиңел атлетика буенча. Медальләребез әзер!
Матди ярдәм итәргә теләүчеләр булса, минем Сберкартам 8-927-709-31-30 телефон номерына бәйле.
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбенең физкультура укытучысы.
Шенталы районы.
Просмотров: 705