Ураза бәйрәме алдыннан Казанда Кол Шәриф мәчетенә керү чикләнәчәк

cb5f03c49e560038424ac0660586221fУраза гаете алдыннан Казанда Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябык булачак. Мәчеткә 1 майның 19:00 сәгатеннән 2 майның 9:00 сәгатенә кадәр кереп булмаячак. Бу бәйрәм намазы уздыру белән бәйле, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Казан Кремленә килергә теләүчеләрнең барысыннан да маршрутны планлаштырганда мәчеткә кереп булмавын исәпкә алуны сорыйлар, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 2 майда маршрутлары шәһәр мәчетләре янында уза торган автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 сәгатьтә йөри башлый.

Моннан тыш, 30 апрельдә X Республика ифтары кунаклары өчен Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары йөри.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 679

Комментирование запрещено