Җылы түгел, ялкынлы сүзләр кирәк

памяти Ямалетдинова“Туган тел” өлкә татар җәмгыяте әгъзалары Мансур Сад­ретдин улы Ямалетдинов һәм Дамир Юрий улы Гатинның ва­фатына бер ел тулу уңаеннан Самараның Җәмигъ мәчетендә искә алу мәҗлесе үткәрелде. Бу көнне соңгы елларда вафат булган бөтен татар активистлары да зурлап искә алынды.

Чакырылган кунаклар арасында өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Са­мара татарлары тормышы үзәгендә кайнаучы, аның тарихын барлаучы журналист, җәмәгать эшлеклесе Шамил Галимов, “Як­тылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, туганнары, дуслары һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре бар иде.

Мансур абый Ямалетдинов -“Туган тел” җәмгыятенә беренче көннәреннән үк килеп кергән һәм эшчәнлегенә зур йогынты ясаган әгъзаларның берсе. 1990 елда Мансур Садретдин улы “Бердәмлек” газетасын булдыруда актив катнаша, аның инициативасы буенча 1989 елда ислам динен кабул итүгә багышланган фәнни-практик конференция уздырыла. Шулай ук аның катнашы һәм матди ярдәме белән музыкаль мәктәпләрдә укучы балалар өчен татар композиторлары­ның әсәр­ләрен башкару буенча фестивальләр оештырыла. Бу концертларда аның кызы Гүзәл Ямалетдинова да Кыйссаи Йосыф музыкаль композициясе бе­лән чыгыш ясый. Сабантуйларында оныклары Йосыф — баянда уйнап, Әдилә татар биюе белән катнашалар иде. 

Мансур Садретдин улы 2010 елда, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры буларак, Автономия советы рәисе белән берлектә татар мәдәни үзәге төзү буенча да күп йөрделәр. Ләкин бу хыял тормышка ашмый калды.

Авиация заводы хезмәткә­ре, пенсиягә чыккач, төзү компаниясе оештырып җибәрә һәм “Яктылык” мәктәбен үзгәртеп кор­ганда, Җәмигъ мәчете төзе­ле­шендә кайбер заказларны үти.

Гадел, курку белмәс, дө­рес­лекне ярып салырга сорап тормаучан, шул ук вакытта киң күңелле һәм юмарт кеше иде ул.

* * *

Дамир Юрий улы Га­тинкүп еллар буе Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән ми­ни­стрлыгының әйдәп баручы белгече булып эшли. Без аны яхшы белгеч, күпмилләтле Самара өлкәсендә яшәүче ха­лык­ларның телләрен саклау һәм үстерү өчен күп көч куйган шә­хес буларак беләбез. Дамир Юрий улы һәрвакыт милләтебез эшләре белән кызыксынып, ана теле язмышын кайгыртып яшәде, “Яктылык” мәктәбе ачылуга чын күңеленнән шатланып, кулыннан килгәнчә ярдәм итте.

Олы йөрәкле, милли җан­лы шәхесләребезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туф­­рагы җиңел булсын! Татар милли тормышында актив булган шәхесләребезне са­­гынып, аларның башкарган зур тырышлыкларын искә алып, милләтебез өчен кылган игелекләре өчен рәхмәт әй­теп, дога кылдык. Урыннары оҗ­махта булсын. Ә без, үз чиратыбызда, көчебездән килгән кадәр, татар милләтен саклап калуга үз өлешебезне кертергә тырышырбыз.

Мансур Ямалетдинов кебек татар җанлы шәхесләребезнең тырышлыгы белән Самарада татар мәктәбе, газета ачылмаган, мәчет төзелмәгән булса, бәлки бүгенге көнебез ка­раңгы булыр иде. Алар үз­гә­ре­ш җилләрен сизеп алу бе­лән милләтебезне уяту буенча эшләрне оештырып җибәр­мә­сәләр, хәзер, бәлки, соң да булган булыр иде.

Сүз дә юк, хәзерге халык иҗтимагый татар эшләренә, га­зета-журналларга, милли мә­гарифкә карата битарафлык күрсәтә. Бәлки, моның сә­бәпләре дә бардыр. Милли күтәрелеш чорында татар шәхесләребез башкарып чыккан эшләрне без — оештыручылар, җитәкчеләр, активист­лар дәвам итеп, халыкка татар булуыбызның кадерен, телебезнең кирәклеген, җыр­ларыбызның моңын, бию­лә­ребезнең дәртен тиешле дәрәҗәдә җиткерә алмыйбыз икән, димәк, гаеп бары тик үзе­бездә. Кызганыч, бүгенге көндә татар булып калу өчен талпынучылар да күп калмады инде. Безгә бүген дә Мансур, Азат, Рәшит абыйлар кебек милли җан­лы шәхесләр кирәк. Һәм без аларны бүген җылы түгел, ял­кынлы сүзләр белән искә алыр­га тиешбез. Чөнки киләчәк — яшьләр кулында. Яшьләр аларның эшен дәвам иткән очракта гына татарлыгыбыз да сүнмәс, ялкынлы җырларыбыз да битарафлык зәхмәтен өтеп алыр!

памяти Ямалетдинова

 

Айгөл САФИНА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 662

Комментирование запрещено