Яңа елга яңа юлдан
Нык басып, бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
27 декабрьдә Яңа Ярмәк авылындагы клуб-китапханәдә мәктәптә укучы балалар өчен күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм алдыннан китапханәче балалар өчен яңа ел бизәкләре ясау буенча мастер-класс үткәрде, шулай ук, Яңа ел бәйрәмнәре традицияләре турында да сөйләде.
Яңа ел — ул әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Балалар бик шатланып Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар. Алар тамашачылар гына түгел, бәйрәмдә катнашучылар да булдылар: конкурсларда катнаштылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар.
Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары матур тамаша кылды. Бәйрәм бик күңелле, мавыктыргыч булды, балаларга бик ошады. Чара ахырында Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләкләр өләште.
Яңа ел бәйрәме алдыннан китапханәче балалар өчен яңа ел бизәкләре ясау буенча мастер-класс үткәрде. Китапханәче белән берлектә балалар күләмле кар бөртекләре, матур шарлар, кар бабайлар ясадылар. Зур тырышлык белән ясалган Яңа ел бизәкләре бик матур булды һәм һәркем өчен бәйрәм мөһите тудырды. Чара барышында, шулай ук, китапханәче Яңа ел бәйрәмнәре традицияләре турында да сөйләде.
Шулай ук китапханәдә балалар белән «Яңа ел килә» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Балалар Яңа ел турында тылсымлы әкиятләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр. Китапханәче балаларны бәйрәм белән тәбрикләп үтте.
Яңа еллар бәхет-шатлык алып килсен, һәммәгез дә сау-сәламәт булыгыз!
Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 810