“Самар татарлары” журналы һәм шул ук исемдәге медиа-портал редакциясе советы һәм редколлегия утырышы уздырылды.
Бу ике киңәшмә органның максаты бер — медиа-портал һәм журнал тирәсендә мөмкин кадәр күбрәк татар зыялыларын туплап, аларны сыйфатлы, татар тормышының бөтен аспектларын да яктыртучы журнал һәм сайт итеп җитештерү.
Бу утырыш өчен саллы гына сәбәп тә бар иде: шушы көннәрдә “Самар татарлары” журналы Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр Федераль службасы идарәсендә теркәү үтеп, почта каталогына 72675 индексы белән кертелде. Хәзер аңа язылып була. Кварталга бер (димәк, ярты елга — ике) тапкыр килә торган бу басманың бәясе ярты елга язылучылар өчен 424 сумга төшә.
- “Бердәмлек”кә дә, “Самар татарлары”на да язылучыларга, квитанцияләрен алып килгән очракта, берникадәр акчаларын кайтару акциясен үткәрергә дә була, - дип уртаклашты фикерләре белән журналның оештыручысы Ильяс Шәкүров. — Журналга язылуны оештыру эшләре белән бүгеннән үк шөгыльләнә башларга кирәк.
Җыелышка килүчеләрнең һәрберсе ничек итеп журналны күркәмлерәк итү, рубрикаларын күбәйтү, нинди темаларны яктырту, татар телле журналистлар табу кирәклеге турында фикерләрен әйттеләр, “Самар татарлары” сайтын ясаучы программист Денис Давыдовның сыйфатлы эше өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә җитешсезлекләрен күрүчеләр булса, администраторга язып җибәрә аласыз. Программист әле тагын бер ел дәвамында аны яхшырту, камилләштерү өстендә эшләячәк.
Күп еллар элек “Туган тел” оешмасын оештыруга зур өлеш керткән Шамил Әхмәров, сүз алып, шушындый советлар булдыру заманча һәм демократик күренеш, дип атады. Ә Самараның Тире һәм венерология диспансеры җитәкчесе Илдар Шәкүров сәламәтлек саклауга кагылышлы материаллар бастыру кирәклеге турында бәян итте. Имам Наил Биктаев сайтта дин һәм тормыш мәсьәләләре буенча сорау-җавап рубрикасын булдыру мәсьәләсен күтәрде.
Шулай итеп, советка — Рәфгать Әһлиуллин, Шамил Әхмәров, Гомәр Батыршин, Илгиз Колючев, Фәрхәд Мәхмүтов, Азат Надиров, Илгизәр Сәгъдиев, Иршат Сафин, Наилә Таһирова, Рифкать Хуҗин, Илдар Шәкүров, ә редколлегиягә Наил Биктаев, Эльмира Шәвәлиева, Шамил Галимов, Искәндәр Мифтахов, Рөстәм Фәйзуллов, Фәрит Шириязданов, Руслан Шәрипов, Жаннета Солтанова сайландылар.
Шулай ук Самара татарлары турында өч серияле документаль фильм төшерү турында да фикер алышу булды.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 982