Белем бирү – күңел җылысын өләшүгә тиң
- Мәктәп тормышын, китаплар укырга балачактан яраттым, татар теле укытучысы Алия апа Шәкүровага һәрвакыт сокланып карый идем, ул минем өчен бөтен яклап үрнәк иде, әмма гомеремне укытучы һөнәре белән бәйләрмен дип бер дә уйламадым, — дип башлады сүзен Самараның «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Әзгатовна Дәүләтбаева.
Мәкаләм герое Елховка районы, Тупли авылында туып-үскән, урта мәктәпне дә шунда тәмамлаган. Өлкән сыйныфларда укыганда, укытучысы Әнвәр Зилятдинов берничә укучыны Кошки авылы мәктәбенә экскурсиягә алып барып, укытучылар, тәрбиячеләр эшчәнлеге белән таныштыра, аларны киләчәкләрен мәктәп тормышы белән бәйләргә өнди.
- Әмма кулларыбызга аттестатларны алгач, сыйныфташларым төрле якларга таралышалар. Бер парта артында утырып укыган, бергә үскән сыйныфташым Румия (автор искәрмәсе: Румия Исмәгыйлева хәзер «Яктылык» мәктәбендә эшли) укытучы һөнәрен сайлады. Ә мин — гаиләдә бердәнбер кыз, Самарага килеп, сатучылыкка укыдым. Диплом алгач, Елховка районы, Мулла авылы егете Илдуска кияүгә чыктым һәм без авылда төпләнеп калдык, кызыбыз Алисә туды.
- Балама бер яшь тулар-тулмас мине эшкә чакырдылар. Язмыш кушуы буенчадыр инде – мәктәпкә. Ул вакытта Мулла авылы мәктәбе директоры булып Юныс ага Зөлкәрнәев эшли иде әле. Минем татар теле, әдәбияты белән бик кызыксынуымны, яратуымны белепме, ул миңа, лаеклы ялга китүче татар теле укытучысы урынын тәкъдим итте. «Без сиңа булышырбыз, укырга керерсең, барысы да әйбәт булыр», — диде ул, минем бераз каушап калуымны күреп. Тормыш иптәшем Илдус та, аның әти-әнисе дә бу идеяне хупладылар һәм миңа һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуларын әйттеләр. Шулай итеп, 1994 елда мин укытучы булып эшли башладым. Форсаттан файдаланып, хыялларымны чынга ашыруда, хезмәт юлымда ышанычлы терәк, очар канатларым булган ирем Илдуска чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Янәшәмдә аның кебек сабыр, алдан күреп белә торган кеше булмаса, бәлки язмышым мәктәп белән бәйләнмәгән дә булыр иде, — дип елмая әңгәмәдәшем.
Фәүзия Әзгатовна Камышлы училищесында да, Казанда да укый, төрле һөнәри курсларны да тәмамлый.
– Татар авылы булса да, укучылар башлыча русча сөйләшәләр иде, аларга туган телебезне өйрәтүне үтемлерәк, җиңелрәк итү өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештыра идем. Татар теле дәреслекләре җитмәгәнлектән, күрше Тупли авылындагы мәктәп китапханәсеннән алып тордык. Укучыларда татар әдәбиятына, мохитына карата ихтирам, кызыксыну уятырга тырыштым. Бәлки, бу омтылышларым юкка булмагандыр. Чөнки Украинада геройларча һәлак булган Ирек Насыйровны да мин укыткан идем. Беренче дәрестә: «Апа, нәрсәгә соң ул татар теле миңа?» — дип сорау биргән бала, үсеп җиткәч, дини белем алды һәм авылда имам булып хезмәт итте. Татар телендә бик эчтәлекле вәгазьләр сөйли иде. Мин Самарага күчеп киткәч тә, авылга кайткан чагымда, өемә килеп, теге яки бу татар сүзләренең әйтелешен, мәгънәсен сорап, сөйләм осталыгы, сүз байлыгы өстендә эшләүне дәвам итте, — дип искә ала Фәүзия ханым.
Мулла авылы мәктәбендә 14 ел эшләгәннән соң, язмыш җилләре Дәүләтбаевлар гаиләсен Самарага алып килә. Ул вакытта гаиләдә икенче кызлары – Алсинә дә беренче сыйныфка керергә әзерләнә. Билгеле инде, Дәүләтбаевлар балаларын «Яктылык» мәктәбенә алып киләләр. Әниләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы икәнен белеп алган мәктәп директоры Харидә ханым Дашкина мондый мөмкинлекне ычкындырмый, шунда ук Фәүзия Әзгатовнага озайтылган көн төркемендә тәрбияче булып эшләргә тәкъдим итә. Ул җиң сызганып эшкә алына. Үзен укыткан Изидә Дамировна Хуҗина һәм сыйныфташы Румия Әгъзамовна белән коллегалар булып китә. Тату коллективта тырышып эшләү өчен бөтен шартлар да булдырылган мәктәптә эшләве шатлык кына бит ул.
- «Яктылык» мәктәбендә эшли башлавыма да унбиш елдан артык вакыт узып киткән икән инде, — ди Фәүзия Әзгатовна. – Гомер узганы сизелми дә. Кызларым үсеп җиттеләр, оныгым Сафиягә дә инде өченче яшь. Алисәм дә, Алсинәм дә минем юлны дәвам итәргә булдылар – мәгариф өлкәсен сайладылар. Үзем дә белемемне үстерү өстендә эшләүдән туктаганым юк. Самара дәүләт университетында укып, социаль педагог, аннан Казан федераль университетында укып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алып чыктым. Язмышыма һәм Ходаема, мине шушы юлга бастырганы өчен, бик рәхмәтлемен. Директорыбыз Радик Рәвгатович та хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә зур игътибар бирә, безне һәрдаим курсларга җибәреп тора.
Моннан өч ел элек мин 2 – 9 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башладым. Безнең мәктәптә атнага ике сәгать — татар теле, бер сәгать – әдәбият керә. Үз эшемне бик яратам. Укучылар да тырышалар. Андый балалар белән эшләве икеләтә бәхет минем өчен. Дәресләрне төрләндереп, платформаларда яңа технологияләр кулланырга, компьютер уены формасында уздырырга, кызыклырак үткәрергә, заман белән бергә атларга тырышам. Семинарларга, конференцияләргә барганда, яңа идеяләр, укыту ысуллары туплап кайтам, кайберләрен үзем уйлап табам. Гомумән, укучыларым белән бергә үзем дә белем дөньясында гизәм, — дип сөйли мөгаллимә.
Фәүзия Әзгатовна үз кызлары өчен генә түгел, 8 «Б» сыйныфы өчен дә дүртенче ел инде икенче әни. Аның укучылары да үзе кебек актив, кызыксынучан һәм тырыш балалар. Нинди генә бәйгедә катнашсалар да, бүләксез калмыйлар. Узган уку елы ахырында кыска метражлы фильм төшереп, шәһәр күләмендә узган бер конкурста лаеклы чыгыш ясадылар. 8 «Б» волонтерлар исемлегендә дә, мәктәп тормышында актив катнашучылар исемлегендә дә, әдәби һәм җыр-бию жанрында да алдынгылар сафында. Фәүзия Әзгатовна үзе дә, нинди эшкә алынса да, барысын да җиренә җиткереп башкара. Ул март ахырында узган Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты исеменә лаек булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кулыннан алган бүләк Фәүзия Әзгатовнаның күп санлы бүләкләре арасында иң мактаулы урын алып тора.
Кызлары да, әниләре кебек үк, укырга яраталар, алынган эшләрен гел «бишле»гә башкаралар. Олы кызы клиник логопед булып эшли. Җае чыккан саен яңа белем алу, курсларда уку, квалификациясен күтәрү мөмкинлекләрен ычкындырмый.
- Кызларым укудан бер дә туймыйлар. Билгеле инде, ана өчен бу зур шатлык, — ди Фәүзия ханым.
Кече кызы Алсинә дә менә быел гына әнисенең коллегасы булды, педагогия инстутын тәмамлап, «Яктылык»ка укытучы булып кайтты, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләргә әзерләнә. Бала чактан әбисе, әнисе кебек җырга-моңга гашыйк булган кыз мәктәп елларында ук Польшада узган бәйгедә татарча җыр җырлап, вокал буенча Гран-при откан иде. Бүгенге көндә дә Алсинә сәхнәгә зур игътибар бирә. Ул Самараның легендар «Идел» татар эстрада җыры ансамбле артисты.
Фәүзия Әзгатовна «Яктылык»та олылар өчен оештырылган якшәмбе мәктәбе педагогы да. Монда күбесенчә ата-аналар шөгыльләнә.
— Заманча платформалар ярдәмендә төзегән шаблоннарым якшәмбе мәктәбе укучылары өчен дә ярап куя, — ди укытучы. – Чөнки олы яшьтәге укучыларым арасында татар телен бөтенләй диярлек белмәгән кешеләр бар. Әмма туган телебезне өйрәнү теләге аларда бик көчле. Шуңа күрә темаларны балаларга аңлаткан кебек аңлатам, кечкенә адымнар белән генә булса да, алга таба атлыйбыз, татарча шигырьләр өйрәнәбез, халык әкиятләре буенча постановкалар куябыз, төрле конкурсларда катнашабыз. Укучыларны бәйгеләргә әзерләргә бик яратам. Төрле конкурсларда катнашу балаларга тагын да тырышып эшләү өчен уңай этәргеч, минемчә. Кечкенә генә уңыш та тагын да тырышыбрак укырга көч-куәт бирә, — ди Фәүзия ханым.
Мөгалиммә сүзләренчә, якшәмбе мәктәбенә ике рус кызы да йөри икән. Аларның әниләре ягыннан әбиләре генә татар милләтеннән, ә әтиләре һәм бабалары – рус кешеләре. «Кызларның татар телен өйрәнү теләге туганнары тарафыннан бирелгән киңәш түгел, үз теләкләре. 10 — 11 яшьлек кызларның уңышлары кайбер татар балаларына да үрнәк булырлык», — дип ихлас күңеленнән куана укытучы.
Язмыштан узмыш юк, диләр халыкта. Димәк, Фәүзия Әзгатовнаның язмышына аң-белем бирүче, яктылык таратучы, дип язылган булгандыр. Балалар күңеленә изгелек орлыклары чәчеп, тигез чыккан шытымнар ләззәт алып, озак еллар рәхмәтле укучылар тәрбияләргә насыйп булсын сезгә, Фәүзия ханым!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 743