Самар һәм Ырынбур өлкәләрен тоташтыручы «Дуслык» күпере яңартылган

Pa03zC8MJuw

Гали белән Байрак (урысчасы — Флаг, Богырыслан районы) авыллары арасында яңа күпер салынган. 

Гали белән Байрак татар авылларын аерып торучы елга аша күпер бик искергәч,  Самарның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчетенең имам-хатыйбы Рәсих хәзрәт Вакказов аны төзекләндерүгә алынган. Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе үз өстенә финанс ягының төп өлешен алган. Шулай ук Похвистнево, Богырыслан районнарында яшәүче,  Самарның «Болгар мирасы» мәчетенә йөрүче битараф булмаган мөселман кешеләре матди ярдәм күрсәтеп, чыгымнарның калган өлешен каплаганнар. Ярдәмчел затлар бар шул бездә…

Сүз дә юк, күперләр ике елга ярын тоташтыручы гына ролен уйнап калмый, ә шушы җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше өчен мөhим бер объект санала. Байраклылар өчен төзек күпердән йөри башлавы — аеруча шатлыклы вакыйга. Кибете, даруханәсе, мәчете кирәксә, Богырыслан шәһәренә кадәр 15 километр булса, Галигә — ике генә.

Эш күләме шактый зур килеп чыккан. Яңа күпер төзелешендә исә чыдамлы заманча материаллар кулланылган, объект конструкциясе махсус торбалар ярдәмендә ныгытылган. Төзүчеләр тиз арада сыйфатлы итеп эшне башкарганнар һәм — ышанычлы, яхшы итеп төзелгән күпер әзер булган.

n8jmwiGNLBo

Иске күпер…

Pa03zC8MJuw

Яңа күпер…

«Кешегә бәяне аның кылган игелекле гамәлләренә карап бирәләр», — диләр. Халыкны күперле итеп, сөендергәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезгә әҗер-савабын да өстәп-өстәп бирсен, битараф булмаган кешеләр.

Халык яңа салынган күпергә “тузан кундырмас”, ике якны бер итеп, рәхмәтләр әйтеп,  аның аша курыкмый йөрер, дип өметләнәбез. Ике төбәкне тоташтыручы «Дуслык» күпере озак еллар куллануда булсын!


samtatnews.ru

Просмотров: 886

Один комментарий

  1. Расих хәзрәтнең тагын бер яхшы эше! Бик күп рәхмәт!!!