Ни өчен отставкадагы офицерлар ашкынып кайнар нокталарга китәләр?
Хәрби кеше гомер буе да хәрби булып кала инде ул. Яшь гомерләренең бер өлешен кулларына корал тотып Ватанны саклауга багышлаган элеккеге офицерлар, запаска яки отставкага чыккач, дәүләт түләгән лаеклы пенсияне алып, ташламалы санаторийлар, шифаханәләрдә дәваланып, тыныч тормышның тәмен тоеп яшәргә хокуклы. Әмма алар пенсиядә дә офицер булып калалар. Көч-куәт, исәнлек булганда, Ватанына файдалы булырга теләүчеләр шактый.
Утыз ел гомерен эчке эшләр ситемасында хезмәт итүгә багышлаган, Төньяк Кавказдагы кайнар нокталарда командировкаларда булган кешене лаеклы ялга чыккач та хәрби хезмәтен дәвам итәргә нәрсә мәҗбүр итә? Әлеге соравыма җавап эзләп, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында туып-үскән, отставкадагы офицер Илдар Камалтдиновка мөрәҗәгать иттем.
Якташыбыз хезмәт юлын тәмамлаган елларда авылда яшәүче әнисе бакыйлыкка күчә, аннан соң әтисе сукырая. Илдар әтисен калдырмый, берничә ел буе карый, ә вакыты җиткәч, каберстанга илтеп куя.
Мәкаләбезнең герое илебезнең төрле төбәкләренә сибелеп яшәгән хәрби дуслары белән гел элемтәдә була. Украинада махсус хәрби операция башлангач, иптәшләре белән киңәшәләр дә сугышка китәргә булалар. Шулай итеп, майор Илдар Сәлахетдин улы хәрби хезмәтен «БАРС» (ред. искәрмәсе: Боевой армейский резерв страны) батальоны составында дәвам итә. Аны беренче көннән үк взвод командиры итеп билгелиләр. Иң элек тәҗрибәле офицер һәрбер солдат белән танышып, кемнең-кем икәнен ачыкларга тырыша.
- Хәрби биремнәр үтгәндә, янәшәңдә ышанычлы, сыналган, бер-береңне күз карашыннан аңлый белүче кешеләр булырга тиеш. Мәрхүмә әбием: «Дустың үзеңнән яхшы булсын», — дип әйтергә ярата иде. Кайнар нокталарда бу әйтемнең никадәр дөрес булуына инанасың. Гомумән, яу кырында йодрык кебек нык командаң булсын. Син эшлә дә, мин эшлә дип торулар булырга тиеш түгел. Минем взводта төрле кайнар нокталарны узган хәрбиләр дә, кулына автомат тотып карамаган яшьләр дә бар иде. Мин аларның һәрберсе белән аерым сөйләшеп, хәрби хәрәкәттә катнашырга әзерме-юкмы икәнлекләрен белештем, үзләренә белгертмичә генә, бертөрле психологик тест та үткәрдем. Украинада барган конфликтны моңа кадәр телевизордан гына күреп белгән кешедә, чынбарлык белән очрашкач, сугышка керү теләге юкка чыгарга мөмкин. Мин моңа гаҗәпләнмим һәм аларны гаепләмим. Һәрбер кешенең үз фикере, үз карары булырга тиеш. Бу турыда мин солдатларга да әйттем, алгы сызыкка кергәнче, әйбәтләп уйларга тәкъдим иттем. Карарының дөрес булуында икеләнүчеләргә бу куркыныч эшкә алынмаска киңәш бирдем. Хәтта берничә кайнар ноктада булып кайткан тәҗрибәле хәрбиләр дә, берникадәр вакыт тыныч тормышта яшәгәннән соң ут эченә кергәч, каушап калалар. Калырсың да, уен эш түгел бит, — ди Илдар.
- Сез бит инде утны-суны кичкән, ничәмә кайнар ноктаны үткән кеше. Лаеклы ялга чыккач, үз теләгегез белән кабат хәрби операциягә китәргә сезне нәрсә этәрде?
- Бу сорауны миңа күп тапкырлар ишетергә туры килде. Кайнар нокталарга акча эшләр өчен баралар дип уйлаучылар шактый күп бит… Тик мин, кеше гомереннән дә кадерлерәк нәрсә юк, дип уйлыйм. Шуңа күрә алай уйлаучылар белән бәхәсләшеп торуны да урынсыз дип табам. Украинага баруымның сәбәбе бер — яшь егетләребезнең гомерен саклап калырга ярдәм итү.
Хәрби тәҗрибәм чыннан да бай. Айлар буе тау-таш арасында, ашамыйча-эчмичә, дошманга каршы торырга туры килде. Ә махсус операциядә катнашучы егетләрнең күпчелеге хәрби тактика төшенчәсе турында ишеткәннәре дә юк, автомат һәм башка сугыш коралларын бәлки китапларда яисә телевизордан гына күргәннәрдер. Шуңа күрә мин аларга кирәк. Аяк астындагы «лепесток» миналар, «растяжкалар» һәр тарафта. Бер ялгыш адым да кешенең гомерен өзәргә мөмкин. Яшь солдатлар янында, һичшиксез, күпне күргән офицер булырга тиеш. Үзем белгәннәрне аларга да өйрәтә алсам, бу тәҗрибәне кулланып, үз-үзләрен саклап кала алырлар, дигән уйлар белән бардым мин махсус операциягә, — ди майор Камалтдинов.
Аның чираттагы командировкага җыенуын соңгы көнгә кадәр балачак дусты, кодасы Марс Йосыповтан башка беркем дә белмәгән. Бу хәбәрне гаиләсеннән ни өчен яшергәне аңлашыла, әлбәттә. Әтиебез инде лаеклы ялда, Аллага шөкер, дип җиңел сулап куйган тормыш иптәше Фәридә, улы Ленар, кызы Азалия өчен гаилә башлыгының бу карары күңелсез «сюрприз» булган, билгеле.
- Кая барасымны белдем. Шуңа күрә, алай-болай була калса, гаиләмне авыр хәлдә калдырмас өчен дип, үлемтекләр, сәдакалар һәм башка кирәк-яракларны үз кулларым белән әзерләп, яшереп куйдым. Бу турыда Фәридәгә хәрби комиссариатта саубуллашкан чакта гына әйттем. Кызганыч, минем белән бергә киткән хәрбиләрнең бер өлеше үз аяклары белән туган якларына әйләнеп кайта алмады шул, — ди авыр сулап Илдар.
- Сугышчан бүләкләрегез дә күптер инде?
- Шушы утыз ел дәверендә 17 медаль, 13 мактау билгесе белән бүләкләндем. Ләкин мин аларны тагып йөрергә дә, күрсәтергә дә яратмыйм. Чөнки кайнар нокталарга мин бүләк алу өчен бармадым бит. Ә һәрбер медаль ниндидер авыр сынау, каты бәрелеш, зур югалтулар белән бәйле. Алар минем генә казанышым түгел, аларның һәрберсендә сугышчан дусларымның, тормыш иптәшем Фәридәнең дә өлеше зур, дип саныйм. Мин командировкаларда вакытта ул ике балабызны тәрбияләп үстерде. Гаилә өчен җаным тыныч булмаса, яу кырында миңа кыен булыр иде. Беренче көннән башлап, минем өчен ышанычлы тыл булганы өчен Фәридәмә бик зур рәхмәт.
- Улыгызның сезнең юлны дәвам итәргә теләвен ничек кабул иттегез?
- Ата кеше буларак, улымны чын ир-егет итеп тәрбияләргә тырыштым. Мин аның карарын хөрмәт итәм. Теләгенә каршы нәрсә белән булса да шөгыльләнергә мәҗбүр итү яхшы нәтиҗәгә китермәячәк. Бүгенге көндә улым үзе дә әти кеше – ике кызы үсеп килә, кызыбыз да тормышта. Мин аларга, беренчедән, әти булсам, икенчедән, дус булырга тиеш, дип уйлыйм. Без Фәридә белән балаларыбызның тормышын читтән генә күзәтеп, кирәк урында киңәш яки башкача ярдәм итәргә әзер торабыз. Аларның үз тормышлары, үз юллары, һәрнәрсәгә үз карашлары.
- Илдар, әйтегез әле, хәрби операцияләрдә җиңү яулау өчен берәр төрле универсаль «рецепт» бармы?
- Илгә куркыныч янаганда, шәхси проблемалар, сәяси карашларның төрле булуы, үзара килешмәүчәнлекләр турында онытып, берләшергә һәм дошманны тар-мар итәргә кирәк. Дәүләт эчендәге мәсьәләләрне ыгы-зыгы тынычлангач та хәл итеп була бит. Бөтен асылы менә шул, минемчә…
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 975