Күптән түгел Похвистневода инвалидлар оешмасының отчет-сайлау конференциясе узды. Җыелышка Самара өлкәсе инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Елена Михайловна Лукава да килгән иде.
Район инвалидлар оешмасы рәисе Фәридә Гыйльметдин кызы Вагыйзова хисап белән чыгыш ясады. Җитәкчебез бик тә актив кеше булганлыктан, эшен күреп торабыз. Гомумән, Похвистнево оешмасы гел көчле — булган спартакиадаларда беренче-икенче урыннарны яулап киләбез. Инвалидларга да ярдәм зур, тернәкләндерү үзәкләре дә эшләп тора, барыбызга да ярдәме тия, төрле чаралар уздырыла.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Фәридә Гыйльметдин кызы да олы яшенә кереп бара инде, Мәҗит белән кушылуларына да быел 50 ел тула. Конференциягә килгән делегатлар аларны шушы зур бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр, район башлыгы Юрий Федорович Рябов та читтә калмады, Фәридә Вагыйзова эшенә югары бәя биреп, бүләкләде.
Икенче бүлектә, Фәридәнең соралуы буенча, оешмага яңа җитәкче сайланды — Валентина Ивановна Ерендеева. Район җитәкчеләре яңа вазифасында аңа булышырга вәгъдә иттеләр, уңышлар теләделәр.
Конференциябез бик җанлы үтте, киләчәктә дә шулай бер-беребезгә булышып яшәргә сүз куештык. Чәйләр эчкәндә дә, сөйләшеп-киңәшеп, хәлләр белешеп, хәерле, тыныч тормышлар теләшеп, конференцияне йомгакладык. Ахырда фотога да төштек һәм исәнлектә очрашуыбызны теләп, хушлаштык.
Шамил МАМЫШЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 598