Менә тагын бер ел үтеп китте,
Тарих битләренә эз салып.
Сизелми дә үтә икән еллар,
Сагыш-борчуларга уралып.
Яңа еллар килгән саен, никтер,
Моңсу хисләр туа күңелдә.
Кара болыт капламасын берүк,
Нур балкысын илем күгендә.
Тормыш матур, яшәү — үзе бәхет,
Санамасаң еллар агышын.
Үтсәләр дә еллар, агарса да чәчләр,
Мәрхәмәтле булсын язмышың.
Сабыйларның көләч йөзләрендә
Шатлык чаткылары күренсен.
Тетрәнмәсен әле Җир-Анабыз,
Матур тормыш Аны бизәсен.
Ап-ак кары белән күңелләргә
Аклык сипсен иде Яңа ел.
Яңа хисләр, зур өметләр белән
Кил син безгә, кил син, 2025нче ел.
Моңсулатмыйк бары күңелләрне,
Килер еллар әйдә килсеннәр.
Алда көннәр бары иминлектә,
Бәхет, шатлык белән үтсеннәр.
Гөлсинур ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 527