Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына
Сугышта катнашкан батыр авылдашымны — Миннәхмәт Ярулла улы Гибадуллинны искә аласым килә.
1941нче ел, 22нче июнь иртәсе. Көн җылы, кояшлы. Халык татар халкының милли бәйрәменә - Сабан туена җыела. Чараның иң кызган чагы. Кинәт котычкыч хәбәр яңгырый: фашист Германиясе илебезгә каршы сугыш башлаган. Халыкның бертөрле җайга салынган тормышы минут эчендә челпәрәмә килә…
Шушы көннән башлап кызыл армия сугышчылары, тыл хезмәткәрләре Җиңү көнен якынайту өчен үзләрен аямыйча тырышканнар. Ирләр фронтка киткәч, алар урынына хатын-кызлар, карт-корылар, бала-чагалар калган. Мәсәлән, мин белгәннәрдән генә әле, безнең Яңа Ярмәк авылында механизаторларлар булып Галимуллина Нәсибә апа, Гыйззатуллина Фәүзия апа, Гадыева Минзифа апа эшләгәннәр.
Сугышта катнашкан бер батыр авылдашымны да искә алып китәсе килә. Гибадуллин Миннәхмәт бабай 1912 елда дөньяга аваз сала. Яшьтән үк ару-талуны белмәгән егет була. Балачагы колхоз кырларында, фермада уза. Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Авылыбызның иң чибәр, уңган Азиз абзыйның кызына - Миннур апага өйләнә.
Гаиләне тулыландырып, 1936 елда уллары Наил дөньяга аваз сала, тик, гомере кыска булып, бер яшьтә үлеп китә сабый… 1939 елның маенда Гөлнур апабыз туа.
Минәхмәт бабай 1941 елны, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Аны Белорусиягә, алгы фронтка җибәрәләр.
Сугыш яшь егетләрне бомба яудырып каршылый. Минәхмәт бабай, көнбатыш фронты составында, бик күп авылларны, шәһәрләрне немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Дүрт тапкыр яралана, әз генә арулану белән яңадан сугышка китә. Аның Мактау кәгазьләре, күкрәк тулы медальләре нинди батыр йөрәкле кеше икәнлеген күрсәтә.
1945 елның 9 маенда Гитлер тәмам тар-мар ителә. Сугыш төтене тарала башлагач, Миннәхмәт бабай туган якларына кайтып төшә. Шулай итеп, сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр бабай алгы сызыкта, пулялар, снарядлар, бомбалар астында була…
Тормыш дәвам итә. Күкрәк медальләр белән бизәлсә дә, фронтовикны авылда җиңел тормыш көтеп тормый. Ул җиң сызганып эшкә чума: лесник та була, сарыклар да карый, каравылда да тора. Лаеклы ялга чыккач та, тик ятмый: келәт янында, амбарда эшләп йөри. Эш стажы 50 елдан артык була аның. Тормыш иптәше белән дә бик матур яши.
Бабай белән келәт янында эшләргә туры килде миңа. Яше 70тән өстә иде инде. Бер җырлап җибәрсә, исең китәр, бөтен ындыр табагы яңгырап тора иде. И-их, биргән дә соң Ходаем тавышны! Аннан башкалар кушыла…
Бераз читкәрәк киттем бугай…
1947 елны уллары Дамир туа. И-ий, Аллаһым, ул сабый да гомерсез була: 6 яшендә якты дөньядан китеп бара. Күпме хәсрәт ата-анага…
1950 елны уллары Хәйдәр, 1952 елны — Гөлсинур, 1954 елны Бибинур апалар туалар. 1957 елны Гөлчәчәк исемле кызлары дөньяга аваз сала, әмма 4 яшендә вафат була. Түз йөрәк, түз генә… Юк шул, чи иткә ут капмый, тормыш дәвам итә. Ничек тә яшәргә кирәк…
Уллары Хәйдәр 1969 елны армия сафларына хезмәткә алына. Крымда хезмәт итә, шунда ук урнашып та кала. 2014 елның августында һәләк була.
Бибинур апа балалары белән Бөгелмәдә яши. Инде оныклары да бар, балалары үз тормышлары белән яшиләр.
Гөлнур апа, бүгенгесе көндә, кызында — Байтуган авылында яши. Аның балалары күптән инде урнашканнар. Кайгы апаны да читләтеп үтмәде, олы улын югалтты ул. Бигрәкләр авыр шул, Ходай ярдәменнән ташламасын берүк.
Гөлсинур апа, тормыш иптәше белән, Иске Ярмәккә кайтып урнашты. Кызлары гаиләлеләр, бик матур итеп яшиләр. Аралашып торалар, аштан ашка йөрешәләр, туганны якын итеп, гомер кичерәләр.
Минәхмәт бабайның өч бертуганы була. Дүртесе дә сугышта булалар, икесе сугыш кырында һәләк булып кала, икесе исән-сау кайта. Бабай 2003 елда вафат була.
Хәзер инде, әби дә күптән юк, бабай да, аларны искә алу дога булып иңсен. Амин. Ә балаларына исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез.
Сугышта күп гаиләләр үзләренең иң кадерле кешеләрен, ирләрен, әтиләрен, туганнарын югалтты. Безнең авылыбыздан да 176 кеше китә. Шуларның 98 яу кырында һәлак була.
Авылга кайтучыларның да күбесе яралардан интегеп яшәделәр. Мәсәлән: Низамов Инсаф абый, Сәфиуллин Сабир абый, Сәгыйров Шәйхетдин абзыйлар. Шул көе дә, алар авыл тормышында актив катнаштылар, берсе дә эшсез тормады. Сабир абый мәктәптә укучыларга белем бирде.
Хәзер инде батырларыбызның берсе дә безнең арабызда юк. Безнең азатлык өчен көрәшкән ветераннарыбызның берсен дә онытмыйбыз. Аларга мәңгелек дан! Һәр тыныч таңны каршылый алуыбыз өчен, һәр көн зәңгәр күкне күрә алуыбыз өчен, кошлар җырын ишетә алуыбыз өчен, гади генә итеп әйткәндә, яшәвебез өчен, аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
Шушы кадәр зур югалтулар, кыенлыклар, тырышлыклар бәрәбәренә яулап алынган тыныч тормышның кадерен белеп, тәмен тоеп, канәгать булып, булганына шөкер итеп, риза булып яшәргә тырышыйк. Бер-беребезне аңлап, ярдәм итешеп яшик, кадерле авылдашларым.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 676
Рәхмәт бик зур Рузалия Апай!!!