Сезнең алда җырларга сандугач теле кирәк

EBx9H0m44HUЕл саен апрель аенда “Идел” халык ансамбле хисап концерты үткәрә. Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган программа тәкъдим итте.

Тамаша махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган тантана белән башланып китте. «Дуслык» оешмасы вице-президенты Минәхмәт Мидхәт улы Хәлиуллов тамашачыларны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады, халкыбызның батырлык һәм фидакарьлек сыйфатлары милли рухыбыздан аерылгысыз булуын ассызыклады. Шулай ук тамашачыларны Промышленный районы Советы депутаты Ринат Наил улы Рәхмәтуллин да сәламләде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшендә мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте. Сәхнәгә МХОдә катнашучылар, ата-аналары, яу кырында һәлак булган хәрбинең тол хатыны чакырылды һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Махсус хәрби операция ветераны, “Батырлык” ордены белән ике тапкыр бүләкләнгән Рәмис Зөфәр улы Терегуловның чыгышы тамашачыларның күңелен нечкәртте. Моннан бер атна элек аягына операция ясатуына карамастан, ул сәхнәгә күтәрелергә көч тапты, кыска чыгышында хәрбиләргә ярдәм итү мөһимлеген искәртте, фронтка ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтләрен белдерде. Хәрбиләр гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре һәм “Идел” артистларыннан махсус җыр яңгырады.

Бу коллективка моннан 29 ел элек нигез салган һәм бүгенге көнгә кадәр аның алыштыргысыз җитәкчесе булган Мидхәт Әминов күптән инде Самара тамашачысының яраткан кумиры. Аның тирәсенә җыелган иҗади җанлы энтузиастлар да концерттан концертка халык мәхәббәтен ныграк яулый баралар.

“Идел” ансамбле татар гореф-гадәтләрен саклап кына калмый, гел алга атлый. Сәхнәдә үскән сәләтле башкаручылар, халык көйләренә заман сулышы өреп, төрле яшьтәге тамашачыны әсир итә алдылар. Бәлки шуңадыр да соңгы елларда “Идел” концертларын яшь тамашачылар да үз итәләр. Әти-әниләре, әби-бабалары белән килгән яшьләр артистларга кушылып җырлап-биеп күңел ачалар.

Тамаша самаралылар күңеленә бик хуш килде. Залда утыручылар әлеге гүзәл мизгелләрне смартфоннары камерасына төшереп бардылар, җырчыларны һәм музыкантларны чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.

Коллективның бер генә концерты да дәртле татар биюләреннән башка үтми. Мидхәт абый тальянкасын сыздырып җибәрү белән тамашачылар урыннарыннан сикереп торалар һәм биергә тотыналар. Менә бу юлы да яшьләр дә, бәбиләр дә, хәтта әбиләр дә кушылып, тирләп чыкканчы биеделәр.

«Заман» балалар фольклор ансамбле чыгышы концертка аеруча матур бизәкләр өстәде. Нәниләрнең дәртле дә, моңлы да чыгышлары «Идел» программасында үзенчәлекле урын алып торалар, дип, тамашачылар яшь артистларга рәхмәтләрен юлладылар.

Сәгать ярымлык программа күз ачып йомганчы үтте дә китте. Барысы да залдан бик күтәренке күңел, әмма берникадәр канәгатьсезлек белән таралыштылар. Ни өчен канәгатьсез дисезме?
— Аз булды, яраткан артистларыбызны сәгатьләр буе тыңларга әзер идек, – диештеләр тамашачылар.

EBx9H0m44HU

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 337

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>