24 майда Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Менә 2024 – 2025 уку елы да тәмамланды. Аңа йомгак ясар алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк берничә үзгәреш турында хәбәр итте.
Шулай, 2025 — 2026 уку елында мәктәп программасы БДИ биремнәре белән синхронлаштырылачак, ә контроль эшләр саны сизелерлек киметеләчәк. Мәктәп һәм көллият педагоглары өчен документлар белән эшләү вакыты да кимергә тиеш. Башлангыч сыйныфлар өчен өй эшләре күләмен киметергә планлаштыралар. 9 — 11 сыйныф укучылары барысы да бердәм “Җәмгыять белеме” (обществознание) дәреслекләре буенча шөгыльләнәчәкләр.
Уку йортлары тормышында бу үзгәрешләр киләчәктә көтелә. Ә бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырый. Быел Самара өлкәсендә 12 меңнән артык унберенче сыйныф укучылары балачаклары белән саубуллаша, дәүләт имтиханнарын биреп, илебезнең төрле югары уку йортларына аттестатларын тапшырырга әзерләнәләр. Алар арасында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче “Яктылык” мәктәбенең 11 егете һәм 9 кызы да бар.
- Әле генә 4нче сыйныфны тәмамлап, минем сыйныфка килгән оялчан һәм кыюсыз балаларым бүген инде буй җиткән төз гәүдәле егетләр һәм зифа буйлы кызлар, — дип башлады сүзен чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Лилия Ришат кызы Әбсәламова, күз яшьләрен тыярга тырышып. – Җиде ел эчендә алар минем гаиләм әгъзаларына, тормышымның аерылгыз өлешенә әверелделәр. Форсаттан файдаланып, бу классның беренче укытучысы Румия Әгъзәм кызы Исмәгыйлевага һәм ата-аналарга рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Әле кечкенә булуларына карамастан, укучылар мәктәп режимы белән яхшы таныш иделәр — соңдерә алмыйм.
Гомумән, сыйныф бик тату, үзара да, миңа карата да мөнәсәбәтләре бик әйбәт. Монда инде гаиләдә бирелгән тәрбия дә сизелә. Сүз уңаеннан, мәктәпнең һәм классның иҗтимагый тормышында актив катнашкан һәм һәрдаим ярдәм иткән ата-аналарга рәхмәтемне бел-дерәм. Бу сыйныф минем икенче чыгарылышым. Моңа кадәр укучыларымны 9нчы класска кадәр генә алып бара идем.
Лилия Ришатовна сүзләренә караганда, укучылар, башлыча, шәһәребездәге югары уку йортларына керергә ниятлиләр. Байтур Кудуев кына Мәскәүгә китү вариантын күз уңында тота икән. Һөнәр сайлауга килгәндә, кызлар да, егетләр дә техник, мәгълүмати технологияләр, медицина, икътисад һәм менеджмент, юриспруденция, халыкара мөнәсәбәтләр, таможня юнәлешләрендә белгеч булырга планлаштыралар. Ә әлегә алда бик җитди сынаулар көтә аларны.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да, югары нәтиҗәләргә ирешеп, теләгән уку йортларына керергә насыйп булсын! Уңышлар сезгә, булачак абитуриентлар!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 431