11 нче январь көнне Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге авыл мәдәният йортында Мәүлид-ән Нәби бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә район администрациясе башлыгының урынбасары Минсәгыйт Шәйхетдинов, өлкәбезнең мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хүҗин, Гали авылы мәдрәсәсе ректоры Наиль Курмаев, Самараның Тарихи мәчете имамы, коръән-хафиз Наил Биктаев, районыбызның һәр авылыннан кунаклар килгән иде.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Мәүлид бәйрәмен районыбызның Яңа Усман, Балыклы, Камышлы авылларында да бик зурлап үткәрделәр. Ераклардан килгән кунаклардан, дин әһелләреннән тыш район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның һәм Талип хәзрәт Яруллинның да бу бәйрәмнәрдә катнашуы бик күркәм булды.
Соңгы елларда Мәүлидне бәйрәм итү безнең төбәктә традициягә әйләнде һәм ул кирәкле дә. Чөнки бәйрәм Аллаһы Тәгалә риза булырлык эшләрне генә үз эченә ала. Болар – өстәмә гыйбадәтләр, салаватлар, Мөхәммәт пәйгамбәребез с.г.в. не искә алу өчен җыелулар. Мәүлид бәйрәме балалар өчен дә бик әһәмиятле, алар бу көнне пәйгамбәребез с.г.в. турында күп мәгълүматлар алалар, аның үрнәге белән рухланалар. Мәүлид ул- мөселманнарга Аллаһының рәхмәте турында искә төшерү.
Мәүлид — туу дигән сүз. Олуг кичәләр дә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нең туган көненә багышлана. Пәйгамбәребез безгә туры, якты юл күрсәтте, яхшылыкка өйрәтте, матурлыкны танытты. Аның туган көне безнең өчен зур шатлык, зур бәйрәм. Бу очрашу кичәләрендә күпме вәгазьләр сөйләнде, мәетләребез рухына Коръән сүрәләре укылды, салаватлар, теләкләр әйтелде. Бәйрәмнәрдә катнашучыларның күңелләре сафланды, изге ниятләре артты һәм киләчәктә дә Мөхәммәд с.г.в өммәтендә булып, Аллаһының сөекле бәндәләре дәрәҗәсенә җитү насыйп булсын иде дигән теләктә калдылар. Шулай ук һәр мәчеттә бәйрәм табыннары да оештырылган иде. Хәләл ризыклар белән бик күп авыл халкы, бигрәк тә олы яшьтәге әби- бабаларыбыз тукландылар. Корбан итләре дә салынып пешерелгән шулпалардан, камыр ризыкларыннан, хуш исле чәйләр, җиләк-җимешләрдән табыннар сыгылып тора. Киләчәктә дә инде Аллаһы Тәгалә хәләл ризыктан аермасын, ил-көннәребез тыныч торып, беребезгә дә сугыш афәтләрен күрергә язмасын, балаларыбыз тәүфыйклы, иманлы булып гореф-гадәтләребезне саклап яшәсеннәр иде. Киләчәктә дә Мәүлид бәйрәмнәрендә исәнлектә- саулыкта очрашырга насыйп булсын. Амин!
Фәния КӘРИМОВА.
Автор фоторәсеме.
КОНТЕКСТ:
Просмотров: 1279