«Яктылык» укучылары медальгә лаек булдылар!

zm_3cuTDQ8KRcCEgOTOX6Dv4CNV47v9ZKI-zPwjgrjq7Go5SJlNkvZcvL_Xd8h0HFyGcsHJfp38HjC7mFMDaEc5M5 – 7 ноябрьдә безнең Самара шәһәре илебезнең спорт тормышы үзәгенә әверелде. XIII Халыкара “Россия – спорт мәмләкәте” форумы кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. 6 ноябрьдә шуларның берсендә “Яктылык” мәктәбенең 6 “А” һәм 6 “Б” сыйныфлары укучыларына да катнашырга насыйп булды.

Бу, һичшиксез, укытучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе бит. Хөрмәтле Радик Рәвгать улы Газизов, Асия Рәшит кызы Әхмәтова, Руслан Наил улы Йосыпов! Балаларны тәрбияләүдә күрсәткән һөнәри осталыгыгыз, педагогик талантыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез укучыларыгызның сә-ләтләрен ачыклыйсыз. Алар – батыр көрәшчеләр дә, яшь армиячеләр дә, җырчылар, биючеләр дә. Сез балаларны игелек юлыннан җитәкләп барасыз, күңелләрендә кызыксыну, гаделлек һәм үз-үзләренә ышану уты кабызасыз.

Безнең балаларга спорт чарасы бик тә ошады. Үтәлгән биремнәр өчен аларга баллар бирелде. Югары нәтиҗәләр җыйган катнашучылар медальләр белән бүләкләнделәр.

Шулай ук әлеге күләмле чараны оештыручыларга да рәхмәтлебез. Барысы да җенлекләп уйланылган иде. Балалар бик күп уңай хисләр кичерделәр. Шулай булмыйча! Форумның искиткеч мәдәни программасы сокландыргыч булды, мавыктыргыч спорт өлеше югары дәрәҗәдә үтте бит!

Балаларның сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны үстерү проблемаларына игътибар иткәннәре, башка илләрдән һәм төбәкләрдән килгән спортчылар, Олимпия чемпионнары белән аралашу мөмкинлеген биргәннәре өчен дә зур рәхмәт!

Ә менә мәктәбебезнең 5 “Б” сыйныфы укучысы — Самараның иң яхшы яшь фигуристларының берсе булган Данил Насыйбуллин хәтта дәүләт башлыгы Владимир Владимирович Путин белән дә күреште. “Россия — спорт мәмләкәте” халыкара форумының эшлекле программасында катнашу өчен Самарага килгән президентыбыз 6 ноябрьдә “Орбита” спорт комплексында булды һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнүче спортчылар белән оч-рашты.

Данилның казанышлары белән горурланабыз һәм киләчәктә дә уңышлар, яңа биеклекләр яулавын телибез!

Шушындый әһәмиятле чарада катнашу — горурлык бит ул!

zm_3cuTDQ8KRcCEgOTOX6Dv4CNV47v9ZKI-zPwjgrjq7Go5SJlNkvZcvL_Xd8h0HFyGcsHJfp38HjC7mFMDaEc5M

 Лилия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 432

Комментирование запрещено