Ул хәсрәтле еллар бер дә онытылмый…

bNMuFUrmUW9PmgKmh1ifT9ee2-yN86yl68R3gvKfo-YNeuRV58YaB0BIwPdadb5v6W7t20CGte7FwHv8EnmcR2A01941 елның 22 июне – газиз Ватаныбыз тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 85 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә. Ел саен, шушы көнне, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, шушы афәт китергән авыр хәсрәтләр хәтердә тагын да яңара. Әйе, коточкыч вакыйгалардан соң инде байтак еллар узса да, алар бер дә онытылмый шул, каһәр суккан сугышта якыннарын югалткан кешеләрнең йөрәкләрендә ачы хәсрәт һаман да яшәп килә.

Әлбәттә инде, кара кайгы безнең гаиләгә дә кагылмыйча калмады. Татарстанның Әлмәт районында урнашкан Тайсуган авылыннан фронтка киткән Корбангали бабам (әниемнең әтисе) сугыш башында ук хәбәрсез югалган. Әбием 4 бала белән ялгыз калган. Ә аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Бик зур кыенлыклар кичергән әбием, яхшырак тормыш эзләп, дүрт сабыен иярткән дә Приморье краена китеп барган.

Әтием Әхмәтзыяга да нужа шулпасын күп чүмерергә туры килгән. Сигез ел буена солдат итеген салмаган ул. Ут эчендә кайнап, исән калган әтиемнең хезмәтенә югары бәя бирелгән: аны “Батырлык өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Риганы азат иткән өчен”, ”Японияне җиңгән өчен” медальләре, беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләгәннәр. Шулай ук аңа Сталинның Рәхмәт хаты да бирелгән.

Безнең Иске Мәчәләй авылыннан да фронтка 370кә якын ир-ат алынган, шуларның 164е яу кырында ятып калган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 120 авылдашыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.

Хәйретдин бабам гаиләсеннән Әхмәтзыя әтием генә түгел, аның бертуган абыйлары да сугышның ачы юлларын үткәннәр. Ибраһим абый Польшаны азат итүдә катнаша, яраланып, өенә икенче группа инвалид булып кайта. Әхмәдулла абый — һава укчы-радисты, өлкән лейтенант, Воронеж фронтында яралана, сугыштан соң вафат була. Сафиулла абый шулай ук Воронеж фронтында сугыша, шунда әсирлеккә эләгеп, Украина концлагерена җибәрелә. Союзчылар солдатларны коткарганнан соң, безнекеләр исә аларны төрмәгә утырталар. Үзләрен вагоннарга түгел, ә нефть цистерналарына утыртып Себергә озатулары турында елап сөйли иде ул.

Концлагерь һәм төрмә тәмугларын тик ныклы исәнлекләре булган кешеләр генә кичерә алганнар. Сафиулла абыйның: “Әсирлектә булганда безгә, этләргә биргән шикелле, ипи, сельдь балыгы ыргыталар, ә суны өстебезгә сибәләр иде. Пилоткабызга эләккән суны сыгып-сыгып суыра идек”, — дип сөйләгәнен хәтерлим. Аллаһы Тәгалә аны шушы коточкыч авырлыклардан да коткарган. Марыся исемле бер украин хатынының ире фронтта югалган булган. Ул, Сафиулла абыйны үзенең ире дип, ни рәвешледер документлар ясаткан һәм аларны балалары белән бергә Амур өлкәсенә поселениегә озатканнар.

Әйе, Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәтләрне сүз белән әйтеп бирерлек түгел. Һәрбер гаиләгә кагылганнар алар. Әле бит сугыштан соңгы елларда илебезне аякка бастырганда да күпме авыр хезмәт куярга туры килгән! Кырларны көрәк белән казыганнар, атлар җигеп, җир сөргәннәр, чәчү чәчкәннәр. Халык үз-үзен аямыйча, көчен жәлләмичә эшләгән дә эшләгән. Ә тол калган хатыннар берүзләре балаларын аякка бастырганнар, аларга лаеклы тәрбия биргәннәр һәм ир-атлар белән беррәтән тир дә түккәннәр. Аларның ныклылыгына, рухи көченә исләрең китәр!

Без үз тарихыбызны, тамырларыбызны, безгә тыныч тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл батырларын, шул авыр елларда кырларда — икмәк, фермаларда мал үстергән фидакарь авылдашларыбызны беркайчан да онытмаячакбыз, алар рухына дога кылып торачакбыз.

Бүгенге көндә дә безнең ир-егетләребез, хатын-кызларыбыз, илебез мәнфәгатьләрен яклап, махсус хәрби операциядә катнашалар. Бөек Ватан сугышы батырларыдай, алар да җиңү белән әйләнеп кайтырлар, Аллаһы теләсә! Ә без Раббыбыздан хәрбиләребезгә исәнлек, көч-куәт бирүен сорыйбыз. Ил-көннәребезгә, тормышларыбызга тынычлык насыйп булсын.

0uJLenfIf6ihvDOU3SbWt8biMPNWP-mppBInmRi6MRTkYd94uMH9UOaKKh3NobPxV8-Qgp90djbrk95PEZYOETc1bNMuFUrmUW9PmgKmh1ifT9ee2-yN86yl68R3gvKfo-YNeuRV58YaB0BIwPdadb5v6W7t20CGte7FwHv8EnmcR2A0

Шамил МАМЫШЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 165

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>