«Мортазин укулары» икенче тапкыр узачак

t96A4QmX5vJyPoCCj3CsJOQU3qekF81asFgjX6DTQvgpMBRH-oKqeukE8SJI80TlTFhorCvtrLzVWWp1Wr_6uYTKСамараның Җәмигъ мәчетендә «Мортазин укулары»на әзерлек эшләре буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды, аларны үткәрү быелгы октябрь аена планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез: «Мортазин укулары» – Самараның Тарихи мәчете имамы Мөхәммәт-Фатыйх хәзрәт Мортазин истәлегенә оештырыла торган дини-агарту һәм фәнни-гамәли чаралар. Беренче тапкыр алар узган елда Тарихи мәчеттә журналист, төбәкнең татар тарихи-туган якны өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов инициативасы белән үткәрелде. Укулар дини нотыкларны, белем бирү лекцияләрен һәм тематик күргәзмәләрне үз эченә ала.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнашындагы җыелышта чараны уздыру вакыты һәм урыны, аның башлангыч программасы турында фикер алыштылар. Шамил Галимов сүзләренчә, быел өлкә универсаль фәнни китапханә, эш күп булуына сылтап, укуларны үткәрү өчен үз мәйданчыгын бирүдән баш тарткан. Шуңа күрә: “Алар кайда оештырылачак?” дигән сорау килеп туган. Әлбәттә, конференцияне Тарихи мәчеттә уздыру дөресрәк булыр иде, ләкин бу очракта башка дин вәкилләре бирегә килмәскә мөмкиннәр, димәк, ул үзенең әһәмиятен һәм масштабын югалтачак. Хәзерге вакытта башка мәйданчыклар, шул исәптән шәһәребезнең “Гуд’Ок” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан «Россия — минем тарихым» паркы җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барыла. Алга таба укулар үткәреләчәк урын һәм аларның датасы турында тулырак мәгълүмат бирәчәкбез.

Шулай ук чараның программасын формалаштыру буенча эш башланды. Инде билгеле булганча, анда Мөхәммәтфатыйх Мортазин турындагы фильмның (бүгенге көндә төшерелә) презентациясе узачак, татар Идел буе тарихы, Самара Җәясендәге болгар археологик һәйкәлләре, туган якны өйрәнүдә авыл музейларының роле, 1941 — 1942 елларда Куйбышев оборона чиге төзелеше, Оренбург һәм Чкалов урамнары чатындагы мәчет (Спорт сарае урынында урнашкан булган) турында докладлар ясалачак. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин программага хәзерге Россиядәге ислам торышы турында да нотык кертүне тәкъдим итте.

“Мортазин укулары”нда, үткән елдагыча, татар зыялылары, Самараның фәнни җәмгыяте вәкилләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, студентлар катнашачак. Киңәшмәдә, чарага регионара статусын бирү максатыннан, күрше төбәкләрнең иҗтимагый һәм дини берләшмәләренә дә чакырулар җибәрергә кирәк дигән тәкъдим дә яңгырады.

 Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 359

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>