Самара өлкәсенең балалар сәламәтләндерү үзәкләрендә «Геройлар вакыты» проектының җәйге концерт-лекция чаралары сериясе дәвам итә.
Берничә ел элек әле эксперимент кына булган бу формат бүген чын традициягә әйләнде инде. Җәй дәвамында проект командасы мәктәп укучылары белән 20гә кадәр очрашу уздырырга уйлый. Һәм аларның һәрберсе гади концерт яисә коры лекция генә түгел, ә тарихны, музыканы һәм тере диалогны берләштерүче чара булып тора. Бу яшүсмерләргә буыннар бәйләнешен тоярга һәм бүгенге көндә патриот булуның нәрсә икәнен аңларга ярдәм итә.
Проектның авторы һәм җитәкчесе — «Россия офицерлары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Самара шәһәре Думасының Иҗтимагый советы әгъзасы, «Белем» Россия җәмгыяте лекторы Михаил Чудаков программаны җанлы сөйләшү форматында төзи. Аның лекция блоклары кешеләрне берләштерүче истәлекле даталарга багышланган: Җиңү, Халыклар бердәмлеге көннәре һәм башкалар. Һәр бәйрәм нигезендә каһарманлык һәм фидакарьлек тарихы ята, һәм бу турыда яшүсмерләргә җиткерү проектның бурычы булып тора.
«Геройлар вакыты» Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә барлыкка килгән. Ул үз эшен үгет-нәсыйхәтләр түгел, ә илһам аша, коры фактлар түгел, ә җанлы хисләр, музыка һәм шәхси үрнәк аша башкара. Һәм әгәр концерттан соң бер яшүсмер булса да үз иленең тарихы турында күбрәк белергә, программа геройларының берсеннән үрнәк алырга теләсә, димәк, максатка ирешелгән.
«Геройлар вакыты» проектында Самараның “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды да катнаша. Аның попечителе — эшкуар һәм меценат Гомәр Батршин, мәдәни мирасны саклауның киләчәккә инвестиция булуын яхшы аңлап, мондый инициативаларны һәрвакыт хуплый. Фондның директоры Залия Динмөхәммәтова да, лекцияләрдә тирән эчтәлекле чыгышлар ясап, проект эшчәнлегенә үз өлешен керттә.
Шулай, концертларның берсендә дуслык турында татарча җыр башкарды. Ул тамашачыларга шулкадәр ошады ки, балалар хәтта сәх-нәгә чыктылар һәм, татар көенең ритмын бик яхшы тоеп, рәхәтләнеп биергә керештеләр.
Шулай итеп, “Геройлар вакыты” кысаларында яшь буында Ватаныбызга, тарихыбызга мәхәббәт, башка милләтләр мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләүдә төрле ысуллар кулланыла. Һәм аларның һәрберсе үзенчә әһәмиятле һәм нәтиҗәле.
Зилә ДИНДАРОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 266





Добавить комментарий