Татарстан Республикасында XXXVI Татар яшьләре көннәре узды
26 — 30 августта узган чарада Россиянең 24 төбәгеннән катнашучылар арасында Самара өлкәсенең «Сызран татарлары» берләшмәсе командасы да бар иде. Бай эчтәлекле берничә көн егетләр-кызлар өчен танышулар, белем алу, иҗади чыгышлар һәм, иң мөһиме, якты җиңүләр вакыты булды.
Катнашучылар чараны ачканда ук үз төбәкләрен тәкъдим иттеләр. Самарадан килүчеләр «Гарри Поттер һәм татар делегациясенең сере» дигән гадәти булмаган спектакль әзерләгәннәр иде. Эшләпә урынына — түбәтәй, тылсымлы таякчык урынына туган як символлары кулланылды, ә сюжетта хәтта Сызран помидоры өчен дә урын табылды. Иҗади презентациядә «Сызран татарлары» вәкилләре дә катнашты.
Белем бирү программасы да бик бай иде. Яшьләр өчен татар биюләре, вокал, актерлык осталыгы, ораторлык сәнгате, бизәнү әйберләрен ясау һәм традицион кәсепләр буенча мастер-класслар оештырылды. Татар тарихы, татар теле, лидерлык, аралашу психологиясе, эмоциональ интеллект һәм социаль проектлар нигезләренә аерым игътибар бирелде.
Татар мәдәниятенең һәм яшьләр хәрәкәтенең танылган вәкилләре белән очрашулар чараның мөһим өлеше булды. Катнашучылар дизайнер Җәннәт Минһаҗева, җырчы Ришат Төхвәтуллин, музыкант һәм блогер Раил Арысланов, эшмәкәр Рита Хәбирова һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре белән аралаштылар.
Әлбәттә инде, Татар яшьләре көннәре иҗади чараларга да бай иде. «Идел моңы» бәйгесендә беренче урынны Самара өлкәсенән Регина Хәсәншина алды. Аның чыгышы конкурс программасының якты мизгелләренең берсе булды һәм Самара делегациясенә тагын бер җиңү китерде.
Егетләр-кызлар башка бәйгеләрдә дә үз көчләрен сынап карый алдылар. «Идел егете»ндә «Сызран татарлары»н берләшмәнең активисты Рушан Әминов тәкъдим итте. Ул үзе, гаиләсе һәм татар тамырлары турында сөйләде, җыр җырлады һәм бүгенге татарның кемлеге турында үз фикерләре белән уртаклашты. Конкурс иҗади өлешне генә түгел, көч һәм чыдамлык сынауларын да үз эченә алды — катнашучыларга су тутырган авыр савытны тотып торырга, кадак кагарга һәм хәтта «карашларны көрәштерергә» туры килде.
«Сызран татарлары» рәисе Наил Йосыпов та «Татар яшьләре көннәре лидеры-2026» бәйгесендә катнашты. Ул үзен, командасын тәкъдим итте, оешманың эше, гамәлгә ашырылган проектлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләп үтте. Моннан тыш, Наил «Манзара» программасы өчен ТНВ телеканалына татар телендә әң-гәмә бирде һәм җыр башкарды.
Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укый аласыз.
Элина ХӘМИДУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 204



Добавить комментарий