Мәскәүдә Россия мөселманнары Дини җыенының чираттагы съезды узды. Чарада оешманың җитәкче һәм иҗтимагый структуралары вәкилләре катнашты. Бу хакта «Татар-информ»га Россия мөселманнары Диния җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Съездның төп темаларыннан берсе Россия мөселманнары Дини җыенының агымдагы эше һәм аның алга таба үсеш юнәлешләре турында фикер алышу булды. Катнашучылар оешма эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләрен карадылар, шулай ук якындагы биш елда гамәлгә ашырылырга тиешле бурычларны билгеләделәр.
Съездның төп карары Әлбир Кргановның Россия мөселманнары Дини җыены җитәкчесе итеп бертавыштан яңадан сайлануы булды. Ул киләсе биш ел дәвамында оешма башлыгы вазифаларын башкаруын дәвам итәчәк.
«Мин съездда катнашучыларга ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Яңа биш еллык срокка яңадан сайлану – ул барыннан да элек зур җаваплылык, безнең оешма һәм илебезнең барлык мөселманнары файдасына эшне дәвам итү бурычы. Алда күп бурычлар тора: мөселман җәмгыятьләре белән хезмәттәшлекне ныгыту, Ватанны саклаучыларга ярдәм итү, мәгариф өлкәсендә эшләү, мәгърифәтчелек һәм социаль инициативаларга ярдәм итү, мәчетләр төзү, халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм башкалар. Ышанам ки, традицияләребезгә һәм тәҗрибәбезгә таянып, без билгеләнгән планнарны эзлекле рәвештә тормышка ашыра алачакбыз һәм яңа чор чакыруларына лаеклы җавап бирә алачакбыз», — диде ул.
Утырыш нәтиҗәләре буенча катнашучылар төп бурычлар исемлеген төзеделәр һәм өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр.
Просмотров: 297



Добавить комментарий