Авыл яшәсә — ил яшәр

XjVEX4kqDIKmYeorsSek8vu6loY1pbguqgCTDtKjAFo_n8sgnfFfG-aIntjq6gnUIsVgzhATFQj3p6cw4qD7Ixe4zyv9NA11 октябрь — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Бу уңайдан без ел саен зур фермерлык хуҗалыклары турында язып чыга идек. Ә быел, әлеге гадәттән тайпылып, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр турында мәкалә әзерләргә булдык.

Авыл халкы гомер-гомергә бакчачылык белән шөгыльләнеп, мал, кош-корт асрап көн күргән. Нинди генә авыр заманаларда да бу оттырышсыз юнәлеш һәм илне азык-төлек белән тәэмин итүче тармак булып кала бирә.

Самара өлкәсенең Гали авылы уңганнары турында инде күрше төбәкләрдә дә бик яхшы беләләр. Һөнәри бәйрәм уңаеннан язылган мәкаләбез геройлары да — шушы данлыклы авыл кешеләре. Рәис һәм Алсу Гаязовлар, башка авылдашлары кебек үк, күпләп мал-туар асрап, яшелчәләр үстереп, үз көннәрен үзләре күреп яшиләр. Күз ачып йомганчы, уллары Рәфис һәм кызлары Гүзәл дә үсеп җитәләр.

Рәфис, урта мәктәпне тәмамлагач, Челно-Вершины районында һөнәри белем ала да Самарага юл тота. Зур сәүдә челтәре кибетендә 5 ел эчендә гади сатучыдан директор вазыйфасына кадәр үсә ул. Сату-алу эшенең бөтен нечкәлекләренә өйрәнә. Әмма аерым сәбәпләр аркасында федераль челтәр үзенең сату нокталарын яба башлый, һәм Рәфискә башка урынга урнашырга туры килә. Яңа эше ит сату белән бәйле була. Монда ул ун ел хезмәт куя һәм Самарада сыйфатлы иткә ихтыяҗ зур булуын аңлый.

Шулай итеп, егет әтисе Рәис белән бергә үз хуҗалыкларын киңәйтергә карар кылалар һәм авыл, өлкә халкын хәләл ит белән тәэмин итә башлыйлар. Социаль челтәр аша үз продукцияләрен таныталар, заказлар җыеп, товарны үзләре илтеп тапшыралар.

Ә быел җәй башында Гаязовлар Самараның Киров мәйданында (Физкультурный урамы, 117) “Татар хәләл ите” кибетен ачып җибәрәләр. Анда сатып алучыларга бик киң ассортимент тәкъдим ителгән. Сыер, сарык, ат, кош-корт ите дисеңме, төрледән-төрле колбасалар, казы, саал, какланган ит, төрле полуфабрикатлар – пилмән, кәтлит, манты һәм башкалар, санап бетергесез. Барысы да үз хуҗалыкларында үстерелгән иттән, үз куллары белән, күңел җылысын кушып әзерләнгән. Шушы кыска гына вакыт эчендә әлеге кибетнең даими сатып алучылары да шактый җыелган икән инде.

“Безгә Кошелев, Волгарь һәм Южный город бистәләреннән даими килеп йөрүчеләр бар, — дип сөйли Рәфис. – Чөнки без малларны үзебез өчен үстергән кебек үстерәбез. Бодай, фураж, комбикормнарны фермер авылдашыбыздан сатып алабыз, хайваннарга бернинди синтетик витаминнар ашатмыйбыз. Кыскасы, итне үстерү, чалу, эшкәртү – барысы да үзебезнең куллар белән, мөселманча башкарыла. Абзарларда чисталыкны саклыйбыз”.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 10 октябрь санында укый аласыз

Заказларны ВКонтакте челтәрендәге “Наше хозяйство/Мясо и деревенские продукты” Наше хозяйство | Мясо и деревенские продукты , МАКСта “Халяль мясо/Самара/Физкультурная117” төркемнәрендә ясарга мөмкин. Сезнең белән бик тиз арада элемтәгә чыгып, бөтен сорауларыгызга җавап бирәчәкләр.

QDteEUF595Yo_dZAxe4SLkc9xYfVRJrF3f1CVBovUJSxLIAPQccaemEv_r6lCcBES3RiWyV46BvG9fKhQzoJvWN5mD8wLQXjVEX4kqDIKmYeorsSek8vu6loY1pbguqgCTDtKjAFo_n8sgnfFfG-aIntjq6gnUIsVgzhATFQj3p6cw4qD7Ixe4zyv9NA

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 453

Комментирование запрещено