«Асыл» — татар яшьләре җыелган урын

vVx-ysLCP_zrp1plDjnOe7uCOQsJw9EV05SbjG1B3WUKhCD7qluQsloMMHwywEY5WLCjnkdiYJ8e03pfiwoOzR3D26 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр «Идел» үзәгендә татар яшьләр берләшмәләре активистлары өчен ел саен уздырыла торган укыту сменасы үтте. Быел анда Россиянең 19 төбәгеннән 12-17 яшьлек 80гә якын яшүсмер катнашты.

Әлеге проект Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе көче белән татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендә катнашучы актив яшүсмерләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү максатыннан 13 ел дәвамында гамәлгә ашырыла.

Егетләр һәм кызлар өчен бай эчтәлекле белем бирү программасы әзерләнгән булган. Алар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча лекцияләр тыңлаганнар, лидерлык сыйфатларын һәм ораторлык осталыгын үстерү буенча мастер-классларда катнашканнар. Командаларга бүленеп, проектлар әзерләгәннәр һәм аларны яклаганнар. Традицияләрне белү буенча дебатлар һәм викториналар да яшьләр өчен бик файдалы булган. Ә татар интеллигенциясе вәкилләре һәм төрле өлкәләрдәге белгечләр белән очрашулар аларның хәтерендә озак сакланачак.

Самара өлкәсеннән биш актив яшүсмеребез лидерлар мәктәбендә укып кайттылар һәм үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Камышлы авылы мәктәбенең 9 “Б” сыйныфы укучысы Ясминә Гыйльманова “Асыл” татар яшьләре мәктәбе оештырган сменада беренче тапкыр гына катнашмый икән.

“Миңа анда бик ошый. “Асыл” һәр баланың потенциалын ачу өчен уникаль мөмкинлек бирә. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар яшүсмерләре, очрашып, танышып, бер-берсе белән аралаша алалар. Бүген бу туган телебезне, мәдәниятебезне һәм традицияләребезне саклап калу өчен аеруча мөһим булып тора. Барлык оештыручыларга, тренерларга игътибарлары һәм безнең өчен булдырган атмосфера, энергетика өчен зур рәхмәт. Сез – иң-иңнәр! Асыл булырга вакыт!” — дип сөйли Ясминә.

Самараның Кошелев бистәсендәге 7 санлы мәктәпнең 9 “Л” сыйныфында укучы Ләйсән Байгузина сүзләренчә, аның өчен бу көннәр чын лидерлык сыйфатларын үстерүче укулар булган.

“Элегрәк миңа үз өстемә җаваплылык алуы, кешеләр алдында чыгыш ясавы яки идеяләремне тәкъдим итүе кыен иде. Смена барышында мин шуны аңладым ки, лидер — ул җитәкчелек итүче генә түгел, ә башкаларны тыңлый, ярдәм итә һәм команданы уртак максатка алып бара белүче дә. Бөтен җирдә диярлек команда эше таләп ителде. Без проектлар әзерләдек, идеяләр уйлап таптык, үзебезгә партнерлар сайладык һәм алар белән килештек. Ниндидер мизгелдә мин үз өстемә лидер ролен алдым, һәм бу вазыйфа миңа бик ошады! Мин команда вәкилләре арасында бурычларны бүләргә, коллегаларга булышырга, әгәр дә аларның берәр нәрсәсе килеп чыкмаса, үз идеяләремне тәкъдим итәргә курыкмаска өйрәндем. Шулай ук миңа мәдәниятебез һәм тарихыбыз турындагы лекцияләр бик ошады. Бу чын-чынлап кызык иде! Лидерлар мәктәбендә алган күнекмәләремне мин һичшиксез тормышта — мәктәптә, спортта һәм дусларым белән аралашуда кулланачакмын. Оештыручыларга үз-үзебезгә ышанырга өйрәткәннәре һәм сәләтләребезне ачарга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт!” – ди Ләйсән.

“Татарстанның зур мөмкинлекләр республикасы булуы турында һәрвакыт белә идем! Һәм “Асыл” лидерлар мәктәбе моны чираттагы тапкыр исбатлады.

Миңа бу сменада катнашуы бик ошады. Күп нәрсәгә өйрәндем. Без өчпочмакларны чын мичтә пешердек. Автоматны сүтеп-җыйдык, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәндек. Танып белү тренингларында һәм дәртле дискотекаларда катнаштык. Ә иртәләрен ясаган зарядка көн буена күңел күтәренкелеге бирә иде. Лагерьның тагын да продуктиврак һәм озынрак җәйге сменасын түземсезлек белән көтәм. Алда мине кәттә “прокачка” көтә, дип ышанам. Әлеге проектны оештырган һәм үткәргән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә”, — дип уртаклаша хис-кичерешләре белән Гали авылы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рәсүл Кәлимуллин.

“Асыл” — яшүсмерләребез өчен мөһим вакыйга, ул балаларга гамәли күнекмәләрен үстерергә генә түгел, ә үз халкының мәдәниятенә тирәнрәк чумарга да ярдәм итә. Бер атналык укуларда яшьләребез үз фикерләрен башкаларга төпле итеп җиткерергә, әңгәмәдәшләрен тыңларга, командада эшләргә өйрәнәләр, үз-үзләренә ышанычлары арта. Әлегә мәктәптә укучылар киләчәктә укымышлы, тәҗрибәле, актив лидерлар булырга әзерләнәләр. Алар безнең бүгенге иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләренә лаеклы алмаш булып үсеп җитәрләр, дип өметләнәбез, — ди Самара яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрзанә Мәхмүтова. – Бу яшьләребез, инде хәзер үк җирле милли оешмалар эшчәнлегендә актив катнашып, үзләрен җәмгыять өчен файдалы итеп тоярга омтылалар. Аларның идеяләре, технологияләр белән “дус” булуы төрле чаралар уздырганда бик нык ярдәм итә”.

2ImkO5Y4r9qtrLfyQudBwwHDbcyx8OvyyHuUa_VOt2iO_L9CZ7tkGF-j51o9h9KmoRheeflJd16Cc76xvrx41aFpbhn8ODcnuIKEPTrn_wqT6UuSUxWw46OpztF9NkZem1ynqG6K8xwz2VNpO-ttMGSbJQliG_JNsmPrVbX6N-tnQYz9 goI0v_AN5Hlqqp69_JZQpfZPjCJdY8tABkqAn-ALeOLsyROF236w1xg-WlsQRi94tZfd6MBdfItYpqAKCLomv_sE hLgy_M9CzT683hdqFFs-_FJvrZub6xhJ-KJ_17tFesuGKc6YHZZrq2scVaINaI6wDgSq-BP4hgH1v9l7hVhE9ydF qKriWJL54tiGA56Q-TDDmMNensloSr6xI1jNkiUK9A8aSzcM3if_IiPo9_Qed0FlP4e5nDP8AZc8ZEQCQ3R22nFN TID8nuMzYmJa78am-vGRiS9Cooi8UXVh2p7MMWwR3XoND2vOCVRHrWjoSV7bwIH9s2BOBtXbTiTJ-nNFmqc01KpB u--vfZBH_DXu--f0a1Ky6thisRTo3-NN77-3bWqfOxTazb6RDDwDETvtmWiBiNZfsun5bRUT6llj7AlsT-VQfiK9 bBck9322dmOvSu3NFjcCwVJXgDTea8Bq3uCXTIat8RnQ67G2nSr2_MihuSy42MR_jCtEbxhEdSCBcA0ys_2sQhoL vVx-ysLCP_zrp1plDjnOe7uCOQsJw9EV05SbjG1B3WUKhCD7qluQsloMMHwywEY5WLCjnkdiYJ8e03pfiwoOzR3D

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 234

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>