Мәктәбебезнең горурлыгы алар!

Бүген, 22 майда, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый

гульсум

Гөлсем Нәгыймулла кызы Әхмәтова

Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбе укытучылары Гөлсем Нәгыймулла кызы Әхмәтова белән  Алсу Сәлимҗан кызы Мохтарова турында иде сүзем.

Гөлсем Богырыслан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт Оренбург өлкәсенең Северный районы мәктәпләренең берсендә эшләп ала, ә инде аннан туган авылына кайтып, кайчандыр үзе укыган мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә башлый.  Ә авыл егете Мияссәргә тормышка чыккач, ул гомерлеккә биредә төпләнеп кала.

Аның мәктәптә укытучы булып эшләвенә утыз ел тулган инде. 2011 елда  Гөлсем ханым “Ел укытучысы” исеменә лаек булган, беренче Бөтенроссия “Портфолио” конкурсында өченче дәрәҗә диплом, өлкәнең Төньяк-Көнчыгыш белем бирү округы үткәргән конкурста “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе”  дигән мактаулы исем яулаган һәм махсус сертификат белән бүләкләнгән.

- Мин һәркөн  иртән мәктәпкә бәйрәмгә килгән кебек киләм. Биредә бөтен дөнья мәшәкатьләре дә, борчулары да онытыла. Әгәр дә авырый торган булсам, терелеп кайтып китәм. Бу эшемне, хезмәттәшләремне, укучыларымны яратудандыр инде, — дип сөйләде миңа үзе турында Гөлсем Нәгыймулла кызы.

Алсу Мухтарова.

Алсу Сәлимҗан кызы Мохтарова

Алсу ханым Мохтарова да үз һөнәренә “баш-аягы белән гашыйк” кеше.   Ул Оренбург өлкәсенең Камышлы районына күрше Северный авылында туып үскән. Ә инде Яңа Усман авылы егете Ришат белән тормыш корып җибәргәч, биредә гомерлеккә калган һәм мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли.

- Еш кына конкурс-олимпиадаларда катнашуыбыз сәбәпле, күп вакытларда өйгә соң кайтырга туры килә. Каенишләремә зур рәхмәт, ирем белән икебез дә эштә булган чакта алар безнең балаларыбызны карарга булышалар.

Үзем кече яшьтән спорт-ны яратканга шушы һөнәрне сайлап алдым да инде. Мин әле бүген дә Уфа Дәүләт университетында белем алам, — дип үзенең эшчәнлелеге  белән таныштырды Алсу Салимҗан кызы.

Авылдашлары аны авыл җирлеге депутаты итеп тә сайлаганнар. Тырыш хезмәте өчен ул өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинның Рәхмәт хаты, губерна Дума-сының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән.

Озак еллар Яңа Усман мәктәбе директоры булып эшләүче Гүзәл Камил  кызы Маннапова бу укытучылар турында шулай ук мактау сүзләре генә әйтте.

 - Гөлсем белән Алсу ханымнар мәктәбебезнең горурлыгы бит алар, — диде ул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».

Просмотров: 1486

Комментирование запрещено