Алар безнең өметебез

Ганиевлар гаилэсэ турында

Крестьян – фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрам Әбделхак улы Ганниев өч улы – Илдар, Илшат һәм Илнур белән.  

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрам Ганниев уллары Илдар, Илшат һәм  Илнар белән мине кыр читендә каршы алды. Трактор гүләве, тирә-якның гүзәл табигате күңелгә ниндидер илһам, матурлык, яшәү яме өсти торган матур чак иде.

Ашыгыч эше чыгып, Кәрам Әбделхак улы машина-трактор мастерскоена китеп барды. Шуңа күрә миңа аның уллары белән әңгәмә корырга туры килде.

- Мин үзем мәктәптә балалар укытам, авыл җирлегендә депутат булып та торам. Ә чәчү, урып-җыю вакытларында әтигә ярдәм итәм, — дип үзе белән таныштырды Илдар. — Мин дә, энем Илнар да үз гаиләләребез белән яшибез. Әтиебез гомер буе механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыкты инде.

Малай чакта әтинең тракторына утырып, беренче буразнабызны сызган идек.  Шул буразна безгә авылда калу, икмәк үстерүче һөнәрен сайлау юлын күрсәткәндер, мөгаен.

Энем Илнар кышларын Себергә барып, акча эшләп кайта, ә кече энебез Илшат терлек асрап, төп йортта әти-әниләр белән яши.

Менә шулай итеп, без бергәләп үз техникабыз белән 300 гектар җир мәйданында икмәк һәм терлек азыгы чәчеп үстерәбез. Җир мәйданын ел саен арттыра барабыз. Умарта кортлары өчен кандала  үләне чәчеп үстерәбез. Ул җирнең сыйфатын да яхшырта бит әле.

Хуҗалык таркалмасын өчен, хөкүмәт ярдәменә өмет итәр­гә туры килә. Грант оту өчен быел да яңа программага бас­тык. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай язып калдырган шигырьдәгечә әйтсәк, вакытында яңгыр явып, вакытында кояш чыгып торса, эшләребез һичшиксез уңачак. Үткән ел уҗым бодае уңышы бик әйбәт булган иде. Быел да начар булмады. Дәүләтебез безгә йөзе белән борылса, кирәк чакта ярдәм кулын сузса, без бик теләп, җирдә эшләргә риза. Чөнки татар авылларының язмышы дәүләт кулында. Ә ул авыл кешесеннән әлегә һаман нидер көтә кебек.

Менә мин умарта кортлары үрчетәм. Ел саен 3-4 тонна хуш исле, экологик яктан чиста бал алам. Терлек тә асрыйм. Менә миңа әйтсеннәр иде: “Шуның кадәр бал һәм ит хәзерләп куй, килеп алабыз”, — дип. Юк шул, җитештергән  продукциябезне урнаштырырга урын юк. Ярый әле, авылдагы балалар бакчасы белән үзара килешү төзеп, итне аларга тапшырабыз. Ә калганын Татарстанга илтеп сатарга туры килә.

Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәнче эшләр әйбәт кенә барды. Балыбыз сентябрь аенда ук сатылып бетә иде. Ә хәзер бу да кыенлашты. Продукция күләмен, сыйфатын яхшырту дигән нәрсә дә бар бит әле. Без экология таләпләренә туры килерлек, бернинди химик матдәләр кушылмаган, шифалы һәм дәвалы җитлеккән бал алабыз. Хакы юнь булгач, читтән китерелгәнне чират торып алып бетерәләр, ә безнеке кыйммәткә төшә шул.

 Шулхәтле көч, хезмәт куеп тапкан малны бушка гына биреп җибәрәсе дә килми. Бал кортларын карарга да, тормыш алып барырга да кирәк ич.

Крестьян – фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрам Әбделхак улы Ганниев өч улы – Илдар, Илшат һәм Илнур белән.  

Крестьян – фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрам Әбделхак улы Ганниев өч улы – Илдар, Илшат һәм Илнур белән.

Менә шундый зур сөйләшү вакытында Илдарның энесе Илнар тракторы янында уйланыбрак торды. Аның күз карашында тирән борчылу барлыгын аңламый, күрми калу мөмкин түгел иде.

Кырчылык белән терлекчелек арасында бәйләнеш бар. Менә шушы алтын урталыкны югалтмас, маңгай тирен агызып үстергән  уңыштан файда күрү өчен авыл кешесе терлек асрамыйча һич тә булдыра алмый.

Илдар да мине терлекләре янына алып барды. Рәт-рәт булып баскан тук үгезләрне күреп, хәйранга калдым. Бөтен җирдә чисталык, тәртип  хөкем сөрә. Абзарның икенче башындагы складта ашлык тутырып куелган. Бер читтә тегермән эшләп тора. Тимер баганалар бастырып, фермер үз кулы белән төзегән бу абзар аңа бер миллион сумнан артыкка төшкән. Йортта тирән кое да казылган. Өйгә дә, абзарга да су үткәрелгән. Йорт тулы техника.

- Әгәр быел грант отсак, өр-яңа техника сатып алыр идек. Эшчеләр яллап, авылдашларыбызга хезмәт хакы түли башлар идек, — дип планнары белән ур­таклашты Илдар Кәрам улы.

Менә шундый уңган, эш­тән курыкмый торган гаилә эшләренә, уй-хыялларына сок­ланмый мөмкин түгел. Егет­ләребезгә уңышлар гына юлдаш булсын иде, чөнки сез безнең өметебез, илебезнең  киләчәген кайгыртучылар бит.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1683

Один комментарий