Быел россиялеләрнең 63 проценты Яңа ел бәйрәмнәре бюджетын «кысып тотачак». IRG маркетинг тикшеренүләр агентлыгы сораштыруы шуны күрсәтә.
Моннан тыш, Deloitte ширкәте үткәргән тикшеренүдә катнашкан илебез гражданнарының 21 проценты яңа ел бүләкләрен арзанрак кибетләрдән алырга җыенганлыгын белдергән. Ә 2014 елда исә кешеләрнең бары 8 проценты гына бүләкләрне кыйбатлы булмаган сәүдә ноктасыннан алган икән.
Россия гаиләсенең уртача яңа ел “бюджеты” 16 мең 900 сум тәшкил итә. Шуның 6 мең 560 сумын россиялеләр бүләкләргә туздыра. Хәер, быел сюрприз ясаудан баш тартучылар да булачак икән. Сораштырылучыларның 7 проценты – шундыйлардан. Бәйрәм өстәленә уртача 5 мең сум акча китә. Шуңа өстәп, күңел ачу чараларын да онытмагыз. Алар өчен кесәне 5 мең 300 сумга юкартырга кирәк.
Тик шулай да Deloitte аналитиклары россиялеләрнең Яңа елдагы чынлыктагы чыгымнарының пландагыдан да күпкә түбән булачак, дип белдерә. Бу сан 9 мең 800 сумнан 11 мең 300гә кадәр булырга мөмкин. Бәяләрнең үсүе Яңа ел чыгымнарына тәэсир итми калмый, әлбәттә. 2014 ел белән чагыштырганда, бу сан 6 процентка үскән.
Сатучылар исә Яңа ел алдыннан сатуларның артачагына өметләнә. Алар арасында fashion-ритейлер да бар. Мәсәлән, Казанда да берничә сәүдә ноктасы булган гипермаркет челтәренең быел да өметләре зурдан. Аның хезмәткәрләре бәйрәм алды сатуларын былтыргыдан да ким булмас, дип өметләнә.
* * *
Почти две трети россиян сократят расходы на празднование Нового года, свидетельствует опрос агентства маркетинговых исследований IRG — сокращение новогоднего бюджета стало рекордным за последнее десятилетие.
Уменьшить праздничные траты по сравнению с прошлым годом намереваются 63% респондентов, пишет «Коммерсант». При этом исследование компании Deloitte показывает, что каждый пятый россиян в декабре постарается купить подарки в дешёвых магазинах — в 2014 году таковых было всего 8%.
По данным исследования, 30% опрошенных собираются уменьшить расходы на подарки, 35% планируют сэкономить на еде к новогоднему столу и ещё 20% планируют отказаться от деликатесов совсем.
Средний размер новогоднего бюджета российской семьи составит порядка 17 тысяч рублей, при этом из них около 6 тысяч уйдёт на подарки, ещё 5 тысяч планируется потратить на новогодние угощения, а остальная сумма предназначена для развлечений в каникулы.
При этом около 7% опрошенных сообщили, что они в этом году планируют совсем отказаться от покупки подарков, в то время как в прошлом году аналогичный ответ на вопросы исследования дали 4% респондентов.
В реальности расходы россиян на празднование Нового года могут быть сильно ниже планируемых, так как ситуация с рублём отличается непредсказуемостью, отмечают эксперты. Несмотря на негативные прогнозы, участники рынка все же рассчитывают на традиционное оживление продаж.
Просмотров: 1404