Телебезне саклап калу үзебездән тора…

iИсәнмесез, хөрмәтле “Бер­дәмлек” газетасы хез­мәт­кәрләре һәм аның укучылары! Басманың 5 санында  (2016 елның 30 январе) басылган “Татар Әбдекиендә II өлкә авыллары Сабан туе үтәчәк” дип аталган язманы укып чыккач, фикерләремне язарга булдым.

Шундый ватанпәрвәрләр үз халкына чынлап торып хезмәт итүче кешеләр барлыгы чын-чынлап куандырды.  Шенталы районы башлыгы Александр Лямаевның: “Авылларыбызда яшәүчеләрнең барсын да бәйрәмдә катнашырга чакырачакмын”, — дип әйтүе генә дә ни тора!

Язмада Камышлы районындагы татар авыллары мәк­тәпләрендә ана телен аерым дәрес буларак укыту мәсьәләсе буенча берничә “Туган тел” советы әгъзасыннан торган делегация оештырылуы турында да хәбәр ителә.

“Ана телебез югалу дә­рәҗәсендә”, — дип өлкә “Туган тел” татар оешмасы аксакалы Азат ага Надиров бик дөрес фикер әйтә. Моны мин күптән күзәтеп киләм инде. Кавказ, Урта Азия халкы, кайда гына яшәсә дә, үз телләрендә сөйләшә, ә безнең татар халкы, аеруча яшьләребез мәчетләрдә дә үзара рус телендә аралашуны кулайрак күрә. Ә бит телебезне саклап калу, аны үстерү күбрәк үзебездән тора. Авылда туып үсеп, бүген илебезнең төрле почмакларында яшәүче туганнарым, танышларым байтак минем. Алар гаиләләрендә татарча сөйләшкәнгә, балалары ана телен бик әйбәт беләләр. Ә бу берсенә дә җаваплы урыннарда хезмәт итәргә комачауламый.

Күптән түгел әнә Сызранда да татар мәктәбе ачылган икән. Бу хәбәрне без бик куанып каршы алдык. Иншалла, телебезне саклауга бу бер зур адым булачак.  Инде хакимият вәкилләренә (алар арасында милләттәшләребез дә бар бит),  дин әһелләренә, өлкәбездә, Самарада эшләп килгән милли-мәдәни берләшмәләренә, милли басмаларыбызга бердәм булып, динебезне, телебезне сак­лап калу өчен бөтен көчебезне куеп эшләргә кирәк, минемчә.

Бу хатым белән берсен дә үпкәләтәсем килми, гаеп­ләмәгез. Бу язманы укыганнан соң туган уй-фикерләрем белән иң якын дусларымдай, сезнең белән уртаклашасым килгән иде.

Якуб АБДУЛЛОВ.
Тупли авылы,
Елховка районы.
«Бердәмлек».

Просмотров: 1269

Комментирование запрещено